- 24.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №29 (20 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Филиппов Сергей Михайлович 1914нче елны Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылында туган. Кечкенәдән үк балта эшенә – тәрәзә рамнары, өстәл-урындыклар, чана-чаңгылар, көянтә-орчыклар да ясарга бик оста булган. Олылардан калышмыйча, колхоз кырларында ат белән җир сукалаган. Бүтәннәрне тыңламый торган атларны камчыламыйча гына эшләтә белгән. Авыр эштән соң кичләрен ул аларны су буена алып төшеп юган, су коендырган.
Яше җиткәч, армиягә алалар. Еллар тыныч булмаганга күрә, ул озаграк хезмәт итә. Башта Ерак Көнчыгышта япон сугышы чыгып ала, аннары Европа ягында, фин сугышы башлана. Кышның бер суык көнендә аларны бер эшелонга төяп, фин сугышына алып китәләр. Тик аларга финнар белән сугышырга туры килми. Фин чигенә барып җитеп, бер атна буена аларның дивизиясен урман эчендә тотып сугышка кертергә торганда гына сугыш бетә.
Сергей абый авылына кайтып озак тормый, Бөек Ватан сугышы башлана. Җимерелгән, яндырылган шәһәр-авыллар, үлгән хатын-кызлар, бала-чагалар… 1941нче елның көзендә ул яралана. Госпитальдә ятып, терелеп чыкканнан соң, аны фронт тыл гаскәрләренә күчерәләр. Шартлатылган күперләрне, җимерелгән тимер юлларны торгызуда да катнаша ул.
Җәй. Эссе. Сугыш 15-20 чакрымга алга киткән. Аннан орудияләрнең аткан тавышлары вакыты-вакыты белән ишетелеп тора. Сергей абый хезмәт иткән взвод солдатларын стройга тезеп, немецлардан азат ителгән бер зур авыл аша алып баралар икән. Авыл уртасында зур мәйдан. Аның бер кырыенда агач өйләр тезелеп киткән. Шуларның ике-өче янып бетеп, каралган морҗалары гына утырып калган. Мәйданның икенче ягында күл җәелеп ята, ә алда кызыл кирпечтән салынган бик матур чиркәү. Взвод солдатлары тыныч кына атлап мәйданның уртасына җитүгә, чиркәүдән боларга пулеметтан ата башлыйлар. Алга, артка чабарга да, мәйдан кырыендагы читтәрәк урнашкан өйләр артына да йөгереп барып качарга да пулемет уты ирек бирми. Исән калган солдатлар бакалы күлгә сикерешәләр. Су өсте калкып чыккан мәетләр белән тула. Әҗәлем шушында икән, дип уйлап куя Сергей абый. Соң булса да, ярдәм көтелмәгән яктан килеп чыга. Болар артыннан 1-2 чакрым арттарак атлар белән артиллерия барган булган. Тирә-якны яңгыратып немец пулеметының аткан тавышын ишетүгә үк, алар тиз генә атларын чаптырып килеп җитәләр. Пулемет аткан чиркәү өстенә берничә снаряд ташлап, аны җимереп төшерәләр. Взводның 36 солдатыннан нибары өчесе генә исән кала, шул исәптән Сергей абый да. 33 солдатны авыл зиратына күмгәч тә, аларның әти-әнисенә, туганнарына кара үлем кәгазьләре китә. Шул ук кичне Сергей абый өйдәгеләреннән хат ала: «Газиз улыбыз, абыебыз, туганыбыз. Көн саен бу куркыныч сугыштан синең исән-сау кайтуыңны теләп дога кылабыз. Авылыбызга дистәләгән үлем кәгазьләре килде инде. Урамыбызда кичә почтальонка хатлар өләшеп йөрде. Ат караучы Микулайның малае хәбәрсез югалган, ә икенчесе госпитальдә ята икән дигән хәбәрләрне алар берьюлы ике хат алып белгәннәр. Көрәшче Питерны да сугышта һәлак булган икән, дип сөйләшәләр. Бу арада аның ата-анасы бик каты елашалар…
Бу хатны язып утырганда, энең Николай урамнан ишетеп кергән, бүген күрше Албай авылында берәүләрнең малае туган икән. Солдатка хат язган көнне берәр баланың туганын ишетсәң, шул солдат иң куркыныч сугыштан да кайтыр дип әйткән олылар. Алла боерса, син дә исән-сау кайтырсың әле!» дип язылган хат алгач, аның күңеле тула. Бүген кыл очында торган гомере күрше Албай авылында туган сабый аркасында гына өзелмичә калуына чыннан да ышанып куя…
Яраланган солдатларны, офицерларны полк, дивизия медсанбатларына, тимер юл станцияләренә атлар белән ташырга туры килгән аңа. Иптәшләре белән бергә сугыш кырларыннан үлгән солдатларыбызны җыеп күмгән чаклары да була. Берсендә шулай биш-алты яшь солдатларны бомба чокырына күмә башлыйлар. Шул вакыт Сергей абый берсенең бармагы тартылып киткәнен күреп ала. Ул бүтәннәрне туктатып, балчыкка күмелеп беткән яшь солдат янына төшеп, иптәшләре ярдәмендә аны өскә чыгара. Канга, балчыкка буялган гимнастерка төймәләрен чишеп, аның күкрәгенә колагын куеп тыңлап карый. Солдатның йөрәге ишетелер-ишетелмәс кебек тибә сыман тоела. Аны тиз генә ат арбасына салып, берничә чакрым үтеп, полк медсанбатына илтә. Сергей абый күтәреп кергән солдатны җентекләп тикшергәч, табиб:
– Әйе, бу солдат исән, тик канын күп югалткан. Хәзер без аның күкрәгендәге снаряд кыйпылчыгын алырбыз, аннары үзенә кан бирербез. Яшь йөрәге аны үлем тырнакларыннан тартып чыгарырга тиеш. Ә син молодец, шушы яшь гомерне коткарыр өчен атларыңны да чаптырып тирләткәнсең, – ди.
Бер атнадан соң Сергей абый командирыннан рөхсәт сорап, үзе коткарган солдат янына медсанбатка бара. Теге хирург Сергей абыйны танып ала.
– Синең солдатың исән калды. Кичә без аны бүтән яралылар белән тыл госпиталенә озаттык. Операциядән соң үзенә кан биргәч тә, аңына килде. Башта үзенең кайдалыгын сорады. Кайдалыгын белгәч, әниемнән хат килергә тиеш иде, килсә, шуны миңа укып бирегезче, дип үтенде дә кабат йокыга китте. Икенче көнне: «Доктор, минем гомеремне коткарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин бик озак караңгылыкта яттым, ә хәзер яктылыкка чыккач, Клавдия Шульженконың «Синий платочек» дигән җырын тыңлыйсым килә», – дип көлдерде.
Операция ясаганда күкрәгеннән алган чикләвек хәтле снаряд кыйпылчыгын марляга төреп кулына тоттырдым да чынбарлыкта үзен кабердән күмелгәндә коткаручысы сез икәнне аңлаткач, ул бер мәлгә аптырап калды, ә аннары: «Рәхмәт ул изге җанга, Аллаһы Тәгалә аны үзен дә үлемнән сакласын иде», – диде. Менә шундый хәлләр, брат, – ди табиб.
Сергей абый яшь солдатка дип алып килгән бер шакмак шоколадын, сөенечле хәбәр әйткәне өчен, шушы хирургка биреп калдыра.
Кызганыч, табибтан солдатның исем-фамилиясен, туган ягын сорамаган. Кем белә, бәлки, сугыштан соң очрашкан да булырлар иде…
Сугыш бетә. Сергей абый туган авылына кайта. Мария исемле кызга өйләнә. 1950нче елларда авылларыннан 4-5 км ераклыкта урман эчендә Мәшләк Кардуны дип аталган бистә оешкач, алар шунда күченеп китәләр. 1968нче елдан ул Дружба дип атала башлый һәм шул ук елны бу бистәне Балык Бистәсе районыннан алып, Мамадыш районына күчерәләр.
Сергей абый шушы Кардун (халык телендә шулай йөри) бистәсендә балта остасы булып эшли башлый. Монда күченеп килгән энесе Николай белән бергә кара-каршы бер-берсенә булышып, өйләр күтәрәләр. Сергей абый белән Мария апаның Анастасия һәм Зоя исемле кызлары туа.
…Печән өсте. Мал-туар тоткан кешенең ипие инде бу. Сергей абый печән чаба, ә уйларында – кешелек дөньясына әйтер сүзе: «Тыныч тормышта эшләүләре нинди рәхәт. Бу якты дөньяда яшәүче һәркемгә ашарга ризык, эчәргә чиста су, кояш нурларының яктылыгы, җылылыгы җитә, тик сугышлар гына чыкмасын, еллар тыныч булсын иде».
Харис ХАТЫЙПОВ,
Мамадыш районы, Дружба бистәсе

Комментарии