Земляход

(фельетон)

Шулай беркөнне элеккеге коллегам Мансур шалтыратып, хәл-әхвәлләрне белеште. Ул үзенең Чаллы юлын таптавын әйткәч, сезнең авылга кыш көне дә автобус йөримени, дип сораган идем, минем хәзер үз транспортым бар, ди. Аннары сөйләп китте. Соңгы вакытларда әллә нинди налог кәгазьләре җибәреп, теңкәсенә тигәннәр. Ә чүп түгү оешмасыннан түләү кәгазе берәү түгел, икәү килгән. Берсе – Пушкин урамы дип, икенчесе – Лермонтов урамы. Шалтыраткан бу, мин бөтенләй башка урамда яшим, безнең авылда Лермонтов урамы юк, дип. Икенче айда тагын ике кәгазь. Ә өченчесендә – өчәү. «Шуннан соң җенем котырды да, бөтен кәгазьләрне төяп киттем, – ди. – Үзләренә укыдым да, менә сезгә акча, дип, ерткалап ташладым. Шунда өч кызның берсе: «Абый, син кем белән сөйләшкәнеңне чамалап сөйләш», – дип, мине куркытмакчы була. Ә мин көлеп: «Сезнең дә мөгезләрегез юк, мин дә койрыклы түгел. Аннары мин сезгә мошенниклар димәдем», – дидем. «Судка бирсәк, димәгәнеңне ничек дәлилләрсең», – ди. Янәсе, кәгазьләр ертып ташланган. Мин көлеп: «Сез авыл кешесен аңгырага саныйсыз, ә мин аларның һәркайсының өч данәдә күчермәсен алып калдым. Теләсә кем алдында, Жириновский кебек, селки-селки, сезне фаш итә алам», – дигәч, икесе башка бүлмәгә кереп киткәннәр дә, ишекне шапылдатып ябып куйганнар. Ә өченче кыз, ягымлы гына итеп: «Абый, без генә гаепле түгел, күрсәтмәне әнә тегеннән бирәләр», – дип, түшәмгә төртеп күрсәткән. Янәсе, Мәскәүдәге югары түрәләр.

«Әле яңа гына кайтып кердем, ачуым да басылып җитмәде. Бигрәк азындылар бит, әле бер авылда 2-3 ел элек үлгән кешегә дә түләү кәгазе җибәргәннәр», – дигәч, андый хәлнең безнең авылда да булуы искә төште. Шуны әйткәч, тагын кызып китмәкче иде, әйдә, машинаң турында сөйлә, дип, сүзне башкага бордым. «Ярар, Зөфәр абый, аны сөйләгәнче, бер әйбер сорыйм әле, – ди. – Синең бәрәңге бакчаң бик зур иде, аны ничек файдаланасың?» «Минем 20 сутый. 4 сутыена бәрәңге утыртам, калганына, чүп үсмәсен өчен, печән чәчәм. Аны акча түләп чаптырам да, кипкәч, җыеп чүмәләгә өям. Аннары экологлар бәйләнмәсен өчен, яңгыр яуган көнне ут төртеп яндырам», – дип җавап бирдем.

Шуннан китте бу машинасы турында сөйләп. Японныкы икән. Исеме русча: «Земляход». Бәясе дә пүчтәк кенә, анысын да кредитка алган. Аена 500 сум гына түли, аны да үз кесәсеннән түгел, юл акчасыннан үзләре үк тотып калалар икән. «Бирсәләр, мин дә алыр идем», – дигәч, тәртибен аңлатты. «Налоговыйга шалтырат, алар үзләре килеп, бәрәңге бакчаңа тәгәрмәч куялар, двигатель урнаштыралар. Ә ягулыкка әнә шул чүмәләңдәге печәнен генә ягасың», – диде дә, тотынды көләргә. Чыдый алмыйча, мин дә телефон трубкасын кырыйга куеп торып көләм. «Ярар, Мансур, көлдереп үтерәсең бит», – дигәч, «Алайса, җәй беткәнче яшел печән өстенә утырып, земляходың белән кунакка кил, калганын шунда сөйләрмен», – дип, трубканы куйды. Ә мин шул кыйссаны фельетон итеп яздым. Бәлки, андый фельетон булмый, диючеләр дә табылыр. Була икән, ни аермасы бар, уены-чыны бергә, дип укырлар, дидем дә, «Безнең гәҗит»кә җибәрергә булдым.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии