Поезд китте бит инде

Поезд китте бит инде

Казанда кая гына карама, төзелеш краннары күзгә ташлана. Аз гына бушрак урын күрсәң, аннан инде икенче узуыңда төзелеш башланган булыр. Бер-берсенә терәп салган биек-биек йортлар калкып чыгып кына тора. Ихтыяҗ шулкадәр күпме соң? Әллә авылларны бушату процессы барамы, дип тә уйлап куясың. Аларны шулкадәр шәп итеп рекламалыйлар, авыл агае да кызыга, шәһәрдә фатирлы буласы килә башлый. Ул йортларның һәркайсына берничә авыл сыярга мөмкин. Минемчә, авылларның бушавына бу күренеш тә үз өлешен кертәдер.

Шәһәр халкын арттыру хөкүмәткә файдалымы? Казан мэры Илсур Метшинның, килегез Казанга, дип чакырганын ишеткәнем бар. Күптән түгел берәү, бездә йортларны күп төзиләр, ә завод-фабрикалар төзү юк, дигән фикер әйтте. Чынлап та шулай. Югыйсә, авыл җирлегендә берәр төрле юнәлештә эш урыны булдырып, якын-тирә авыллардан килеп эшләсәләр, күпкә отышлы булыр иде. Бөтен нәрсәне үзендә генә җитештерү шәһәргә генә хасмы соң ул? Советлар Союзы заманында авыл җирлекләрендә төрле артельләр эшли иде, заготконторалар, сөт эшкәртү заводлары булды. Участок хастаханәләре эшләде. Оптимизация дигән уйланмыйча кылынган эшләр, дөресрәге, җимерүләр бик тә аяныч булды. Авыл саен диярлек төзелгән мәктәпләр бушап калды. Кайсыбер елны беренче класска керергә балалар булмый икән. Булачагы да күренми. Ә шәһәрдә бер класста утызар бала утыра. Мәктәпләр җитешми.

Менә шундый тискәре күренешләрне тоеп, күреп үскән буын ничек инде авылда төпләнергә ашыксын?! Саф һава һәм тынлык белән генә җәлеп итеп булмый шул яшьләрне. Инфраструктура юк, җитештерү юк. Бар нәрсә дә шәһәрдә тупланган. Шәһәр кешесенә кирәк әйберләр авыл кешесенә кирәк түгелмени? Аннары, эш юклыгы барыбер беренче планда инде. Акча бар да, шул арада юк та, дисәләр дә, ансыз берни дә эшләп булмый шул. Акчасыз гына укулар, бушка дәваланулар, балаларга түләүсез түгәрәкләр – Советлар Союзы казанышлары хәзер юк шул инде. Эшмәкәрлеккә өндиләр дә бит, аңа сәләт тә кирәк. Аның өчен күп кенә каршылыкларны җиңеп, аякка басарга ярдәм итүләре кирәк. Башлап карап, ташлаучылар да бар.

Нишләп соң безнең илдә җитәкчеләр киләчәкне уйлап эш итми, дим мин. Күз ачып йомганчы колхозларны юк итеп, ничә еллар буена халык хезмәте белән тупланган байлыкны кемнәрдер үзләштереп бетерде, хуҗа булды, сатты. Төзегәнне җимерү җайлы да бит, яңасын төзү, ай-һай, күп көч сорый.

Фермерларны еш телгә алалар. Мактаганнары да бар. Грантлар да бирәләр. Соң, алар да кеше яллап эшләтә бит, ягъни күмәк көчсез эшне башкарып булмый. Бу да бит үзенә күрә кечкенә колхоз инде. Хәзер бирелгән грант акчаларын вакытында колхозларга бирсәләр, аларның күбесе миллионер, миллиардер булыр иде. Терсәк якын да бит, тешләп булмый.

Авылларны бетермик, диләр. Андый гына өндәүләр белән авылларны саклап калып булмый. Яшьләр эшләрлек мохит тудырмыйча, эш урыннары булдырмыйча, авылның яшәвенә өмет итеп булмый. Соң инде, поезд китте.

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии