Татарның тагын бер моңлы сандугачы бакыйлыкка күчте

Татарның тагын бер моңлы сандугачы бакыйлыкка күчте

Узган атнада татар халкының моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Флера Сөләйманова 84 яшендә бакыйлыкка күчте. Аны Казанның «Әл-Мәрҗани» мәчетеннән соңгы юлга дога һәм алкышлар белән озаттылар. 
Артык тыйнак, һәр сүзен үлчәп сөйләүчән зат. Аны якыннары, коллегалары әнә шулай дип сыйфатлый. Тамашачылар арасында да «тыйнак җырчы» статусын алырга өлгергән иде ул. Барлаган истәлекләребез Флера апа рухына дога булып барып ирешсен.
Баянчы, Татарстанның халык артисты Кирам САТИЕВ: «КУРКЫТЫРГА БУЛСА ДА ЯРАР»
– Флера апа белән дистәләрчә еллар бергә Филармониядә эшләдек. Мин аның кем беләндер низагка кергәнен хәтерләмим. Тыныч һәм тыйнак кеше иде ул. Бу хакта берничә тапкыр әйткәнем булды – Флера апа бик юмор хисле иде бит ул. Бервакыт Флера апа шалтырата. «Кирам, энем, иртәгә концерт, яңа җыр кирәк, кайда очрашабыз?» – ди. Мәдәният институтында укытам, шунда килә алмассыңмы, дим. Миңа җавап итеп: «О, бик әйбәт булыр, мин бит институтларда укыган кеше түгел. Күреп булса да китәрмен!» – диде. Институтта очраштык. Шул арада уку йортында «Флера Сөләйманова килгән!» дигән сүз таралып өлгергән. Эшебезне бетереп, кире чыкканда, студентларым аның белән фотосурәткә төшәргә теләвен әйтте. «Сез бит легенда, Флера апа, төшик инде», – диләр. «Чәчем дә матур түгел, прическам да ясалмаган инде… Әйдә, ярар, балаларны куркытырга булса да ярар бу фото», – дип, ризалашты. Ул фото әле дә саклана. 
Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм НУРУЛЛИН: «85емне ҮТКӘРЕРМЕН!»
– Флера апа – халыкның танылган һәм яраткан җырчысы. Ул заман җырчыларын карасаң, алар бөтенесе ятимнәр, барысы да – авыр тормышта үскән шәхесләр. Күрәсең, аларны шәхес итеп формалаштыруга шул тирән эз салгандыр.
Флера апа беркем белән дә сатулашып йөрми торган, ни бирсәләр – шуңа риза булып, ни әйтсәләр, шуны йотып яши торган безнең бик мөлаем татар хатыны – мин аны шулай күз алдына китерәм.
Мин Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә килгәндә, Флера Сөләйманованың «Татарстанның халык артисты» исеме дә булмавына аптыраган идем. 2006нчы елга кадәр ул «Татарстанның атказанган артисты» булган. Мин моңа шаккаттым. Ничек инде аның шул исеме дә юк, дип даулагач, 2006нчы елда Флера апага «Татарстанның халык артисты» исемен бирделәр. Минем бирегә килгәч иң беренче башкарган эшләремнең берсе иде бу.
Без аның 65, 70, 75 яшьлеген сәхнәдә зурлап бәйрәм иттек. «Флера апа, синең 80 яшьлегеңне, дусларыңны җыйнап, матур өстәл артында гына үткәрергә булдык», – дигәч, Флера апа: «Ий, Кадыйм, нишләп аның өчен борчыласың? Сәхнәдә үткәрергә аның 85е дә бар бит әле», – диде. Шушы сүзләр күңелгә кереп калды, без бер-беребезгә төрттереп тә озак көлешеп йөрдек. Флера апа шундый җор телле иде.
Без филармония бакчасына шәхесләребезнең чыршыларын утырттык. Анда Флера апаның үзе утырткан чыршысы үсеп килә, Аллаһка шөкер!
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия НИГЪМӘТҖАНОВА: «ФӘРЕШТӘ» ДИП АТАДЫ»
– Флера апа белән әни солянка концертларында бергә катнашалар иде. Аларны дуслар иде дия алмыйм, ләкин гел яхшы, тигез мөнәсәбәттә булдылар. Әни, ахирәт дуслар 1-2 генә була, дип әйтә иде. Әни белән аларның поездда бер купеда йөргәннәрен дә хәтерлим. Әни белән мин дә бара идем – бер урында йоклыйбыз, бер урында – Флера апа, өстәге катта – Илһам абый ята, тагын бер урында тагын кемдер.
Флера Сөләйманова Әлфия Авзалова кебек, беркайчан да беркая да тыгылмады, гайбәт сөйләмәде. Әни үткенрәк булса, Флера апа фәрештә кебек иде. Әни аны шулай атады да: «Фәрештә». Илһам абый да, әни дә Флера апага хөрмәт белән карадылар. Ул бит артистлар арасында иң тыйнак, кешелекле кешеләрнең берсе иде. 
Татарстанның халык артисты Римма ИБРАҺИМОВА: «ФЛЕРА АПАНЫҢ ЭЧЕННӘН МОҢ АГЫЛА ИДЕ»
– Мин Флера апа белән очрашуны хәтерлим. Без, бер төркем булып Мәскәүдә укыган һәм үзебезне күрсәтәбез дип килгән кешеләр, Флера апаны ишеткәч, әле аның дәрәҗәсенә барып җитәргә ерак икәнен аңладык. Бу чыннан да шулай. Флера апаның эченнән моң агыла иде, ул башкарган аһәңнәр башка кешедә башкача яңгырый. Аның тавышы беркайчан да бетмәде. Без зур югалту кичердек. 
Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды башкарма директоры Рифат ФӘТТАХОВ: «СОҢГЫ ЧЫГЫШЫ БУЛГАН»
– Флера Сөләйманова белән безнең соңгы очрашуыбыз узган елның март аенда булды. Мин аны 8нче Март белән котларга дип, өенә бардым. Инде шактый нык авыру булса да, урын өстендә генә ятса да, хәтере әйбәт иде. Данлыклы «Әниемә» җырының тарихын да искә төшердек. Флера апа – аның беренче башкаручысы, дөньяга танытучысы. 1950нчы елларда язмыш җиле Флера апаны Казахстанга илтеп ташлый. Шунда казах композиторы Шамши Калдаяков Флера апаны эзләп таба да яңа бер җыр тәкъдим итә. «Ана туралы ер» дип атала. Әйе, Флера апа бу җырны иң элек казах телендә җырлый, аннары Казанга кайткач кына татарчасын яздыра.
Ә Флера апаның сәхнәгә соңгы тапкыр чыгуы 2021нче елның 28нче сентябрендә булды. Бу көнне без Алмаз Хәмзин белән филармониядә «Йолдызлар сәламе» дигән концерт уздырдык. Флера апаны озак үгетләдек. Башта бик каршы килде. Авырыйм бит, диде. Дөрес, сәхнәдә утырып кына җырлады. Әмма халык аны җылы кабул итте, аягүрә алкышлады, чәчәкләргә күмде. Бу исә мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәге соңгы чыгышы булган икән.
Татарстанның халык артисты Искәндәр БИКТАҺИРОВ: «МӘГЪЛҮМАТЛЫ КЕШЕ ИДЕ»
– Дүртлекнең соңгысы китеп барды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Габдулла Рәхимкулов һәм Флера Сөләйманова, дип белә идек, аларны тыңлап үстек. Сәхнәгә килеп кергәч тә, шушы дүртәүнең абруен аңлап алдык.
Флера апа белән соңгы елларда да гел аралашып тордык, бергә эшләдек. Сәхнәгә чыкканда миңа 4-5 җыр җитә, дисә дә, халык сорагач алтыны, җидене, сигезне җырлап керә. Шуңа чын күңелдән сөенә иде. 
Татар сәнгатендә Флера апа кадәр мәгълүматлы кеше бармы икән? Бөтен җырның авторын да, сүзләрен дә шундук әйтеп бирә иде. Ул татар сәнгатенең һәр әсәренә, һәр адымына битараф булмаган кеше иде. 
СОҢГЫ ИНТЕРВЬЮ
Флера апа Сөләйманова үзенең соңгы интервьюсын «Ватаным Татарстан» газетасына биргән булган. Аның журналист Гөлинә Гыймадова белән әңгәмәсеннән өзекләр китерәбез: 
– Флера апа, нәрсә ул кадер? Сез аны ничек аңлыйсыз?
