Кемгә – җир, кемгә – склад, кемгә – театр: татар эшмәкәрләренә нәрсә җитми?

Кемгә – җир, кемгә – склад, кемгә – театр: татар эшмәкәрләренә нәрсә җитми?

Бөтендөнья татар конгрессы ел саен татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Конгрессның башка чараларыннан (ә алар шактый!) аермалы буларак, монысына, дөресрәге, өч көн бара торган җыенның актык көнендәге пленар утырышка (ул ел саен кыйммәтле «Корстон»да үтә. – Авт.) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә килә. Шушы бер факт кына да күп нәрсә турында сөйли…

Факт кына түгел, эшмәкәрләр үзләре дә сөйли, Президент та сөйли. Кемнең нәрсә сөйләгәнен – эшмәкәрләрнең (быелгы җыенга Русиянең 39 төбәгеннән 832 эшмәкәр килгән, диелде. – Авт.) Президенттан нәрсә соравын, ә Президентның аларга нәрсә дип җавап бирүен – сезнең белән дә уртаклашырга булдык.

ПРЕЗИДЕНТТАН НӘРСӘ СОРАДЫЛАР?

Инде әйтелгәнчә, Рөстәм Миңнеханов җыенның пленар утырышында катнаша. Утырыш чиксез түгел – ике сәгать тирәсе генә дәвам итә. Шушы ике сәгать эчендә күп дигәндә 10 кеше чыгыш ясый ала (Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның кереш сүзләрен, Президентның үз чыгышын да кушып санаганда). Быел, мәсәлән, 8 кешегә генә сүз бирелде. Ләкин трибунага күтәрелгән кешеләр Президентка үз проблемалары хакында сөйләү, гозерләрен җиткерү шансы ала. Ул гозерләр үтәлерме – анысы инде башка мәсьәлә. Ләкин кемдер соравын тиешле җиргә җиткерә дә алмый тилмерә бит әле. Ә татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясаучылар ичмасам әйтәсен әйтеп кала.

Дөрес, сүз бирелде дип кенә, бөтен кеше дә шансын дөрес файдаланмады. Проблемаларны яңгыратмаучылар да булды. Бәлки, аларның чыннан да барысы да ал да гөлдер, дип ышаныйк.

Менә Апас районы, Карамасар авылыннан Альбина Нигъмәтҗанова үзенә бирелгән шанстан файдаланды. 18 ел шәһәрдә яшәгәннән соң, ирле-хатынлы Нигъмәтҗановлар авылга – Карамасарга күченеп кайтканнар. «Икебез дә сәнгать юнәлеше буенча белем алсак, шул өлкәдә эшләсәк тә, ирем гомере буе җирне яратты, җир кешесе булды. Җир яраткан кешене шәһәр фатирында бикләп тотып буламыни?! Гөнаһтыр бу», – дип сөйләде Альбина. 18 еллык шәһәр тормышын калдырганнар да, өч кызларын алганнар да авылга яшәргә кайтканнар. Авыл һавасы балаларга да файдалы булыр, ди Альбина. Авылны яратуы күренеп тора, ире җир ярата дип кенә ияреп кайтмаган инде. Кайту белән генә түгел, эшләргә дә кирәк. Нигъмәтҗановлар җир белән эшләргә тели. «Тик пай җирләрен алу гына җиңел түгел, кыенлыклар бар», – дип сөйләде гаилә башлыгы Илнур. Аның инде бу өлкәдә тәҗрибәсе бар: Мамадыш районында фермерлык белән шөгыльләнгән, Казаннан кайтып-китеп йөргән. Хәзер менә шушы эшен Апас районында дәвам итәсе килә. «Тик авыл кешеләр өчен булдырылган бөтен программалар да яшьләр өчен. Күбесендә яшь чикләве дип 30 яшь күрсәтелгән. Миңа – 36, иремә 37 яшь. Бер дә карт түгел әле без, ләкин бу программаларга эләкмибез. Ул программалардагы яшь чикләвен арттырып булмасмы?» – дип үз гозерен яңгыратты Альбина.

Бүген авылга күченеп кайту геройлык санала. Шуңа күрә Президент Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка Нигъмәтҗановларга булышу чараларын эзләргә күрсәтмә бирде. Нәкъ менә шулай «күрсәтмә» дип әйтте. Министр пленар утырыш барышында ук Нигъмәтҗановлар янына барып, нәрсәдер сөйләшеп килде. Якын киләчәктә авылда яшәүчеләргә грант программаларын ук яңадан күчереп язмаслар, билгеле. Шулай да Нигъмәтҗановларга йорт салуда, пай җирләрен рәсмиләштерүдә һәм эшләрен башлап җибәрүдә ярдәм итәрләр дип ышанасы килә.

