- 24.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №19 (19 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ватан сугышына карата төрле фикер, дәлилләр барлыкка килде, хәтта бу сугышны Советлар Союзы башлаган дигән караш та бар. Псевдотарихчылар нинди генә уйдырма, дәлилләр китермәсен, Ватан сугышында миллионлаган корбан биреп, җиңеп чыгуыбызны бернәрсә, беркем инкарь итә алмый.
Әмма иң кызганычы – татар халкы каһарманнары әле дә булса ачыкланып бетмәгән. Халкыбызның дистәләрчә батыр уллары Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып та, бу бөек исемне алмаган: каһарманлыкны руска, грузинга биргәннәр. Рейхстагка беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаучы Заһитов – моның ачык бер мисалы.
Мирзасалих белән Казаннан Азнакайга кайтканда, автобуста таныштык. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилее турында сөйләшеп киттек. Юлдашымның сугыш темасы буенча белемле икәнен аңлап алдым. Ул Санкт-Петербургта һәм Бөек Новгородта булуы, әтисенә кагылышлы материаллар һәм документлар эзләве хакында әйтте. Әтисе Габделбәр Ситдыйковның, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып та, ниндидер явыз, мәкерле кешеләр аркасында каһарманлык исеме ала алмавы турында сөйләде.
– Татарның бүген 161 каһарманы бар, 162нчесе әти булырга тиеш иде дә, кызганыч, барып чыкмады, – диде.
Сөйләшә торгач, Азнакайга кайтып җиткәнне сизми дә калдык. Автобустан төшкәч, Мирзасалих үзенең Октябрьск каласында яшәвен, ә чыгышы буенча Тымытык-Куштирәк авылларыннан икәнен әйтте. Аерылыр алдыннан үзенең минем янга килеп чыгачагын искәртте һәм әтисенең фаҗигале тарихын сөйләп бирергә вәгъдә итте.
Юлдашым озак көттермәде. Вәгъдәсен үтәде – килде. Әтисенең булган бар документын өстәлгә җәеп салды.
Видеокассетага, дәлил булсын дип, үзенең сөйләвен дә яздырып алып килгән. Ул бер тапкыр инсульт кичереп, чак кына үлемнән калуы һәм кайбер мәкерле кешеләрнең аңа карата явыз ният белән йөрүләрен аңлатты.
– Алай-болай була калса, дөрес хакыйкать беленергә тиеш дип яздырдым, – диде ул көрсенеп. – Улыма үтерү белән янагач, күтәрә алмадым, инсульт булды. Туган авылымда Мирзасалих үлгән дип хәбәр тараттылар һәм өйне дә үзләштерү чигенә барып җиттеләр.
Бик озак – төн буе утырдык аның белән.
– Үзем Октябрьск шәһәрендә “Живи земля” дигән эзләнү отряды әгъзасы, – диде Мирзасалих. – Безнең отрядның башлыгы – Бүләк авылыннан (Азнакай районы) иң якын дустым Равил Әкрәм улы Кашапов. Ел саен диярлек, иганәчеләр табып, 30лап егет-кыз белән Петербургка барабыз һәм “Долина памяти” экспедициясенә кушылабыз. Каты сугышлар булган Волхов, Новгород җирләрендә хәбәрсез югалган һәм күмелмәгән солдатларны эзлибез. Аларның сөякләрен табып, туганнар каберлегенә илтеп күмүдә катнашабыз. Мин Волхов фронтында катнашкан әткәйнең полкташларының (заманында “власовчылар” дип яманаты чыккан дивизия) сөякләрен күмүдә катнаштым. Бөек Новгород, Мясной Бор, Чудово шәһәрендә һәм Синявская Слобода дигән урыннарда булырга туры килде. Әтием исән булса: “Дөрес яшисең”, – дип әйтер иде. Ике меңнән артык солдат сөякләрен күмүдә катнаштым.
Ул киткәч, ике сәгатьлек видеоязмасын карыйм. Мирзасалихның һәм әтисенең язмышы бу язмага гына сыярлык түгел, бер роман язарлык. Язмада аның сөйләгәннәре йөрәгеннән әрнеп-саркып чыга һәм һәрбер туганына исеме белән (әнисе ягыннан) мөрәҗәгать итә, аларның явызлыкларын, кабахәтлекләрен фаш итә.
Кулымда кызылармеец билеты. Габделбәр Сабир улы Ситдыйков 1922 елда Тымытык районы (хәзерге Азнакай) Күктәкә авылында туган. Паспортының русча язылган битенә милләте “татарин”, ә башкортчасына “башкорт” дип язылган. Күрәсең, татарны башкортлаштыру шул елларда ук башланган. Сугышка 1941 елның 25 июнендә алынган.
Кемерово пехота училищесында укый башлыйлар. Фронттан көн саен бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр килә: безнекеләр чигенә һәм җиңелә. Тизләтелгән курсларда укытып, сержант Габделбәрне Волхов фронтына җибәрәләр. Белгечлеге – разведчик-минер. Иң куркыныч һәм җаваплы операцияләрдә катнашырга туры килә аңа. Өстәвенә, генерал-лейтенант Власов армиясен ташлап кача.
Габделбәр 59нчы аерым разведка ротасына эләгә. Бу подразделение дошман тылында диверсияләр үткәрә һәм фронтның иң куркыныч урыннарына разведкага бара.
Габделбәр Ситдыйковның каһарманлык эшләгәнгә кадәр булган бер сугыш мизгелен сурәтләп китү алда барган вакыйгаларга төшенергә ярдәм итәр.
– 1944 ел. Яңа елның беренче көне – 1 гыйнвар. Чираттагы разведкадан кайтабыз. Урман кырыенда кечкенә бер авыл, көн бик салкын, берәр өйгә кереп җылынырга булдык. Авылга барып җиткәнче, засадага эләктек: бер өй түбәсеннән пулеметтан ата башладылар. Мин һәм 20гә якын разведчик-сугышчы ап-ак кар өстенә егылдык, берәүгә дә пуля тимәде. Шул вакыт дошман ягыннан русча: “Командир, ко мне!” – дигән тавыш ишетелде. Мин, взвод командиры буларак, кесәләргә граната тыгып, иптәшләрем белән киңәшеп, ни булса да булыр дип, өй янына киттем. Исәп: якынрак килеп, пулеметны юк итү. Пулемет атудан туктады. Нигездә, ул читкә аткан булган, безнең яктан үлүчеләр булмавы шуның белән аңлатыла. Яныма килделәр. Русча сөйләшә торганы, күрәсең, югарырак чинда булгандыр: мине читкә алып китте. Бер кул белән кесәдәге гранатаны тотам. Алар икәү генә качып калган солдатлар булып чыкты. Өлкәненең сөйләвенә караганда, сугышка кадәр Русиядә яшәгән, русчага шунда өйрәнгән. Сугышның тиздән СССР файдасына бетәчәген әйтте фриц. Ул шундый шарт куйды: үзен әсир итеп безнең якка алып чыгарга һәм штабка тапшырырга.
Ул кайтканда үзе турында күп сөйләде. Коммунист икән. Разведчик-диверсантлар мәктәбен тәмамлаган һәм уңайлы очракта безнекеләр ягына чыгарга уйлаган. Безнең штабтагыларның барысына да ышанмаска кушты, офицерлар арасында немец агентлары булуын искәртте, хәтта кемнәр икәнен күрсәтергә дә вәгъдә бирде.
Шул ук көнне алардан сорау алдылар: бичара калтырап тора. Русча яхшы белгәнлектән, тәрҗемәче кирәк булмады. Барысын да сөйли фриц, ә үзе миңа карап-карап ала. Аның нәрсәдер әйтергә теләгәнен аңлап алдым. Уң кулының баш бармагын селкетә һәм сорау алуда катнашкан өч офицерга юнәлдерә. Димәк, алар немец агентлары, ләкин ныклап ачыкламыйча, командованиега җиткерергә ашыкмадым. Үземне юк итүләреннән дә шикләндем. Үзенең коммунист булуын әйткәнме-юкмы, миңа билгесез калды. Безнең штабта өч немец агенты булуы ачыкланды, ләкин шуларның икесен генә гаепли алдылар. Ленинград блокадасы өзелде, дошманны куа башладык, – ди ул 1965 елда язган истәлегендә.
Габделбәр Сабир улы Ситдыйковның каһарманлыгы нәрсәдә соң? Архив материаллары һәм Подберезье мәктәбе эзтабарларының кыскача язмасы буенча әлеге манзара күз алдына болай килә.
Волхов фронты. 2нче СД 59нчы аерым разведка ротасының беренче взводы. 5 февраль. 1944 ел. Чираттагы разведкадан кайтканда, Габделбәр Ситдыйков взводы дошман батальонына юлыга. Полкка кайтып җитәргә 5-6 чакрым ара калган, кич якынлаша. Гитлерчылар безнекеләр урнашкан урынны белеп, кинәт кенә һөҗүм ясап, полкны тар-мар итү максатын куйган. Ленинград блокадасы өзелгәч, көтелмәгән хәл була ул. Фашистлар арттан килүче разведчикларны сизми, һөҗүмгә әзерләнү өчен бер үзәнлеккә туктый. Дошманның укчы батальонында ике танк та бар. Өлкән сержант карамагында 10 разведчик, танкка каршы ата торган пулемет, барысында да автомат, граната һәм рация була. Габделбәр Ситдыйков тиз арада полкка хәбәр итәргә һәм якынлашып килүче фашистларга каршы тору өчен тревога күтәрергә кирәклеген аңлый. Кызганыч, рация сафтан чыккан була. Габделбәр 2 разведчикны үзебезнең полкка хәбәр итәргә җибәрә. Дошман, күрәсең, һөҗүмне иртәнге якта үткәрергә планлаштырган була, алар ягында тынлык урнаша.
Ситдыйков калган 8 разведчикны дүрт позициягә урнаштыра, дошманның чолганышта калганын күрсәтү өчен эшләнә бу хәйлә. Ике-өч сәгатьтән соң безнең 2 разведчик әйләнеп кайта. Полк командирының дошманны 15 минутка булса да тоткарлау кирәклеген искәрткән боерыгын тапшыралар. Безнең разведчикларның һәрберсенең ату ноктасы булдырыла һәм алар дошманга якынрак килә. Габделбәрнең үзендә танкка каршы ата торган пулемет. Фашистларның төнге каравылы безнең разведчиклар хәрәкәтен сизеп ала һәм тревога күтәрә. Тиз арада дошман батальоны дүрт позициягә тезелә, бу безнекеләр өчен бик уңайлы булып чыга. Беренче булып өлкән сержант танкларны сафтан чыгара, төрле яктан дошманны утка тоту башлана. Озак та үтми, безнең полк артиллериясе “телгә килә”. Разведчиклар позициясе бик уңайлы булганлыктан, үлүчеләр, яраланучылар булмый. Ә дошманның 200гә якын солдаты юк ителә. Немецларның гәүдәләрен саныйлар, дивизия штабыннан килгән офицерлар разведчикларның һәм өлкән сержантның исем-фамилиясен язып алалар. Искиткеч зур батырлык эшләнә: разведчиклар дошманның тулы бер батальонының яртысын юк итә. Габделбәр Ситдыйков бу уңайдан түбәндәгеләрне яза:
– Икенче көнне полкта безнең турыда гына сөйләделәр. Дивизия штабыннан килгән офицерлар китмәгән, ниндидер документлар әзерлиләр, безне бүләкләргә рапорт язалар, күрәсең. Полк командиры мине Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп рапорт язуы турында искәртте, ләкин күп сөйләнеп йөрергә кушмады. Партиягә алдылар. Безнең взвод тулыландырылды һәм Сараевода калдык. Кичке якта тревога булды: авыл читендәге урманга ташландык һәм кинәт кенә арттан пулялар сызгыра башлады. Миңа пуля тиеп, кар өстенә егылдым. Исән калдым, аңымны югалтмадым. Ленинградка госпитальгә салдылар. Пуля йөрәк астыннан үткән. Операция ясадылар, госпитальдә 20 көн яттым. 1944 елның 1 мартында Кызыл Йолдыз ордены тапшырдылар.
Госпитальдә ятканда штабта немец офицерыннан сорау алган вакыт искә төште һәм ул күрсәткән офицерларның соңгы көннәрдә минем тирәдә бөтерелүенә гаҗәпләндем. Ялган тревога – арттан миңа ату, калган 8 иптәшемнең шул вакытта үтерелүе. Немец агентларының штабта утыруына һәм аларның эше икәненә тулысынча инандым. Бу каһарманлык киләчәк тормышымның бер тәмугка әйләнүенә сәбәп булды. Госпитальдән чыккач, үтерелгән 19-20 яшьлек немец солдатларының, разведчикларның үле гәүдәләре, мондагы хыянәт искә төшеп, үземне атып үтерү чигенә җиттем. Ләкин ихтыяр көчем җитмәде: авылдагы әни һәм туганнар, дуслар күз алдына килеп басты. Нигә әле мин үләргә тиеш?!
Сугышның соңгы елларында Габделбәр Ленинградта хезмәт итә. Сугыш беткәч, Ленинград хәрби округында калдырыла һәм 1947 ел башларында туган авылына әйләнеп кайта. Ленинградта чакта су асты көймәсе капитаны Советлар Союзы Герое Александр Иванович Маренецко белән танышалар һәм гомерләренең соңгы көннәренә кадәр иң якын дуслар булалар. Бүген С.Петербургта А.И.Маренецко музее бар. Бу каһарман да сугыштан соң эзәрлекләүгә дучар була. Югыйсә ул немецларның иң зур кораблен юкка чыгара, дошманның 12 меңгә якын диңгезчесен һәм офицерын батыра. Корабльне торпедалауга әмер булмаганлыкта гаеплиләр аны. Тик дөреслек җиңеп чыга. Шәхсән Президент Б.Н.Ельцин ярдәмендә А.И.Маренецко Советлар Союзы Герое исемен ала.
Габделбәрнең кайтуына әтисе Сабир карт Тымытыктан Куштирәк авылына күчеп утырган була. Әтисе беренче Бөтендөнья сугышында Австриядә әсирлектә була, 1918 елда гына кайтаралар, анда хатыны кала.
Ситдыйков авылга кайткач, Куштирәк җидееллык мәктәбендә военрук булып эшли, өйләнә, ләкин хатыны белән 3 айдан аерылышалар. Мирзасалих Ситдыйков видеоязмасында менә ни ди: – Әти тол калган хатыннарны, кызларны ничек тә үзенә каратырга тырышкан. Мәрхүм үзе сөйли иде. Нәтиҗәдә, авылның иң азгын чибәре – күп ирләрнең сөяркәсе Фархурый кармагына эләккән. Әтинең күкрәгендә Кызыл Йолдыз ордены, өс-баш та яхшы, бабайның да байлыгы җитәрлек. (Мирзасалих минем белән сөйләшкәндә һәм язмасында да Фархурыйны, үз әнисе булуга карамастан, бер мәртәбә дә “әни” дип әйтмәде, ни өчен икәнен соңрак аңларсыз – авт.). Фархурый Габделбәргә кияүгә чыкканда ике яшьлек баласы булуын әйтми. Бала башка авылда әбисендә үсә. Тормыш корып җибәрәләр, Фархурый бик хәйләкәр һәм икейөзле хатын була. Ирләр белән типтерүен дәвам итә. Районның кайбер түрәләре, авыл җитәкчеләре дә аның кулында була. Үзе башлангыч мәктәптә укыта. Сигез айдан балалары туа, 1951 елда мин дөньяга килгәнмен, абый белән яшь аермасы бер ел гына.
Берничә елдан соң Фархурыйның олы малаен да үзебезгә алып кайттылар. Үз әнием булуга карамастан, Фархурый мине кече яшьтән үк яратмады, күралмады. Әтине дә хөрмәт итмәде, санга сукмады, аңа бары тик байлыгы, исеме өчен генә кияүгә чыгуын әйтте.
Гомерем буена Фархурыйга нәфрәт белән үстем, үзе безне шул дәрәҗәгә җиткерде. Миннән ничек тә арынырга, юк итәргә тырышты, өлкән улларын миңа каршы котыртты. Өйдәге бөтен эш миңа йөкләнде, малайлары бернәрсә эшләмичә, тәмле ашап кына үстеләр. 1969 елны әти ссуда алгач (1500 сум), авылда бердәнбер кирпеч өй сала башладык. Беркөнне ишегалдына ике кеше килеп керде, таныш түгелләр. Фамилиясен бутап, әтине сорыйлар. Бездә андый кешенең юклыгын әйткәч, чыгып киттеләр. Шикләнә төштем. Авылда чит кешеләр йөрүе, әтине сораштырулары мине куркуга салды, чөнки әти үзенең сугыштагы тарихын сөйләгән иде. Немец агентларының да исән булуы турында әйтеп куйган иде. Мин балигъ булып киләм, тиздән 18 яшь тула, мондый нәрсәләрне генә аңларлык. Озак та үтми болар тагын килеп керде, мин уйлап-нитеп тормадым, мунчада ләүкә астына яшереп куелган кече калибрлы винтовканы алып чыгып, тегеләргә: “Руки вверх!” – дип кычкырдым. Болар русча сөйләшә, кычкырып көлгән булып: “Дурак что ли?” – дип чыгып киттеләр.
Кичтән цемент измәсе ясап нигезне салдык та, ишекләрне бикләп, мылтыкларны алып, утны сүндермичә йокларга яттык. Үзебезне сакларга булдык, чиратлап йоклыйбыз. Иртән торып чыгуга ике ишек тә ачык (Фархурый ачып куйган), яңа салынган нигез өстендә зур аяк киеме эзләре, димәк, тегеләр тагын килгән.
Мин ул елны Бәләбәй каласындагы техникумга укырга кергән идем. Укыттырмадылар. Фархурыйның олы малае барып, минем өстән әллә нинди уйдырмалар язып кайткан.
Икенче көнне өйдә үзем генә, теге ике кеше килеп кереп, пистолет белән куркытып: “Жаль, еще сопляк”, – дип чыгып киттеләр. Соңыннан билгеле булганча, Бакалы хәрби комиссариатында әтине сорап килүче бер подполковникның да булуын белдек.
Армиядә хезмәт итеп кайттым, Себердә акча эшләдем. Казан химия-технология институтын тәмамлап, “Тасма”да эшләдем.
1973 елны әтине кыйнап үтерделәр. Мин Азнакайда эшлим, сменаны бетереп кайтсам, авып китә яздым. Әтине күмәргә йөриләр, бернинди рәсми кешеләр дә, табиб чакырту да юк, ашыгалар. Миңа Фархурый: “Әтиеңнең йөрәге туктады, инфаркт булды”, – дип белдерә. Әтине юалар, мине кертмиләр, шулай да юып бетергәч, соңгы мәртәбә әтине фотога төшереп кала алдым, башы бәйләнгән, йөзенең бер ягы гына күренә. Мин шундук әтинең кемнәр кулыннан үткәнен аңладым. Димәк, киләчәктә чират минеке. Әтине бер көн эчендә тавыш-тынсыз күмеп куйдылар. Фархурыйның максаты – Ситдыйковлар нәселен корытып, кирпеч өйне һәм булган байлыкны үзләштерү. Әти өйне минем исемгә язып калдырырга өлгергән иде. 1500 сум ссуданы, берүзем эшләп, 3-4 айда түләп бетердем. Бу вакыйгалардан соң 4-5 мәртәбә мине үтерергә тырыштылар, Аллам саклады.
Теге вакытта авылга килеп әтине үтерергә йөргән кешеләрнең дә, Самара өлкәсенең Келәүле станциясеннән килеп, Бөгелмәдә кирпеч заводында эшләүче отставкадагы подполковник ярдәмчеләре икәнен белдем. Хәрби комиссариатта сорап йөрүче подполковник үзе булган. Әтине өй салган чорда, Бөгелмәгә кирпечкә баргач күреп калган була. Шуларның берсе 1992 елда Бөгелмә автовокзалында очрады һәм миңа барысын да сөйләп бирде. “Бәхетең бар икән”, – диде. Алар мине һәрвакыт танып, күзәтеп йөргәннәр, әти үлгәч тимәгәннәр.
Подполковник – сугыш вакытында штабта эшләгән офицер, әтине белгән. Димәк, ул дошман агентларының берсе булгандыр дип фаразларга кала.
1969 елны әти Ленинградка барырга йөрде, аңа бирелгән каһарман исемен алырга кирәк иде. Юлга акча таба алмадык. Баруның да файдасы булмас иде, чөнки Бакалы хәрби комиссариатыннан бирелгән характеристика бу гамәлгә каршы килерлек иде. Хәрби комиссар Фархурыйның әтисе иде, Ленинград хәрби округ штабыннан запрос булган, шундый характеристика җибәргәннәр, әти үзе дә белми калган. Архивта да әтигә карата күп кенә компроматлар күрсәттеләр. Анда утыручы подполковник аптырап, шулкадәр явыз, мәкерле кешеләрнең булуына шаккатты.
1991 елның 4 октябрендә Ленинград хәрби округыннан хәрби вәкилләр килә һәм Азнакай хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән Куштирәк авылына баралар. Клубка авыл халкын җыялар һәм әтинең Советлар Союзы Герое исеменә лаек булуы һәм батырлыгы турында сөйлиләр. Монда да Фархурый, туганнары, дуслары өстен чыга. Әтине бөтенләй бетереп, җенси яктан тотнаксыз, әхлакый яктан таркалган дип бәяләмә әмәлләп бирәләр. Әтине белүчеләрнең күбесе исән булмый.
– Бик күп архивларда, хәрби комиссариатларда булдым, аның турында күп документлар юкка чыгарылган булып чыкты. Бу хакыйкатьне, дөреслекне ничек кайтарырга да белмим. Газетада булса да укып белсеннәр иде, сез, зинһар, языгыз әле, – дип сүзен тәмамлады Мирзасалих. 1991 елда Подберезье авылы янында күмелгән немец солдатларының сөякләрен (425 кеше) Германиягә чыгарырга рөхсәт бирәләр. Бу эшне Ленинград һәм Бөек Новгород комендатурасы хезмәткәрләре оештыра. Телевидениенең ОРТ программасында күрсәтелә. Немецлар бу батырлыкны эшләүчеләрнең язмышлары белән кызыксыналар. Мирзасалихның әтисе һәм улы исән булуы турында да әйтәләр, хәзер инде бу сер булып сакланмый.
Менә шундый язмышлы каһарман фронт кырларында зур батырлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исемен ала алмыйча, авылында явызлар кулыннан вафат була.
Роберт ЗАРИПОВ.
Азнакай районы.
Комментарии