- 24.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
2016нчы елгы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенең кемнәргә биреләчәге күпләрне кызыксындыра, борчый торгандыр. Матбугатта Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге комиссиясе кандидатларның исемен игълан итте. Шуннан соң алар турында байтак язмалар, тәкъдим-теләкләр басылып чыкты, радио-телевидение тапшырулары оештырылды. Алар арасында тугыз язучы:
Фәүзия Бәйрәмова, Флера Гыйззәтуллина, Шәмсия Җиһангирова, Газинур Морат, Вакыйф Нуруллин, Җәүдәт Сөләйман, Айдар Хәлим, Альберт Хәсәнов, Зиннур Хөснияр һәм сәнгать ияләре – Равил Айдаров,
Ренат Әюпов, Нәҗип Исмәгыйлев, Гөлзадә Сафиуллина, авторлар коллективы бар.
Иң беренче фикер итеп шуны әйтәсе килә: әлеге кандидатларның һәркайсы да Тукай исемендәге әдәби бүләккә лаек һәм бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, искәрмә рәвешендә, аларның һәркайсына да премия бирелсә, бик яхшы булыр иде. Әлбәттә, шулай булыр дип чын күңелдән ышанудан әйтелгән сүзләр түгел бу. Ә алай булмаган, бирелмәгән очракта, эш нәрсәдә соң? Акча жәлләүдәме? Әллә, янәсе, Тукай премиясенең дәрәҗәсен төшерергә теләмәү сәбәбеме? Әллә бу премияне ничә кешегә һәм кемгә бирү дә үзәктә хәл ителәме?
Беренче сорауны ачыклыйк. Татарстан ел саен Мәскәүгә бер триллионга якын (700-800 миллиард сум) ясак түләп, аны рәхәттә, байлык эчендә яшәтә, хәзер анда долларлы миллиардерлар саны гына да йөзгә якынлашып килә дип сөйлиләр. Шулай булса, болар безнең акча исәбенә үрчи. Бу – һәркемнең эшләп тапкан йөз сум акчасының 70-80 сумы шунда китеп бара дигән сүз. Әгәр ул акчаны терлек азыгы итеп үстерелгән, тубал кадәрле, ике-өч потлы зур карбыз итеп күз алдына китерсәк, бу премияләр акчасы аның янында тузан бөртеге кадәр дә түгел, ягъни бай Татарстан өчен ул сукыр бер тиенгә дә тормый. Җитәкчеләр быел кыюлык, тәвәккәллек, егетлек күрсәтеп, кандидатларның барысына премия бирергә җөрьәт итсә, бу бер тарихи вакыйга булыр, киләчәктә дә унлап премия бирелсә дә, гаҗәпләнерлек булмас. Югыйсә лаеклы булып та, ничәшәр тапкыр тәкъдим ителеп, күпме автор, йомшак итеп әйткәндә, уңайсыз хәлдә калды. Әйтик, Тәлгать Галиуллин, Камил Кәримов кебекләр бик тә лаеклы, ә премия алучылар алардан бер дә артык түгел иде бит ләбаса!
Икенчесе, янәсе, «премиянең дәрәҗәсен төшермәү өчен» дигән сылтау булса, ул чагында бу премияне ике-өч яки дүрт-биш елга бер тапкыр гына, бер генә авторга, анда да әдәбиятка, татар тормышына гаять зур, уңай йогынты ясарлык әсәр булса гына бирергә, юк икән – бирмәскә.
Әгәр премия бирүне үзәк хәл итә торган булса, ул чагында сүз сөйләп торуның кирәге дә калмый.
Әгәр быел да, гадәттәгечә, ике-өч кешегә генә премия бирү күздә тотыла икән, язучылардан, халык фикеренчә, премия иң беренче чиратта, әсәрләре, иҗаты, көрәше белән Тукайча, татар халкының милли мәнфәгатьләрен, бәйсезлеген, дәүләтчелеген, телен, мәктәп-мәгарифен, тарихын, әдәп-әхлагын, яшәү рәвешен, динен кыю яклаган Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлимгә бирелергә тиеш. Нәкъ менә алар – әсәрләре, көрәшләре белән Тукай, Исхакыйлар күтәргән милли-азатлык байрагын кулларына алып, шул көрәшнең иң алгы сафында баручы кайнар йөрәкле каләм ияләре. Бу җәһәттән чыгып караганда, иҗатлары ничек кенә бәяләнмәсен, башка язучы-кандидатларны алар белән янәшә куеп буламы икән?
Аларның әсәрләрендәге һәр сүз, һәрбер җөмлә төгәл, үткен, кыю, зур фикер һәм милли-патриотик, халыкчанлык, ялкынлы кайнар йөрәк хисләре белән сугарылган, шуңа күрә тулаем әсәрләре дә яңалык, новаторлык, реформаторлык үрнәге булып тора. Шуңа күрә аларның әсәрләрен бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез дә, тәрҗемәләре аша башка халыклар да көтеп алып, йотлыгып укый. Бу яктан алганда аларның иҗаты, әсәрләре иң алгы сафта тора һәм шуның белән әйтеп бетергесез зур кыйммәткә, әһәмияткә ия.
Г.Тукай бүләген иң беренче чиратта Фәүзия Бәйрәмовага һәм Айдар Хәлимгә бирү үзләреннән дә бигрәк, безгә – татар халкына кирәк! Моның шулай хәл ителүен Татарстанда яшәүче халкыбыз гына түгел, Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдәге милләттәшләребез дә хуплап, шатланып кабул кылачак һәм бәйрәм итәчәк, чөнки ул бездә киләчәккә өмет, ышаныч уятачак! Һәм, киресенчә, әгәр аларга әлеге премия бирелмәсә, бу безнең милләтне киләчәктә яшәтү өчен алар алып барган көрәшне танырга теләмәү, кире кагу булып аңлашылачак.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ,
шагыйрь, җәлилче-галим

Комментарии