- 24.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер», – дигән борынгылар. Әмма бар микән соң арабызда «суга салучылар»? Бүгенге болгавыр заманда әлеге әйтемгә тугрылыклы кешеләр безнең Зур Өске авылында, шөкер, бар икән әле. Сүзем соңгы араларда икенче яшьлеген кичергән чишмә турында. Бу чишмә күп еллардан бирле авыл халкын су белән тәэмин итә, әмма аңа ремонт кирәк булды. Төзәтү эшләренә авыл халкы үз көче белән тотынса да, исемен атамавыбызны теләгән авылдашыбыз барлык эшне «зурдан кубып» башкарып чыгарга булышты: төзелеш материалларын алып кайтты, эшче көчләр белән тәэмин итте. Дөрес, вак-төяк эшләрдә бөтен авылдашлар актив катнашты, балалар да теләп ярдәм кулы суздылар. Биредә хәтта аерым кешеләрне генә санау мөмкин дә түгел, чөнки күпләр төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Чишмә тирәсенә агачлар, чәчәкләр утырттылар, чишмә юлларына брусчаткалар җәеп, мондагы матурлыкка соклану һәм ял итү өчен эскәмияләр куйдылар. Моңарчы атамасы булмаган чишмәгә авылдашлар олы йөрәкле, игелекле авылдашыбыз исемен кушарга теләсәләр дә, ул, искиткеч тыйнаклык белән, «Бәллүр чишмә» дигән атаманы тәкъдим итте. Бүген «Бәллүр чишмә» ерактан ук балкып күренеп тора.
Авылыбыз элек-электән үзенең ярдәмчел, хезмәт сөючән халкы белән дан тота. Мин үзем күрше авыл кызы. Әле дә булса хәтеремдә: гомер буе шофер булып эшләгән әтием өскелеләрне мактап: «Печән яисә утын кайтамы, машинадан бушатуга, бөтен урамы белән булышырга киләләр. Нинди бердәм халык!» – дип соклана иде. Әйе, чыннан да шулай, шәһәрдә төпләнгән авылдашлар да үз туган туфракларын онытмыйлар, кулларыннан килгәнчә авылга ярдәм итеп яшиләр. Гомер буе җитәкче урыннарда эшләгән Зиннәтуллин Котдус абый гына да күпме эшләр башкарды: авылны мәчетле итү, урамнарга таш җәйдерү, багана башларына ут куйдыру, ике авыл арасына күпер салдыруны юллап йөрү…
Соңгы вакытта авылыбызга Әхмәтшин Мәксүт Мәхмүт улы искиткеч зур ярдәм күрсәтеп яши. Авылдагы һәрбер проблеманы чишәргә алына ул. Аллаһының чиксез рәхмәтләре булсын аңа. Таҗиев Илдар Галимхан улының да игелеген күп күрәбез.
«ТНВ-Планета» телеканалыннан «Татарлар» тапшыруын даими карап баручылар шушы араларда Зур Өске, аның мактаулы халкы турында төшерелгән сюжетларга игътибар итми калмаганнардыр. Аларны авылыбызның тагын бер патриоты – тапшыруның администраторы, журналист Садыйкова Гөлия Галимҗан кызы эшләде. Гөлия – минем укучым, һәм мин аның белән чын күңелдән горурланам. Мәктәптә укыган вакытта да иҗатка гашыйк кыз иде ул. Гөлия нинди генә конкурсларда катнашмады, нинди генә җиңүләргә ирешмәде! «Алтын каләм», «Иделем акчарлагы» конкурсларында җиңеп чыкты, «Сәләт», «Байтик» лагерьларында үз көчен сынап кайтты, сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә районда гына түгел, республика күләмендә призлы урыннар яулады. Укытучының бәхете – укучыларында. Әйе, Гөлия – минем мактанычым, горурлыгым. Бүген инде ул Русияне иңләп-буйлап, дөнья буйлап сибелгән татарлар турында тапшырулар әзерли. Әнә бит үз авылдашларын да бөтен дөньяга күрсәтте! Рәхмәт яусын сиңа, Гөлия! Киләчәктә дә, үзеңнең үткәнеңне онытмыйча, яңадан-яңа иҗади үрләр яуларга насыйп булсын сиңа!
Әйе, һәр төбәк үзенең хөрмәтле шәхесләре белән матур. Безнең Зур Өске үзе үстергән игелекле, авылын өзелеп яратучы милли җанлы балалары белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Зөлфирә САМАТОВА,
Мамадыш районы, Зур Өске авылы
Комментарии