«Милиция меня бережет»

«Милиция меня бережет»

Татарчасы: «Милиция мине саклый» булып чыга. Тормышта милиция дә кирәк, тик ул үзенә бирелгән кечкенә генә властьны дөрес итеп куллана белсә.

1982нче елда «Оргсинтез» берләшмәсе Коры Елга бистәсеннән 4 сутый җир бүлеп биргән иде. Без бу җирне бик теләп алып, кечкенә генә йорт салып куйдык. Авыл баласы булганга, җирдән аерыласы килми. Җәй көннәрендә гаиләбез белән шунда яшибез. Җылы йорт, электр белән газ, кечкенә генә мунчабыз бар. Оҗмах.

Ул елларда эш коралларын, урын-җирне, телевизор белән башка төр техниканы яз көне алып барабыз, көз ахырында алып кайтабыз. Чөнки кыш көне бакчаларда караклыклар башлана.

Олы киявемнең алтынчы маркалы «Жигули»е бар. Эшкә киткәнче, урын-җирләрне, эш коралларын, телевизорны машинага төяп, кайтырга чыктык. Коры Елгага кергәндә милиция посты бар. Авылда туып-үскән матур гына татар егете, урысча сөйләшеп, безне тоткарлады. Машинада нәрсә бар, барысын да протоколга кертеп, кул куярга куша. Без кул куймадык. «Иптәш сержант, ике чиләк балчыкны протоколга кертмәгәнсең», – дип әйтү ошамады. Бик зур караклар тоткан кебек, безнең машинаның руленә үзе утырды да, безне милиция бүлегенә алып китте. Болай кулларга богау салмады. Бүлектә инде безне капитан каршылады. Теге сержант язган протоколны безнең алда ертып ташлады. Ә без юлыбызны дәвам иттек.

Гомер иткәч, мич башында гына качып яшәп булмый. Яшәр өчен – ашарга, ашар өчен эшләргә кирәк. Бу кызыл погонлы «абзыйлар» белән күп тапкырлар очрашырга туры килде. Бик истә калганнарын гына язып үтәм.

Армиядән кайткач, 30 сум стипендия алып, 6 ай троллейбус йөртергә укыдым. Чын ир-егетләр эшли торган эш. Эшем үземә ошый. Эш көне иртәнге дүрттә яки биштә башлана. Совет заманы, урамда машиналар юк дип әйтерлек. Светофор тирәсендә юл төзүчеләр мәш килә. Шулар аркасында кызыл ут янганын күрми дә калдым. Погонлы «абый» сызгырта бит. Туктадым. Каршы эндәшү юк, чөнки үзеңә генә начар булачак. Правамны алып калды. Киров урамына борылган идем, абыемның яшь вакыттагы якын дусты Камил абыйны күреп алдым. Ул да милиционер. Аннан праваны кире кайтарырга ярдәм итүен сорадым. Булышырмын, дип калды. Икенче рейста теге погонлы «абый» миннән бер яртылык акча алып, праваны кире бирде. Бирдем инде. Артык акчам юк иде, чөнки 30 сум стипендия алып, әле эшли генә башлаган идем. Бу – алар белән иң беренче очрашу иде.

Икенче очрашу сентябрьнең караңгы төнендә булды. Троллейбус паркына кайтып барам. Воровская урамы чаты. Салонда да, урамда да бер кеше дә юк. Урам чатына керүгә, кызыл ут янды. Бер атна-ун көннән – повестка. «Кызыл утка кергәнсең, 10 сум штраф. Милиция күрми дип уйламагыз, барысын да күрәбез!» Түләдем инде.

Өченчесе: Пионер урамыннан Компрессорлар заводына таба барам. Март айлары. Юлда бозлавык. Кузгалып китүгә, кызыл ут янды. Зур, авыр машинаны бозлавыкта тиз генә туктатып булмый. Юлны аркылы чыгучы машиналарга ярты юлны капладым. Миңа юлны бушатырга кирәк иде, бушаттым. Каршы якта бу якка арты белән погонлы «абый» тора иде. Тагын штраф түләдем инде.

Шулай бервакыт Компрессорлар заводы ягыннан кайтып барам. Юл уртасыннан үз ходына хәрби «учебный» машина бара. Мин уңнан да, сулдан да уза алмыйм. Миңа бит «А» пунктыннан «Б» пунктына барып җитү өчен вакыт бирелә. Шул вакытны тотарга кирәк. Җай китереп, теге машинаны узып киттем. Азрак кыстым да булса кирәк. Теге машина мине куып җитеп, юлга аркылы басты. Тагын кайдандыр кызыл погонлы капитан килеп чыкты. Таныклыгымны алып, ГАИга «разборка»га җибәрделәр. Анда мине зур кызыл битле «внештатный» милиционерлар тыңлап та тормады. «Молодец, лихач, наказать на 3 месяца». 3 ай тагын кая барырга? Мине өйдә әти-әни көтеп тормый.

Инде гаиләле булдым. Хатыным да үзем кебек авыл баласы. Каравай тирәсендәге болыннардан печән җыеп, шуны хатынымның Әтнә районы, Иске Шимбер авылында яшәп ятучы әти-әниләренә кайтарырга чыктык. Дөбъяз янында туктатып, печәнгә документ сорадылар. Урам уртасында бушаттырып, сугыш ветераны булган 80 яшьлек карт елап басып калды. Без документ әзерләп кайтканчы, төнлә печән юкка чыккан иде.

Аннары Ельцин заманнары җитте. Халык бернәрсә дә аңламый. Велосипедка утырып, бакчага йөрибез. Велосипедта йөрергә дә права кирәк. Погонлы «абзый»ларны күрсәк, кая да булса качарга тырышабыз. Бервакытны авылдан сатарга дип ит китерделәр. Беразын белгән кешеләргә тараттык. Итне озак тотып булмый. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, кибет каршына чыгып утырдым. УАЗ машинасы белән, утларын, сиреналарын яндырып, милиция бүлегенә алып киттеләр. Аллаһы Тәгалә дә булыша алмады, арматурадан эшләнгән читлеккә исерекләр белән бергә ябып та куйдылар. Менә ниләр күрә кеше башлары. Милиция шулай итеп безне «саклый».

«Имәндә икән чикләвек», – дип әйтте ди бер кеше. Әле болары чәчәкләре генә булган. Берсендә 3 айлык эш хакын 8 март тирәсендә бирделәр. Бер маршруттан икенчесенә күчкәндә, автобуска йөгереп барып утырасы идем, «не так бежишь» дип, 2 «откормленный» милиционер сөйрәп төшерде. 3 айлык акчамны алып калып, кайтарып җибәрделәр. «3 айлык хезмәт хакы бит ул», – дип әйтеп карыйм, зәңгәр күзле сержант «докажи» ди. Миңа протокол төзегәндә, берәүнең кулын артка каерып, түшәмнән асылынып торган чылбырга богаулап куйдылар. «Нигә болай кешене азаплыйсыз?» – дигәч, бу йортка без хуҗа, нәрсә эшләсәк тә, закон безнең якта, диделәр. Карак синең бер әйбереңне алып чыгып китә, ә менә милициягә эләксәңме?

Тагын бер очрашу истә калган. Өйгә кайтырга куркыныч була башлады. Каян килеп чыгарлар икән бу погонлы бәндәләр, дип кот алына. Аларга бит 10ар кешене тотып алып кайтырга дип команда бирелә торган булган. Күрше йортта яшәүче бергә эшләгән хатын белән кайтып киләбез. Ул мине подъездга кадәр озатып куйды. Милиция-мазар күренмәде. Подъездга кереп, лифт төймәсенә басуым булды, 1нче белән 2нче кат арасыннан 1 метр да 80 сантиметр буйлы кызыл погонлы икәү килеп бәйләнде. Кулларны каерып, милиция бүлегенә сөйри башлаганнар иде, рәхмәт күрше подъездда яшәүче хатынга, эте белән прогулкага чыгып килә иде. «Аны кая өстерисез?» – дип тавыш чыгарды. Бу кешеләрне адәмнәр дип әйтергә дә чирканыч.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии