- 24.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №16 (19 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин авылдан 16 яшемдә чыгып китеп, читтә яшәвемә бер дә үкенмим.
Исемемне язмасам да, минем йөрәккә яра салучылар аңларлар – мәктәп чорындагы вакыйгаларны язам. Мин ишле гаиләдә үстем, әтием, бабам дини кешеләр иде, бабам мулла булды. Бик гадел, Коръәнчә яшәүчеләр дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Урлашу, алдашу бөтенләй юк иде безнең гаиләдә. Гаиләдә генә түгел, нәселдә дә булмады. Әни бик ачуы килгәндә әтигә: «Әй Ходаем, бу кадәр дә туры кеше булыр икән!» – дип әйтә торган иде. Бала чакта, 6-7 классларда укыганда ындыр табагына эшкә йөри идек, тотылудан курыкмыйча, бөтенесе дә борчак алалар, минем курыкканны күреп, алырга үгетлиләр иде. Берсендә мин дә алдым, аннары әти алып кайткан борчагымны кире илттерде. «Бөтен кеше урлашса да, син урлама. Безгә килешми ул», – дип, бик каты ачуланды да әле.
Сүзем читкә китте бугай. Мин классташларым турында язмакчы идем бит. Безнең класста укытучы балалары, аз гына әйбәтрәк киенеп йөрүчеләр, классны икегә бүлеп, бездән аерым йөриләр иде. Без яшәгән урам җимерек күпернең икенче ягында. Хәтта урамыбызга да «Кәкре урам» дип кушамат тактылар. Мин үзем бәләкәйдән спорт яраттым, төрле түгәрәкләргә йөрдем. Әмма тегеләр һәрвакыт безне кимсетергә тырышалар иде. Аптырагач: «Кәкре урам кешеләре сезгә нинди начарлык эшләде, ник классны икегә бүләсез?» – дип сорый торган идем. Класс җитәкчебез урыс кешесе иде, соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң ул миңа: «Син бик туры кеше. Алдагы тормышыңда авыр булачак сиңа», – диде. Дөрес әйткән икән ул. Мин сәүдә өлкәсендә нибары 8 ел эшләдем, анда да кибет мөдире шул сүзне әйтте: «Артык гадел булып, син сәүдәдә эшли алмыйсың, син кирәгеннән артык туры», – диде. Бу эштән киттем, аннан сәүдәгә бөтенләй дә әйләнеп карамадым. Искергән, сасыган товар сатуны гомумән дә булдыра алмый идем.
Ә йөрәгемдәге яра әле дә саклана. Мәктәптә соңгы аралашу көнендә кочаклашып, елашып аерылдык. 10 елдан соң очрашу кичәсенә җыелырга сөйләштек. Мин исә: «Алла боерса, сез дә мине бүтән күрмәячәксез, мин дә сезне», – дидем. Интернеттагы сәхифәләремдә дә үз исемемне үзгәртеп яздым. Читтә гомер итеп яши бирәм. Хәзерге дусларым гаделлегемне бәяли торган кешеләр. Мәктәп чорында үзешчән сәнгатьтә безне – Кәкре урам балаларын аерым номер белән чыгыш ясатмыйлар иде. Ә мин сәхнәне ярата идем. 30 елдан соң булса да ансамбльгә йөри башладым. Классташларым мине танысалар – «Гөлнәзирә» («Шонкар») башкорт ансамбле интернетта бар. Мин читтән генә булса да классташларымны күзәтеп яшим. Дөрес, алар 10 ел саен әнигә килеп, мине очрашуга чакыралар, кайтсын, диләр. Ә минем теләк барысына да бер: исән-имин яшәсеннәр, балаларын дөрес тәрбияләсеннәр, кешеләрне беркайчан да категорияләргә бүлмәсеннәр.
Спортны элек тә ярата идем, дидем бит. Мәктәптә укыганда безнең урам балаларына иң начар чаңгыларны бирәләр иде. Шул начар, кәкре чаңгылар белән дә мин беренче булып килә идем. Хәзер дә төрле ярышларда бик теләп катнашам, алдынгы урыннар алам. Ансамблебез дә берсеннән-берсе югарырак уңышларга ирешә. Әле менә Стәрлетамак шәһәрендә «Ашказар таңнары» фестивалендә лауреат исеме алып кайттык.
Ә инде авылга килгәндә, авылда әле дә әллә ни зур үзгәрешләр юк. Түрәләр үзләре шушы авыл кешеләре, зур ташпулатларда яши бирәләр, күпере-басмасы гына һаман да шул элеккечә – кәкре-бөкре, ярым җимерек килеш. Исем өчен генә аннан-моннан ямау салып, күпер исеме ясап яши бирәләр. Без балачакта чишмәгә төшә торган сукмаклар да ишелгән. Әнине сагынып кайткан чакларымда шул җимерек сукмаклардан аңа су ташып калдырам. Кәкре урамның йортлары да, инде тәмам кәкрәеп, елгага таба иңеп килә. Монда шул кадәр саф күңелле, ихлас кешеләр яши. Күршебез Факия апа гына чирләп киткән әле менә. Аның өенә карасаң, бөтенләй йөрәк әрни. Тик нигәдер аның әнә шул бөкрәйгән өе, чирәм баскан ишегалды шул кадәр сагындыра.
Безне балачакта Кәкре урамда яшәгән өчен кимсетәләр иде, классны да икегә бүлеп карыйлар иде. Әмма җыр-моңга гашыйк бер генә кешенең дә күңеле кәкре булмый.
Классташ дусларыма чын күңелемнән исәнлек-саулык, күңелләрендә фәкать чиста уйлар гына булсын дип телим.
ДИНӘ
Комментарии