Алима Абденанова батырлыгы

Алима Абденанова батырлыгы

Кайчандыр Сталин әмере белән «сатлыкҗаннар» тамгасы белән, туган-үскән җирләреннән куылган халыкның нахакка рәнҗетелүе исбатлана бара. Шуның бер мисалы: кырымтатар кызы Алима Абденанова һәм аның көрәштәшләре язмышы.

Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында немец гаскәрләре Кырымны басып алгач, барлык районнардан да ышанычлы мәгълүматлар алу өчен, разведчиклар җибәрү кирәк булды. Әзерләгән разведчикларны төрле юллар белән җибәреп карасалар да, барысы да немецлар кулына эләгә торды. Чөнки Кырымда Абверның 30лап хәрби разведка төркеме уңышлы эшли иде. Шуларның берсе – «Абверкоманда 302»-«Геркулес» – Иске Кырым шәһәрендә.

1943нче елга кадәр шулай дәвам итә. 1943нче елның 16нчы сентябрендә Новороссийск һәм Таманны азат иткәннән соң, Кырым ярымутравын немец гаскәрләреннән бөтенләй азат итү планы туа. Приморье Армиясе штабы җитәкчесенең разведка буенча урынбасары генерал-майор Николай Трусов бу уңайдан Иске Кырым шәһәре тирәсенә тәҗрибәле «Баст» разведка төркемен җибәрә. Тугыз кешедән торган төркем армия штабына 300ләп дошман армиясе хәрәкәтләре турында радиограмма җибәрә. Әмма аның разведчиклары ярымутрауның бар җиреннән дә мәгълүмат җыя алмый. Анда озак эшләүләренә дә ышаныч азая бара. Немецлар җирле халыкның эшкә яраклы бар халкын Германиягә эшкә алып китә. Калган халык өч катлы тикшерү астында яшәргә мәҗбүр була, аларга ирекле хәрәкәт итү тыела. Генерал Трусов Кырымга разведка эшен башкару өчен, шик тудырмый торган, җирле Кырым халкы вәкилен җибәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килә. Озак һәм җентекләп эзләп тә, разведка эшенә әзерлекле кешеләр табылмый. Алай да тиздән Краснодар шәһәрендәге госпитальдә медсесетра булып эшләүче бер кызга игътибар итәләр. Бу – 1924нче елның 4нче гыйнварында Керчь шәһәрендә туган Алима Абденанова була. Әнисе – Мөселмә, атасы – Сәет-Осман Борасановлар. Әтисе Керчь шәһәрендәге металл заводы эшчесе. Әнисе күршедәге Маяк-Салын авылында ярлы гаиләдә үскән, 17 яшендә кияүгә чыккан. 1926нчы һәм 1929нчы елларда аларның тагын ике кызлары туа – Азифә һәм Ферүзә. 1930нчы елда әниләре тиф авыруыннан вафат була, ә бер елдан әтиләре дә үлә. Балаларны әбиләре Ревидә һәм абыйлары Муетдин тәрбиягә ала. Алимәнең бала чагы Җермәй-Кашик авылда үтә. Ул бишле билгеләренә генә укып, Кымыш-Борын урта мәктәбен тәмамлый. Аннан соң Кырымның Ленин районы, Озын Аяк авыл советында сәркатип булып эшли башлый. Соңга таба районның гомуми бүлек җитәкчесе итеп билгеләнә. 1940нчы елда комсомол оешмасына керә. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, абыйлары Исмаил, Аедин һәм Муедин Кызыл Армиягә алыналар. Муедин чик буе гаскәрендә политрук булып хезмәт итә. Яраланып кайткач, Краснодар өлкәсенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшли.

1941нче елның 16нчы ноябрендә Алимә район башкарма комитеты белән Керчь шәһәренә, соңрак Темрюккә җибәрелә. 3 айлык санитар-инструкторлар курсында әзерлек үткәч, 17 яшьлек кыз армия сафларына алына, Краснодар шәһәре госпиталендә эшли башлый. 1943нче елда аңа 19 яшь тула.

Кызга кагылышлы мәгълүматларны өйрәнгәч, генерал шәхсән үзе аның белән әңгәмә кора. Чөнки бу юнәлештә инде бик күп разведчиклар югала тора. Немецларның разведкасы да бик яхшы эшли. Тиз арада яшерен яшәү һәм эшләү алымнарына өйрәтә башлыйлар. Иң беренче чиратта рация, яшерен шифрлар белән эшләргә, парашюттан сикерергә өйрәнергә кирәк. Ә бу өйрәнүләр күп вакытны ала. Шуңа күрә аны немецлар тылына әзер разведчик кыз белән җибәрергә булалар. Немецлар тылында эшләү эчен үз чиратын көтеп торучы Лариса Гуляченко исемле рус кызы була ул. Бик кирәк булганга, укуларны, өйрәнүләрне туктатырга булалар. Алима бер тапкыр гына парашюттан сикерергә өлгерә. Аңа – София, Ларисага Гордая кушаматы бирелә. 1943нче елның 2нче октябрь төнендә аларны ПО-2 самолетыннан парашют белән билгеләнгән районга ташлыйлар. Төркем җитәкчесе итеп Алима билгеләнә. Җиргә төшү урыны таулыктагы куе урманга туры килә. Җиргә төшкәндә Алима аягын каймыктыра. Шулай да кызлар Алиманың туганнары яшәгән авыл янәшәсенә килеп җитәләр. Монда алар полиция кешесенә юлыга. Әмма бу кеше Алиманы танып ала һәм аларга кызның әбисе Ревидә әпти йортына кадәр кайтып җитәргә булыша, немецларга авылга кызлар килеп чыгуын хәбәр итми. Алимә әбисенә радист кыз Ларисаны Таисә дип таныштыра. Шул ук көнне фронт штабына билгеләнгән урынга уңышлы килеп җитү турында радиограмма китә. Алима кичекмәстән немец хәрби частьләре турында хәбәрләр тупларга керешә. Бигрәк тә тимер юлдагы хәрби хәрәкәтләр кызыксындыра аны. Икенче көнне үк фронт штабына станциягә платформаларда танклар, автомобильләр, вагоннар белән солдатлар килүе турында хәбәр җибәрелә. Шул ук көнне бомбардировщиклар станциядәге хәрби эшелонны бомбага тоталар. Тиздән Алиманың аягы төзәлә, өйдән чыгып йөри башлый. Һәркөнне элемтәгә чыга, Кай көннәрдә ике-өч, бик әһәмиятле хәбәрләр булганда хәтта дүртәр мәртәбә разведка мәгълүматларын фронт штабына җибәрә. Мәгълүматлар җыяр өчен ул «Дая» дип аталган төркем оештыра. Анда үзенең абыйларын, сеңелләрен, станция начальнигы ярдәмчесен һәм башка ышанычлы кешеләрне җәлеп итә. Немецлар сизенә башлый: янәшәдә тәҗрибәле разведчик-радист эшли! Алима артыннан да күзәтә башлыйлар. Ул авылдагы башка кешеләрчә яши: немец, румын солдатларыннан кирәк әйберне тавык йомыркасына алыштыра. Авыл халкы немец солдатларыннан үзләренә кирәк нәрсәне алыштырып, табыш ясыйлар. Алимә күп вакыт йомырканы сигаретка алыштыра торган була. Үзе шул арада алар белән сөйләшеп, кирәк мәгълүмат җыя. Шымчылар искәртеп ала – Алима үзе тәмәке тартмый. Авылдан полицескийны чакыртып, сораштыра башлыйлар. Ул әйтә: «Дөрес, кыз үзе тәмәке тартмый, ә әбисенә алып кайтып бирә». Дөреслектә, әбисе дә тәмәке тартмый, чөнки ул мөселман карчыгы. Сигаретлар солдат халкы белән сөйләшеп-аралашу өчен сәбәп кенә. Полицейский Алимага немецлар белән сөйләшүе хакында җиткерә. Мәгълүмат җыю планын үзгәртергә туры килә. Ул Азифә исемле 8 яшьлек сеңлесен тимер юлны, станцияне күзәтергә өйрәтә. Сеңлесе үзенең дус кызы белән апасы әйткән җирләргә барып уйный. Алар тимер юл буйларында, станция алдындагы мәйданчыкта уйнап вакыт үткәрәләр. Азифа сиздермичә генә платформаларны, вагоннарны, килгән техниканы, танкларны, машиналарны саный. Әбиләре дә разведчик кызларга кулдан килгәнчә булыша. Алар рация белән элемтәгә кергәндә, ул өй тирәсен күзәтә. Полицейскийны да эшкә кушалар. Ул комендатурадан иң ышанычлы мәгълүматларны алып кайта. Еш кына башка авылдашлары да ярдәм итә.

