ДӘҮ ӘНИЕМӘ

Пүскән авылыннан әнием белән күченеп киткәнебезгә дә кырык ел булган инде. Ничек тиз узасың син, гомер… Сиздерми, сизелми кырык ел узган да киткән. Күпме бу, азмы? Кем үлчәгән моны? Үткән гомер искән җилдәй тиз узучан, дип юансаң гына инде. Шушы еллар эченә кайгы хәсрәте дә, шатлык-сөенечләре дә, балачак истәлекләре дә сыйган. Истәлекләр, истәлекләр…

Биш яшьтән дәү әниләргә сукмак сала башлаган идем инде. Дәү әни дип Нәкыйп бабаемның абыйсы Нәбиулланың хатынын – Мәдинә апаны йөртә идек. Бабам өчен килен булган Мәдинә апага алар юкка гына дәү әни дип исем бирмәгәннәрдер. Мин белгәннән бирле дәү әни – бабам белән әбием өчен дә, әнием белән абыйларым һәм минем өчен дә чын кайгыртучан әни булды. Аның: «Чәчегезне, кискән тырнакларыгызны теләсә кайда ташламагыз, ялганлап, урлашып үз бәхетегезне үзегез кисмәгез. Кояш чыкканда, су юлында теләкләр теләгез, анда теләгән теләк һәрвакыт кабул була», – дигән сүзләре, бүген дә күңелемнең бер почмагында иң матур истәлек булып саклана. Дәү әни кызы Галия апа белән улы Фаил һәм килене Мәферүзә гаиләсе белән бергә яшәделәр. Бүген инде дәү әни дә, Галия апа белән Фаил абый да мәрхүмнәр. Урыннары җәннәттә булсын, йа Раббым. Кайнана белән 38 ел, каенсеңеле Галия апа белән 50 ел, ире Фаил абый белән 54 ел яшәгән Мәферүзә апа бүген төп йортның хуҗасы. Бу саннарны язарга гына җиңел, ә тормыш көткәндә Мәферүзә апага төрлесен күрергә, төрлесен кичерергә язгандыр. Тормышның татлы бал гына түгел, әче әрем дә икәнен һәрберебез белә. Әмма мин туганыбызның бервакытта да дәү әни белән дә, Галия апа белән дә сүзгә килгәнен хәтерләмим. Алты бала өстенә җиденчесе булып, көннәр буе кайтмыйча аларда ятканда Мәферүзә апаның кайнанасына әз генә тавыш күтәреп тә эндәшкәнен ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады. Бала чакта күргәннәр, ишеткәннәр һич онытылмый бит ул. «Туры сүзле, зирәк, акыллы әни белән Галия миңа бик булыштылар, рәхмәт яугырлары, алты баламны да алар багып үстерештеләр», – дип, Мәферүзә апа юкка гына намаз саен алар рухына багышлап дога кылмыйдыр. Тыйнак, басынкы Мәферүзә апага, ничек тә үз дигәненә ирешергә тырышучы, тынгысыз, чуар холыклы Фаил абый белән яшәүләре бер дә җиңел булмагандыр. Гаилә тормышы җайлы гына тәгәрәп бармый бит ул, сикәлтәгә эләгеп абынган, төшенкелеккә бирелгән, рухың какшаган вакытлар да була. Сабыр, түзем холыклы туганыбыз зарлануны белмичә, дәү әни белән уртак тел табып яшәделәр. Җәен, кышын – тракторда, көзләрен, кара төнгә кадәр комбайнда эшләгән Фаил абыйның йорт-җирен алып барырга да, балаларын үстерешергә дә вакыты калмагандыр. Иренең киң җилкәсе ышыгында, иркә хатын булып яшәү насыйп булмаса да, Мәферүзә апа зарланып яшәмәгән. «Мин гомер буе Фаилнең көенә генә тордым. Юл куюым аркасында тормышыбыз көйле булды. Аннан узып мин бернәрсә дә эшләмәдем. Беребез – ут, беребез су идек. Мин шулай яшәп, гаиләмнең тынычлыгын сакладым. Сабырлыгымның әҗерен, яши-яши, ирем, балаларым тарафыннан меңе белән алдым. 54 ел тигез-тату яшәү шуның хөрмәтедер дип уйлыйм», – диде ул. Хәләл көчен кызганмыйча, 40 елдан артык терлекчелектә эшләп, бик күп бүләкләр белән беррәттән, хөкүмәт тарафыннан бирелгән берничә медаль иясе Мәферүзә апа, гаиләдә килен һәм ана бурычын намус белән үтәп, иренә тугрылыклы хатын булып яшәде.

Фаил абый яшь вакытта кидерә алмаган алтын балдагын Мәферүзә апага алтын туйларында кидерә. «Мин сиңа кадер-хөрмәтне күрсәтеп тә бетерә алмагандыр. Кичер мине, авыр вакытларыңда сине аңламаган булсам. Гомерем буе Ходайга рәхмәт укып яшәдем, миңа шундый сабыр, түзем хатын насыйп иткәне өчен. Ата кеше горурланырлык дүрт ул, нечкә күңелле, үзең кебек сабыр ике кыз бүләк иткәнең өчен рәхмәт сиңа. Балаларның үзара дус һәм тату, туганчылыклы мөнәсәбәттә булулары, хәләл көч белән көн күреп яшәүләре синең тәрбия нәтиҗәсе. Бәлки, әзме-күпме минеке дә бардыр», – дип, Фаил абый юбилейларында Мәферүзә апага үзенең хисләрен җиткерә.

«Әтинең өйдә, хуҗалык эшенә вакыты калмаса да, безне тәрбияләргә, безнең белән аралашырга җай таба иде, – дип сөйләде икенче уллары Рамил абый. – Тырышуыгыз безнең өчен булса да, өйрәнүегез үзегез өчен. Аның каравы, тормыш көткәндә, җиңелрәк булыр», – дия иде ул.

Фаил абый белән Мәферүзә апаның алты баласының бишесе үз көчләре белән укырга кереп, югары белем алалар. Олы уллары Зөфәр абый бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә төзелеш компаниясендә директор урынбасары. Намаз әһеле булган Зөфәр абый хатыны Рушания апа белән хаҗ сәфәре кылды. Икенче уллары Рамил абыйның үз көче белән теш дәвалау үзәге ачып җибәргәненә дә шактый еллар. Өченче уллары Равилнең дә үз төзелеш компаниясе бар. Дүртенче уллары Фирдәвес Балтач районы авылы хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе. Ләйсирә белән Ясминәнең дә үз шөгыльләре – алар балалар тәрбияләү белән мәшгульләр. Җитмәүчелек үзәккә үтеп, бик авырлык белән үскән бу балалар тормышның аяусыз дәрьясында югалып калмаганнар, һәрберсе гаиләдә дә, хезмәттә дә үз урыннарын тапкан. Мохтаҗларга ярдәм итүне үзләренә максат итеп куйганнар. Иганәчелек белән шөгыльләнүне канына сеңдергән Фирдәвескә авыл халкы чиксез рәхмәтле. Кайчандыр авылда мәктәп, клуб эшләп торганда аларга беренче ярдәм кулы сузучы Фирдәвес булган. «Зиратка кирәк-ярак белән дә ул булыша. Чишмә белән Һади коесын да Фирдәвес ясатты. Бик кешелекле егет, авыл халкына да һәрдаим ярдәм итеп тора», – диләр аның турында авылдашлары. Бүген күрше күршене, туган туганны белмичә, малга табынып яшәгәндә, кече күңеллелеккә, кешелеклелеккә сокланырсың да, гаҗәпкә дә калырсың. Фирдәвеснең кылган изгелекләренең барысын да язасым килсә дә, ул рөхсәт бирмәгәч, яза алмадым. Күрәсең, «изгелек кыл да, суга сал, халык белмәсә, балык белер», дип яшәүне кулайрак күрә. Бу балалар артисттан да, табибтан да, укытучыдан да туган балалар түгел. Алар гап-гади кешедән – кешелекле кешедән туган балалар. Җир йөзендә дистәләгән еллар буена яшәп тә, күңеленә бернинди кер кундырмаган, олыны – олы, кечене – кече итә белүче, кирәк чакта ярдәм кулы сузучы, юатырлык сүзләр табучы, кайткан саен якты йөз белән каршы алучы туганыбыз – Мәферүзә апабыз булганга сөенеп яшибез. Аның белән саубуллашып, китәргә кузгалганда күзем, ирексездән, аның кулларына төште. Мин бала вакытымда бу кулларны ешрак кояшта янып каралган, нигә дә булса сыдырылып канаган, кышкы чатнама суыкта кое янында кер чайкап кызарган, күшеккән хәлдә күрә идем. Ун гаилә әгъзасының керләрен юа-юа агарып беткән ябык куллар бүген дә күз алдымда тора. Хәзер әз генә җыерчыкланып, юкарып киткән бу куллар ундүрт онык белән биш турунны сөя. Капка төбенә кадәр озата чыккач, Мәферүзә апа: «Сеңлем яшь вакыттагы авырлыклар онытыла икән ул, бүген олыгайган көнемдә рәхәт картлык кичерсәм дә, Фаил абыеңны сагынып еламаган бер көнем дә юк. Без бит бер-беребезне аңлап, бер-беребезне яратып, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тигез-тату яшәдек. Балаларым тәртипле, күңелем тыныч анысына, киленнәрем, кияүләрем дә, шөкер, берсеннән берсе игелекле, әмма барыбер абыеңны юксынам. Сыңар канат белән кагынып булмый, талпынып кына була икән шул. Сеңлем, Хак Тәгалә тигезлегеңнән аермасын, – дип, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп, – онытып бетермәгез, кайтыгыз», – дип торган туганың барында кайтмый калу мөмкинме соң.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы, Тырыш авылы

Комментарии