Бәла ерак йөрми…

1985 елның 2 мае, бәйрәм иртәсе. Капка төбенә колхозның “УАЗ”ы килеп туктады. Машинадан рәис Рафил Камалиев, йөртүче Райнур Сәмигуллин белән авыл клубы мөдире Фәйзелхак Гарифуллин килеп чыктылар. Исәнләшеп күрешкәч, беренче сүзләре шул булды: “Әйдә, киен, авыл клубына барыйк, 9 Май – Җиңү бәйрәме көненә лозунг, плакатлар язасы, ясыйсы бар”.

Башланган эшемне ярты юлда калдырып, ризалашып, алар белән киттем. Клубка кереп, иске лозунг-плакатларны барлап, калдырасыларын калдырып, яңа эшләнәчәкләренә рамалар ясап, ак, кызыл материалларга тарттырып, эшне башлап җибәрдем. Төшкә кадәр шунда маташканнан соң, кайтып, бәйрәм табынына әзерләнгән тәм-томнан сыйланып, башланган эшемне яңадан дәвам итәргә клубка киттем. Кичке бишләр тулып килгәндә, янгын чыкканын белдереп чаң каккан тавыш ишетелде. Клуб мөдире Фәйзелхак кереп: “Чаң кагалар, кайсыбызга янгын афәте килде икән”, – дип тышка чыгып йөгерде. Аның артыннан ук худрук Хәлим керде дә сәхнәгә минем яныма ук килеп: “Нишләп утырасың, өең яна ич”, – дип кычкырды. Ә мин телсез калдым, тәнем эсселе-суыклы булып китте, хәтта яза торган урынымнан тора алмыйм.

Шул арада Фәйзелхак белән Хәлим үземне култыклап урамга алып чыкты. Авылны яңгыратып суккан чаң тавышы астында чиләк, көянтә тоткан авыл халкы, яше-карты, бала-чага абына-сөртенә безнең якка таба чаба. Хәлсезләнеп, көчкә атлап юлымны дәвам итәм. Барысы да сүзсез генә миңа карап, янәшәмнән йөгереп үтә. Тыкрык башына җитүемә, өебезнең түр як тәрәзәләреннән аҗдаһадай ялкын телләре уйнавын күрдем, кара төтен күккә күтәрелә. Каршыдагы бер ел элек кенә кызыл кирпечтән салынган ике катлы йортым “мине коткарыгыз”, дигәндәй түшен киереп басып тора. Үзем дә кайтып килгәндә: “Яңа өемә генә капмаган булса ярар иде”, – дип тели-тели атладым.

Кайтып җитүемә иң беренче сүзем: “Балалар кайда?” – булды. “Су буенда”, – дигән җавап ишеттем. Исән калганнарына бик сөендем, бәлки, шул да егәр өстәгәндер, өем почмагы – веранда түбәсенә менеп җиткәнемне сизми дә калдым. Берничә кеше астан су биреп тора башлады. Инде өйнең түбә шифрлары кызып, кулны пешерерлек хәлгә килгән, су сибү белән пар бөркелә. Авыл халкына рәхмәтем зур: яңа өемне саклап калдылар.

1960 елда салынган бу өемнең түбә-түшәме, стеналары, абзар, мунча, өй эчендәге әйберләр, өс-башыбыз көлгә әйләнде.

Өйгә ничек ут кабуы турында авылыбызның имам-хатыйбы Сәлмән: “Янгын арт ягыгыздан чыкты, әле өеңә ерак иде, әгәр телефон эшләп, янгынчылар вакытында килсә, син янмый идең”, – диде.

Авыл халкына тагын бер кат рәхмәт әйтәсе килә. Акча да җыйдылар, кайсылары өс-баш киеме китерде. Иң авыр, онытылмаслык вакытлар иде бу.

Ә колхозыбыз, авылыбыз өчен Җиңү бәйрәменә плакатлар эшләп утыруыма карамастан, алардан ярдәм – 2 капчык бодай булды.

Әгәр өйдә булсам, алдан ук күреп алып, бәлки, йорт сакланыр иде.

Ахыргы сүзем шул: бу бәлане Ходаем беркемгә дә күрсәтмәсен.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Күңел сыкраганда

Ата-ана, бала, туган нигез… Бу сүзләрдән дә кадерле, газиз, аңлаешлы төшенчәләр бармы икән? Никадәр тирән мәгънә, җан авазы аларда. Әти-әнине югалткач кына, тирән кичерүебезне аңлыйбыз. Үзебез әти-әни булгач кына, бу кадерле кешеләрнең уй-кичерешләренә төшенәбез. Балаларыбыз туып, аларга яхшы булсын дип тырышып, борчылып йокысыз төннәр уздыргач кына, безне КЕШЕ итү өчен күпме көч куюларын, нинди авырлыклар кичерүен аңлыйбыз. Боларның барысын да аңлап өлгергәндә инде соң була. Әти-әниебез фани дөньядан күчкән, ә без балалар дип үзебез турында да онытып, бар гамәлне алар бәхете өчен башкаручы, янып-көеп яшәүче, гомер көзенә аяк атлаучы чал чәчле дәү әни, дәү әтиләргә әйләнгән булабыз.

Әти-әни үлеп, нигез туздырылгач, каберләрне зиярат кылырга кайткач утырып дога кылырга да нигезең булмаса, синең гомереңнең бәхетле, рәхәт мизгелләрен кичергән өең ишегалдын кычыткан, әрем, чүп үләне басса, йөрәктән кан тама, җанны әйтеп бетергесез сагыш били. Ачы сагыш күзләрне томалый. Йокысыз төннәрдә авылның һәр кешесен күз алдына китереп, балачак дусларны, сыйныфташларны, сөйгән яр, яшьлек дус-ишләрне бер күрү бәхетенә ирешүне өмет итеп төшләрдә күреп саташып, инде моның, бәлки, бу фани дөньяда тормышка ашмаслык хыял булуын тойган кешенең уй-кичерешләрен фәкать үзе шул хәлдә булганнар генә төшенә ала. Менә шул чакта инде күзләрдән ачы яшь ага, күңелдә шигырь туа.

Баласын көтә ана

Төн караңгы, дөм караңгы.

Тәрәзәдә ут яна.

Йоклый алмый, кайтыр диеп,

Баласын көтә ана.

Язлар үтә, җәйләр җитә,

Аннан килә көзләре.

Баласын көтеп ананың

Саргаядыр йөзләре.

Көз артыннан кышы килә

Гомерләр шулай үтә.

Йөзләрен сырлар бизидер

Баласын көтә-көтә.

Ана көтә, өмет өзми,

Айлар, еллар үтсә дә.

Узган көннәр анага бары

Сагыш алып килсә дә.

Көтә ана узган гомер

Картлык алып килсә дә.

Бер кайтмаса бер кайтыр дип,

Көтә ана баласын.

Бала гына таш бәгырьле

Аңламыйдыр анасын.

Көтми инде, арыган ана,

Көтми бүтән баласын.

Елый-елый соңгы юлга

Озата бала анасын.

Резидә РАШАТ. Әтнә районы

Күгәрчен

(Булган хәл)

Җиргә Ходай тарафыннан иңдерелгән барча кошлар да изге. Үз-үзен яклый алмаганнарны, безнең ярдәмгә мохтаҗларны рәнҗетергә хакыбыз юк. Кош халкы да бик сизгер: яхшылыгыңны, юмартлыгыңны сизеп алсалар, бик тиз кулга ияләшәләр.

Кешеләр арасында, йорт-җир тирәсендә яшәгәнгәме, күгәрченнәр бер дә курыкмыйча кунак булырга ярата.

Киң күңелле Зәйнәп апа йортына бер күгәрчен килеп йөри. Кош-корт ризыгыннан тыш, Зәйнәп апа тәм-томнан да өлеш чыгара. Күгәрчен һәр көн бер вакытта килә, гел бер урынга очып төшә, хәтта җилкәсенә утырып та, учыннан да ашый. Бер-берсенә тәмам күнегеп, шулай гөр-гөр гөрләшеп яшиләр.

Тагын да яшәгән булырлар иде, әгәр сабак бирүче бер вакыйга булмаса. Беркөн күгәрченкәй иртүк сыйланып киткән, төшке ашка бер көтү дусларын ияртеп килгән. Зәйнәп апаның «Китегез моннан, көш-көш”, – дип куып җибәрүе булган, тигез җирдә шундый каты егылган, хәтта кулы чыккан. «Бер уч ризык кызгандым бит, ә! Тар күңеллелегем өчен Ходай җәзасы инде бу!» – дип сызлана Зәйнәп апа. Җәзамы, юкмы икәнлеген бер Ходай үзе генә белә. Ә кошларны рәнҗетергә ярамый!

Әлфирә ГАЛИЕВА.

Аксубай районы.

Вөҗдан газабы

2008 елның җәе. Гүзәл Казаныма Мәскәү-Новосибирск поездында кайтып барам. Пласткартларда яшьләр шау-гөр килеп сөйләшә. Янымда әңгәмәдәшем булмаганга, мин алардан көнләшеп, уйга чумып барам.

Владимир өлкәсенең Муром шәһәреннән күрше пласткартка бер кеше килеп урнашты. Сөйләшеп кайту мөмкинлегеннән күңелем шатланды. Нигәдер, бу юлдашымның йөзе караңгы һәм кайгылы иде. Ул кыяфәте белән татарга охшаганлыктан: “Дустым, нигә моңсуладың, дөнья хәлләренә кайтыйк, – дип эндәштем. –Сөйләшеп кайтканда, юл да, вакыт та тиз уза”. Ә ул кулы белән күзен каплады. Бите буйлап яшь ага иде аның. Ир кешенең әрнеп елавы мине борчуга салды. Шулай да сүз ката алмадым. Бераз барганнан соң, ул сагышлы күзләрен миңа төбәде. Гүя киңәш, ярдәм көтә иде.

– Сезне нидер борчый булса кирәк, сөйләгез, кайгыны уртаклашырмын, бәлки, киңәшем дә ярдәм итеп куяр, – дидем.

Юлдашым авыр сулап:

– Мине авыр вөҗдан газабы азаплый, – диде дә ул барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп китте. – Мин Новосибирск өлкәсенең Татарск районының татарлар яши торган бистәсендә тудым. Татарча сөйләшеп, йолаларыбыз үтәлгән җирдә үстем. Аннан Сания исемле кыз белән тормыш корып җибәрдек. Әле яңа яши башлаган көннәребез. Беркөнне эштәге хезмәттәшемнең туган көнен билгеләп үттек. Билгеле, “яшел елан”ны да эчтек. Салган баштан шактый соңга калып өйгә кайттым. Моның өчен Саниям мине ярыйсы гына кыздырды. Мин гафу үтендем, бу хәлнең беренчесе һәм соңгысы буласын аңлаттым. Сүземә тугры булып, бүгенгесе көнгә кадәр спиртлы эчемлекләрне авызыма алганым юк. Әмма, бәхетсезлеккә, шул төнне хәләлем белән якынлык кылдым, ә ул исә авырга калган. Тугыз ай тиз үтте, икебезгә дә зур шатлык китереп, ир балабыз дөньяга килде. Аңа Ирек дип исем куштык.

Еллар үтә торды. Ирек тә буйга җитте. Менә шунда инде безнең тәрәзәсен кайгы җиле кага башлады. Улыбыз 16 яшеннән эчүчелек юлына басты. Аны эчмәскә үгетләп тә, ачуланып та, төрлечә дәвалап та карадык – файдасы гына булмады. Ирек исереп кайткан саен, бердәнбер улымның исерек булып тууына бары үземне гаепләдем. “Башка эчмим”, – дип елый-елый тәүбәләр иткәннең икенче көнне үк ләх булып кайтуы йөрәгемдә дәваланмас вөҗдан газабы тудырды. Ә яратып гомер иткән хатыным Сания Ирек кайгысыннан сырхау булып урынга егылды һәм күп тә үтми, икебезне калдырып, бакыйлыкка күчте.

Ирек армиядә Муром шәһәрчегенә эләкте. Ул шунда Сурия исемле кызына өйләнеп, яшәп калды. Бер малай белән кыз тудырдылар. Дөнья түгәрәк, яшәргә дә яшәргә, юк шул… Ирек эчкечелек баткаклыгына һаман саен бата барды. Киленем Суриядән елый-елый язган хатлар килә торды. Аларны алган саен вөҗдан газабым көчәя, тирәнәя барды. Беркөнне Суриядән йөрәк өзгеч хат килде. “Үземне тыя алмыйм, хурлыклы тормышта башка яшәргә теләмим”, – дигән язу калдырып, Ирек поезд астына ташланган. Ун ел инде оныкларыма ярдәм итәргә һәм Ирек улымның каберенә баш ияргә Муромга киләм. Кабер алдында улымнан исерек баштан яшәү биргәнем өчен гафу үтенәм. Әмма үземнең йөрәк ярам басылмый. Йөрәгем тибүдән туктаганчы, Аллам мине вөҗдан газабыннан коткармас инде.

Соңгы җөмләсен әйткәндә, әңгәмәдәшемнең күзендә кабат яшь иде. Мин дә аңа берни белән дә ярдәм итә алмадым. Юатырлык сүз табарга да мөмкин түгел иде шул.

Юлның калган өлешендә икебез дә исереклек дөньясына нәләт укыгандай сөйләшмичә кайттык. Башта авыр уйлар бөтерелде…

Илһам МИНДУБАЕВ.

шәһәре.

Үги ана, ятим бала

Үги ана яфраклары

Үсә су буйларында.

Күп ятимнәр язмышы

Чит әни кулларында.

Өй чатларында утыра

Кулын сузып ятимнәр.

Кайда йөри әниләре?

Кая киткән әниләр?

Үги ана яфрагына

Кагылып китте кулларым.

Шул ятимнәрне күргәчтен,

Ерак китә уйларым.

Бала бит ул – мәхәббәтнең

Көтеп алган җимеше.

Һич бәхетле була алмас

Бала ташлаган кеше.

Ятим бала, үги әни…

Бу сүзләрдән җан әрни.

Тудырып тәрбия кылса,

Менә шулар чын әни.

Сугыш та юк, ачлык та юк,

Кайда әти-әниләр?

Урамнарда көн итә

Ташлап киткән ятимнәр.

Ятимнәр хәлен аңлый

Миһербанлы аналар.

Үз сабыйлары янына

Аларны да алалар.

“Ятим бала”, “үги әни”

Бу сүзләрдән җан әрни.

Иркәләп үстергән кеше

Була алмый үги әни.

Ятимнәр дә үсеп җитәр:

Үзләре көн итәрләр.

“Күке”ләргә картлык килгәч,

Кемнән хөрмәт көтәрләр.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА.

Казан.

Рәнҗетмик адәмне

Рәнҗетелгән җаннар күп дөньяда,

Бар кеше дә яхшы була алмый.

Теге дөнья барын белсәк иде,

Бер кеше дә аннан кала алмый.

Юктан гына бер начар сүз әйтеп,

Туя алмыйсың шуңа үкенеп.

Дорфа, ямьсез сүзләр бик күп алар,

Кайчак куя алар “үтереп”.

Киңәшләшеп, дуслар, бергә яшик.

Вакытында бирик ярдәмне.

Кеше гомере бит ул шундый кыска,

Рәнҗетмәсәк иде адәмне.

Зөлфия ПЕТРОВА.

районы, Дүсмәт авылы.

Комментарии