Немецлар Кырым татарларына тынгы бирмиләр. Яшь егет-кызларны Германиягә эшкә җыеп алып китәләр. Районда һәр үтерелгән солдат өчен утызар Кырым кешесен аталар. Гаиләдәге берәр кешене оккупантларга каршы эштә тотсалар, аларның йортларын яндыралар яисә шартлаталар. Авыл халкын төрле эшләрдә кулланалар. Бомбага тотылганнан соң җимерелгән тимер юлларны төзекләндерүдә дә җирле халык мәҗбүри эшләтелә. Кем Кызыл Армиягә яки Кырымда хәрәкәт итүче партизаннарга булышуда шикләнелсә, аны шунда ук концлагерьларга җибәрәләр.

Тиздән фронтның разведка үзәгеннән генерал үзе кызлар белән элемтәгә керә. Ул аларга «Кызыл Байрак» орденнары белән бүләкләнүләре хакында хәбәр итә.

1944нче елның 11нче февралендә рациянең аккумуляторлары утыра башлый. Үзәккә хәбәр бирәләр. Аннан самолет белән фронт аша аккумуляторлар җибәрергә килешәләр. Кызлар урманга барып, килешенгән урында икешәр учак ягып, берничә көн көтеп тора. Ләкин самолеттан ташланган аккумуляторлар һәрвакыт немецлар кулына эләгә. Аптырагач, аккумуляторларны таулардагы партизан отряды аша китерергә килешәләр. Кырымда берничә шактый зур партизан отрядлары була. Партизаннар аккумуляторларны тапшырырга Александр Павленконы җибәрә. Ул кызлар янына исән-имин килеп җитә. Ә кире кайтканда, саксызлыгын җуеп, агач төбендә йоклап ятканда немецлар кулына эләгә.

Бервакыт станциягә укчы тау отрядлары килеп чыга. Аларның 6 танклары, 10 БТР һәм берничә машина солдатлары була. Разведчиклар бу отрядның партизаннарны чорнап алып юк итәргә килүләрен белеп ала. Кызлар мәгълүматны үзәккә хәбәр итә. Аннан партизаннарга хәбәр китә. Шулай итеп, немецлар чорнап алганчы, партизаннар башка урынга китеп өлгерә. Берничә йөз кеше куркынычсыз урынга күчә һәм үзләре дошманга каршы һөҗүм итә.

1944нче елның февралендә немецлар өр-яңа радиолокация машинасы ала. Бу машина кызларның радиостанциясе эшләү урынын тиз һәм төгәл ачыклый. Өй тирәсен күзәтү оештырыла. Аның нәтиҗәсендә 25нче февральдән 26сына каршы төндә немецларның «ГФП-312» яшерен полиция төркеме кызларны, полицейскины һәм немец армиясе турында төрле мәгълүматлар җиткерүче берничә авыл кешесен кулга ала. Алиманың әбисе белән сеңелләреннән кала барысын да кулга алып, төрмәгә ябалар һәм сорау алулар башлана. Кызларга немецлар белән хезмәттәшлек тәкъдим ителә. Беренче сорау алулардан соң ук Лариса Гуляченко, партизаннарны җәзалауны күргәч, хезмәттәшлек итәргә күнә. Ул барысын да ничек бар шулай сөйләп бирә. Икенче көнне немецларны яшеренеп яшәгән йортка алып килә һәм әби кешедән рациянең кайда яшерелгәнен күрсәтүне таләп итә. Аны исән-имин килеш, бик матур, яхшы киемдә күреп, әби кеше гаҗәпкә кала. Рацияне яшергән урынын күрсәтергә туры килә. Аны төзек килеш кулга төшергәч, шул ук көнне немецлар Кызыл Армия фронтының үзәк разведкасы белән ялган радиоуен оештыралар, аңа Гуляченконы җәлеп итәләр һәм ялган хәбәрләр җибәрә башлыйлар. Тиздән алар Кырымның бу районында эшләп килүче барлык яшерен оешмаларын кулга төшерү планын әзерлиләр. Аны тормышка ашыру өчен, разведка үзәгеннән аларны билгеле бер җиргә туплауларын үтенәләр. Әмма разведка үзәгендә бу эшнең дөреслегенә шикләнәләр һәм алга таба Гуляченко хәбәрләренә җавап бирми башлыйлар. Чөнки немецларның планы буенча күрсәтелгән җыелу урыны яшерен полиция шымчылары күзәтеп торган урын була. Һәм бу фронтның разведка үзәгенә күптән билгеле. Радиоуен планы барып чыкмагач, кулга алынган кешеләрдән үч алу башлана. 9нчы мартта Абдуракип Болатов, Хаирла Мамбеҗанов, Сефидин һәм Джеват Менановлар, Нечипе Баталов атып үтерелә. Васпие Аҗибаева төрмә камерасында җәзалаулардан үлә.

Радиоуен барып чыкмагач, Алиманы яңабаштан җәзалап, сорау алырга керешәләр, үзләренә эшләргә мәҗбүр итәргә телиләр. Аны Михельсон, Зуба, Василенко, Круглов һәм Дубогрея исемле сатлыкҗаннар җәзалый. Тырнакларын суырып алалар, башыннан чәчләрен йолкыйлар, кулын һәм аякларын бәреп сындыралар. Бите кеше танымаслык итеп имгәтелә. Бертуктаусыз сорау алуларны өстенә салкын су сибү белән чиратлаштыралар. Ул вакытлардан соң исән калган җирле халык комендатура подвалыннан Алима Абденанованың җан өзгеч кычкырулары ишетелеп торуы турында сөйли.

27нче март төнендә партизаннар комендатурага һөҗүм оештыра. Андагы күп тоткыннарны азат итәләр, ләкин алар арасында Алима булмый. Аны узган көндә Симферопольгә җибәргән булалар.

1944нче елның 5нче апрелендә элеккеге НКВД лагеры җирлегендә Алима атып үтерелә. Шулай итеп, «Дая» яшерен төркемен оештырган, җиде ай Кызыл Армиягә әһәмиятле мәгълүматлар җиткереп, немец гаскәрләрен җиңүдә зур өлеш керткән 20 яшьлек кырымтатар кызы Алима Абденанова разведка серен дошманга белгертмичә, батырларча һәлак була. Ул – үзенең төгәл разведка мәгълүматлары белән меңнәрчә Совет кешесенең тормышын саклап калган, Кырымны оккупантлардан азат итү эшендә зур өлеш керткән кеше.

Алиманың җирләнгән урыны билгесез, бәлкем, атылган җирдәге чокырдыр.

Гуляченко немецлар белән Германиягә кадәр барып җитә.

Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач, Германиядә кулга алына. Аны 10 елга лагерьга хөкем итәләр.

1944нче елның 18нче май таңында Алиманың әбисен, сеңелләрен, немецларга ярдәм итүчеләр, сатлыкҗаннар, дигән сылтау белән кулга алып, лагерьга җибәрәләр. Шундый ук гаделсез кара тамга белән, 244 меңләп кырымтатар бернинди суд хөкеменнән башка төрмәләргә, лагерьларга озатыла. Икенче Бөтендөнья сугышларында 60 меңләп кырымтатар, шул исәптән 17 мең партизан, 7 мең «идән асты» көрәшчеләре Совет хөкүмәте, СССР дәүләте өчен аяусыз сугышларда булганда, аларның туганнары, гаиләләре, мөселман динендә булган өчен, Совет хөкүмәте тарафыннан коточкыч газапларга дучар ителде. Лагерьларга, кеше яшәмәс далаларга терлек ташучы вагоннарда барганда ачлыктан һәм төрле кыерсытылулардан халыкның 40% юлда үлеп калды.

1946нчы елда Алиманың әбисе Ревидә – карт булганга немецлар да кулга алмый калдырган карчык, ачлыктан һәм кыерсытулардан чит-ят җирдә вафат була.

1959нчы елга кадәр Алима Абденанова турында туганнары берни белми яши. 1959нчы елда гына аның немецлар һәм сатлыкҗаннар тарафыннан нинди газаплар кичерүе һәм атып үтерелүе беленә. Әмма аларның батырлыгы бәхәссез булса да, аңа һәм аның төркемендә оккупантларга каршы көрәшүчеләргә тиешле бәя бирелми.

2014нче елда Кырым җирләрен Русиягә кушарга тотынгач, кырымтатар картасы уйнатыла башлады. Әнә шунда гына, Алима Абденанованың һәлак булуына нәкъ 70 ел үткәч кенә, кырымтатар кызының батырлыгы дөньяга билгеле булды. Русия хөкүмәте указы белән аңа «Русия Федерациясе Батыры» исеме бирелде. Алимага тиешле «Кызыл Байрак» ордены Мәскәүдә обороны министрлыгы архивында саклана. Язучы Владимир Лота аның турында «Алиме» исемле китап язды. 2015нче елда Останино авылында Алима Абденановага һәйкәл куелды. Кырым татарлары Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Советлар Союзы Батыры исеменә тәкъдим ителгән тагын 10 кеше барлыгын белдерделәр, ләкин аларга бу югары исем билгеле сәбәпләр аркасында бирелмәгән.

Расих ҖӘЛӘЛ

Комментарии