– Минем гомерем кадердә узды. Кая гына барсам да, кадерләделәр. Күп кеше бит, юкса, кадерсезләделәр, дип зарланды. Гастрольләр белән авылларда йөргәндә дә үзләренә керткән һәрбер йортта игътибар, хөрмәт тойдым. Кадерне ничек аңлыйсың бит аны.
– Сез биш бала ятим үскәнсез, дүрт балага үзегез әни булып килгәнсез. Балалар сезгә рәхмәтлеме?
– Нишлисең бит, безнең буынны сугыш ятим итте. Әнинең чалымнары күз алдында торса да, әтине бөтенләй хәтерләмим, ул чакта миңа нибары 4 яшь булган. Әтием Зыятдин сугышның беренче елларында ук һәлак булган. Озак та үтми, абыйны да фронтка алганнар. Аннан соң озак тормады, биш баланы ятим калдырып, әни дә гүр иясе булды. Безне олы абый үстерде. Сеңлебез Фәниягә 2 яшь кенә булгач, безне ятимнәр йортына алып китмәкче булдылар. Ярый әле әнинең сеңлесе каршы төште. Юкса кайсыбызны кая таратып бетергән булырлар иде. Рәхимә апа әби-бабайлардан калган төп йортта яши иде, ятим калгач, без дә шунда күчендек. Ул авылда тракторчы иде, кулы каты, холкы кырыс. Үскәндә төрлесе булгандыр инде, хәзер рәхмәтле мин аңа.
Мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга, Флерага әни дип әйтәсез, дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шуннан балаларым да, хәзер оныклар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөрмәт, ихтирам билгесе.
Әйтәм ич, ятимлекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җирләү барыбызга да олы хәсрәт булды. Нишлисең бит, җыяр ризыклары беткән булгандыр… Булатым, олы кызым Алсу, Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр кичердек. Бүген Әлфиямдә яшим. Оныкларым хәлемне белешеп тора. Әле менә туган көнемдә, син безнең «главный» кешебез дип котлап киттеләр. Салих, Кәрим, Зилә… – алты оныгымның барысы да татарча әйбәт сөйләшә, Аллаһка шөкер.
– Без бик катлаулы заманда яшибез. Аны исән-сау кичәр өчен халыкка нинди киңәш бирер идегез?
– Бер кешегә яраган киңәш икенчесенә ярамый, шулай да, сабыр итәргә кирәк, дим. Бәргәләнсәң, акыл арткы планга күчә. Хисләр башка чыкса, бик яман булыр.
– Телевизор карыйсызмы, Флера апа?
– Спорт каналларын карыйм, башкасын юк. Эстрада каналларын карамыйм, алар бигрәк тозсыз. Әйтәм бит, җырчыларны бер-берсеннән аерып булмый. Бер төрле кыяфәт, бер төрле тавыш. Элеккеге җырчыларны бутап булмый иде. Әйтик Римма, Әлфия, Хәмдүнә, Илһам, Зөһрә – бутап буламыни аларны! Һәркайсы үзенчәлекле, үзгә холыклы, аерым манералы. Булсаң, шулай булырга кирәк инде ул.
– Сез бәхетлеме?
– Бәхетле. Артымнан этүче булмаса да, зур үрләргә ирештем. Тамашачы күтәреп диярдәй йөртте. Беренчеләр дә эшемне күрә белде. Анысында да түгел әле, җырларым халык күңелендә калды, менә шунысы хикмәт.
БЕЛЕШМӘ
Флера Сөләйманова Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында 1939нчы елның 10нчы мартында туган. Ятимлек ачысын аңа бик иртә татырга туры килгән. Әтисе сугыш кырыннан кайтмаган. Әнисе биш баласы белән тол калган. Тик аны да язмыш аямаган, сугыш башлангач ул да вафат булган. Флера ханымны абыйсы тәрбияләгән. Ул 16 яшеннән үк Казанда киез комбинатында эшли, шул ук вакытта кичке мәктәптә урта белем ала. Казанның Максим Горький исемендәге мәдәният йортында эшләүче хорга йөри. Хор җитәкчесе – Сара Садыйкова аның остазларының берсе була. 
Флера ханым 20 елдан артык филармониядә хезмәт куя. Аның башкаруында иң танылган җырларның берсе «Әниемә» бүген дә күңел кылларын тибрәтә. 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии