- 24.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №16 (19 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Габделхәй Салиховның 1нче март санында («БГ» №9, 2017) басылып чыккан «Баһау хыялы» дигән язмасын укыдым да, үткәннәрдәге хыяллар искә төште. Сугыш чоры балалары, дип, күпме генә язсак та, күпме генә сөйләшсәк тә, ул чор – ачылып бетмәгән тарих дип уйлыйм. Ачылып бетмәс тә инде ул. Вакыт үткән, сугыш беткән. Ул чорда яшәгәннәрнең күбесе инде юк, калганнары да беркемгә кирәкми.
Мин үзем дә сугыш чоры баласы. Әти өч балалы гаиләсен (абый белән апа һәм мин, миңа 2 яшь кенә булган) Урта Азиядән авылга кайтарган да, икенче көнне сугышка чыгып киткән. 1964???????нче елның кышында кайтты ул.
Габделхәй, сезнең әтиегезнең кайта алмавы бик жәл. Сәбәбе нинди генә булмасын, әтисез калу бик авыр хәл. Халыкта бер мәкаль бар: ир бирмәк – җан бирмәк. Ирсез калу бик авыр булмаса, аны шулай димәсләр иде инде. Әтиләр исән кайтты дип тә бик шатланырга туры килмәде. Аларның кайсы кайтып кына үлде. Өенә кайтып үлсә дә, әтиләре кайтты саналды. Исәннәре дә кайсысы – кулсыз, кайсысы – аяксыз, күзсез. Тәннәрендә немец ядрәсе йөртеп, гомер буена сызланып көн итүчеләр аз булдымы? Әтиләр кайтышка берәүне дә байлык көтеп тормады. Сөяккә калган балалар каршы алды аларны. Аннан соң да гомер буе колхозга бушка бил бөгүне дәвам иттеләр. Ашау һаман да шул көздән калган черек бәрәңге, алабута булды. Аннары бәрәңгегә кушып кабак пешерә башладылар. Иртән – табага каплап пешергән кабак, көндезгә – чуенда бәрәңге белән пешкән кабак, кичкә – кәбестә, булса бер чеметем ярма салалар иде. Менә шулай чордаш, әтиләре кайтып та, шуны ашап яшәделәр. Булгандыр, без ашаганны этләре дә ашамаган гаиләләр дә булгандыр.
Ә салымнар, заемнарга килгәндә, аны бөтен авыл түләде. Әле дә исемдә – әни май атлады да, сөт җыючы Хәят апаңа илтеп кайт, дип җибәрде. Салымын түлисең, ә секретарьлар: «Әле фәлән налогың түләнмәгән», – дип утыра. Авыл халкының күбесе хәреф тә таный белми, бөтен булган кәгазен алып килә. Секретарь карый да: «Түләмәгән шул. Бар, бер ярты алып кил, налогыңны түләгән дип язарбыз», – дип, аракыга җибәрә. Шулай итеп, инде болай да түләнгән налогың өчен тагын аракы да тиеш булып чыгасың. Салымыңны түләп, кайтып кына ятасың, тагын фәлән түләвең бар, дип, кабат кәнсәләргә чакырталар. Шулай чакыртып торулардан тәмам йөдәгән Хәйбуллин Закир бабай кәнсәләргә мендәрен күтәреп килә: «Монда гына ятыйм. Чакыртасы булсагыз, уятып кына сорарсыз». Ул бабайның җимеш бакчасы бар иде, шуңа салым салып җәфаладылар.
Сугыштан кайткан яшь ирләр гаилә корып, балалар туа башлый. Яшьрәк гаиләләрдә дә балалар саны җиде-сигезгә җитә. Аларны ашатырга да кирәк бит әле. Халык бәрәңге бакчасының бер почмагына 1-2 сутый арыш чәчә. Барыбер тамак икмәккә туймый. Ул чорның баласы нәрсә таба – шуны каба иде. Кием-салымны әйтәсе дә юк. Бер бишмәт ничә баланы үстерергә җитте.
Хәзер генә ул балалар бик нәзберек булып үсә. Палас җәйгән идәнгә дә яланаяк басарга ярамый. Ә без, бер-ике түмгәк кардан арынуга, яланаяк чаба башлый идек. Көзге кырауларга кадәр яланаяк булдык. Әмма бик күңелле үстек. Төрле уеннар уйный идек. Анысы, алай күп уйнарга туры килмәде, безне бик иртә эшкә җиктеләр. Әтиле булсак та, яшьли эш белән үстек. Безгә ул вакытта спорт та шул булган инде.
Габделхәй чордаш тагын 25-30 ел эчендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына бирелгән бүләкләр турында сүз кузгата. Авылларга төргәге белән «кара мөһерле» кәгазьләр килгәндә, алар качып та, акча түләп тә калмаган бит, сугышка дип чыгып киткәннәр. Үзләренең ут эченә барасын белеп киткәннәр. Поезд кая алып бара: Германиягәме, Япониягәме, билгесез булган. Бәхетләренә, ярый барып җитә алмаганнар, сугыш беткән. Аларга, курыкмыйча, сугышка дип өйләреннән чыгып китә алган өчен генә дә бирерсең ул бүләкләрне.
Хәзерге яшьләр бер еллык хезмәткә бармас өчен дә төрле сәбәпләр табалар.
Габделхәй, сезнең һәм башкаларның әтиләре яу кырында үлеп калган, алар илне, сезне һәм безне саклау өчен гомерләрен биргән, рәхмәт аларга, урыннары җәннәттә булсын.
Республикада чыгып килүче бер газетада шушы тема күтәрелгән иде. Анда да, ул акча әтиләре сугышта үлеп калып, үзе сугыш чорында үскән балаларга гына бирелергә тиеш, диелгән. Бу ыгы-зыгыны мин «Эрләмәгән, сукмаган, менә сиңа күлмәклек», дигән гыйбарә белән тиңлим.
Әле бирергә дип уйламаган бу акчаларны миңа да бирә калсалар (минем әти сугыштан исән кайтты), мин аны ай саен сезгә биреп барачакмын. Минем адресымны редакциядән алырсыз.
Шушы урында саубуллашам, язсаң, язар сүзләр бик күп ул.
Илһам ХАТЫЙПОВ,
Усаклык бистәсе

Комментарии