Алтмышка җиткәч белерсең…

Сугыштан соңгы ачлык еллар. Сугыштан исән калганнарга рәхәтләнеп яшисе иде дә бит… Түләп бетерә алмаслык салымнардан гарык булган Мәгъсүм (исемен үзгәрттем) гаиләсен алып Таҗикстан ягына китә. Җайлана, йортлы-җирле була, балаларын рус мәктәбенә бирә. Олы улын, кеше булсын, дип Мәскәүдә укыта. Сәләтле улы укый да, эшли дә, бизнес тәмен дә татый. Өйләнә, әтисен (әниләре үлгән була инде) туйга чакыра. Килен Любовь исемле икән. «Татар кызы тапмадыңмыни?» – дигән сорауга улы: «Ну, что ты, папа, какая разница?» – дип кенә җибәрә. «Алтмышка җиткәч белерсең», – ди әтисе.

Мәгъсүмнәр нәселе минем әнинең апасының ире ягыннан туганнар. Сирәк булса да аралашабыз. Чакырдылар. Мәгъсүм абыйның олы улының 60 яшьлеген бәйрәм итәргә бардым. Инде үзенең дә ике улы өйләнгән. Икесе дә рус теллеләр, хатыннары да рус милләтеннән. Бәйрәм үтте, таралыштык.

Көн артыннан көн үтә, гомерләр шулай үтә, дигәндәй, беркөнне миңа шалтырата. Фоат, дип атыйк инде, тавышын танырлык түгел. «Ни булды?» – дим. Улы шалтыраткан икән: «Папа приезжай, стою у церкви, сына повели в церковь крестить», – ди икән. Бу нәрсә әйтергә дә белмәгән, гарьлектән «төшереп» алган да, миңа шалтыратырга булган. «Терсәгеңне тешлә», – дип әйтәсе иде дә, туе узган, туны тузган инде.

Ике катлы ташпулаты, берничә кибете бар, әмма «хатыным», дип сөйләшерлек, «улым», дип дәшәрлек, «оныгым», дип кочарлык кешесе юк шул инде…

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар Шурасы Рәисе

Комментарии