Кемдер үзе өчен генә сораса (әйтик, Чүпрәледән Альфред Хәйруллин алма саклау өчен склад сорады. – Авт.), кемдер бөтен милләт өчен сорады. Төгәлрәк әйтсәк, элеккеге Бөгелмә өязенә караган районнарда яшәүче милләттәшләребез өчен. Лениногорск һәм Бөгелмәдә татар токымлы атлар тотучы Фәрит Нәбиуллин Бөгелмә халык театрына дәүләт статусы һәм бина бирүне сорады. Сүзне дөрес башлады ул: башта бик матур итеп атлар турында сөйләде. Күптән түгел генә татар атлары паспортлы булды, ягъни мондый токым барлыгы рәсми рәвештә танылды бит. Бу эштә башлап йөргәне өчен, Рөстәм Миңнеханов Фәрит Нәбиуллинга рәхмәт тә белдерде. Ә Нәбиуллинны бөтенләй башка мәсьәлә борчый икән: «Бөгелмә шәһәрендәге элекке Хәкимбай йорты – хәзер анда татар мәдәнияте үзәге – язмышы һәм анда эшләүче Бөгелмә халык театры киләчәге борчый мине. Бу театр халык театрлары арасында ике ел рәттән Гран-при алды. Татар учагын саклау өчен, дәүләт программасына дәүләт театры итеп кертсәк, яхшы булыр иде. Татарлыкны шәһәрдә дә сакларга кирәк дибез бит. Бөгелмәнең татарлыгын көчәйтү өчен, дәүләт театры булдырырга кирәк. Баулы, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә районнары шушында йөрерләр иде. Эшләргә теләкләре бар», – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Нәбиуллин. Миңнеханов шундук Бөгелмә «глава»сын бастырып куйды: нинди бина, нинди дәрәҗәдә? Һәм бу мәсьәлә хакында аерым сөйләшербез, дип белдерде. Шушы бер сөйләшүгә генә ышанып тормыйча, дәүләт театры кирәклеген кабат-кабат кузгатсалар, бу эшне җайлап кына «Татар милләтен үстерү стратегиясе»нә дә кертеп җибәрсәләр, Бөгелмә өязендәгеләрнең театрлы булу ихтималлыгы бар.

ПРЕЗИДЕНТ НӘРСӘ ДИДЕ?

Рөстәм Миңнеханов продукцияне җитештерүгә генә түгел, сату мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте.

– Республикада кооперативлар төзү эшен башладык. Бәлки, Авыл хуҗалыгы министрлыгында берәр үзәк булдырыпмы, эшмәкәрләр белән даими элемтә булдырырга кирәк. Бу эшне Татар конгрессы алып бара алмас, моның өчен бераз эшмәкәрлек «жилкасы» булу кирәк. Федераль челтәрләргә ничегрәк итеп, кайда, нинди продукция кертеп була – шуны уйлашырга. Елга бер генә очрашу белән түгел, проблемаларны җыеп хәл итә торган бер орган кирәк, дип саныйм. Күп эшмәкәрләр үз продукциясе белән Русия күләмендә генә түгел, чит илгә дә чыга башлады. Бу җиңел эш түгел. Татар авыллары эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка. Гомумән, бу җыенда иң күп күрсәтмәләр Марат Әхмәтовка бирелде. Шуңа да авыл эшмәкәрләре җыены бит бу.

Заманча карашлы Президент электрон сәүдә турында да сүз кузгатты. Хәзер бөтен дөньяда интернет аша сату-алу киң таралган бит. Ләкин авылларга бу әле бик үтеп кермәгән. Кайсы авыл фермерының ит-сөтне интернеттан сатып ятканын күргәнегез бар? Бөтен интернет-сәүдә бушлай сайтларда «ит сатам» дип игълан калдыруга гына кайтып кала. Ә Президентның, аңлашыла ки, моның белән генә чикләнәсе килми.

– Бәлки, моның буенча берәр курс эшләргәдер. Сез җитештергән продукцияне Русия Федерациясе төбәкләренә, бүтән илләргә дә чыгарырга мөмкинлек бар, – диде Миңнеханов.

Президентның тагын бер фикере истә калды:

– Атны төрле максатта кулланырга була: спорт өчен, эш өчен, ит өчен. Чабышта йөргән атны ничек ашап була, дип гаҗәпләнүчеләр бар. Берәү дә чабышка йөргән атын суеп ашамый. Андыйларга «Монысы – ризык әзерләргә, болары – нәселле атлар – чабыш өчен, монысы – хезмәт күрсәтү өчен, дип аңлатырга кирәк. Безгә атчылык, ат ите турында «Татмедиа» аша аңлатырга кирәк, – диде Татарстан Президенты. Бу сүздән соң Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов сикереп тордылар. Якын киләчәктә дәүләт басмаларында ат итенең файдасы турында язмалар, ат тотучылар белән интервьюлар китсә – аптырамагыз. Ләкин бу җыенның файдасы ат ите файдасы турындагы язмалар белән генә чикләнмәсен иде инде…

Сүз азагында. Эшмәкәрләр җыенының пленар утырышында чит төбәкләрдән килгән татарлар да чыгыш ясады. Башкортстан, Чувашстан, Мордовия, Пермьнән килгән эшмәкәрләр, барысы бертавыштан диярлек: «Сез – Татарстандагыларга рәхәт инде, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартларыгыз, менә дигән Президентыгыз бар», – дип, кызыгуларын белдерделәр. Ләкин бу сүзләрне әйткәндә алар бер фактны белми иде әле. Авыл эшмәкәрләре җыеныннан соң, интернетта бер кызыклы факт пәйда булды. Эшмәкәрләр хокукы буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов сүзләренчә, Татарстанда эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартлары начарайган. Сораштырылган эшмәкәрләрнең 52 проценты, узган 2018нче елда республикада эшмәкәрлек өчен шартлар начарайды, дип җавап биргән. 2017нче елда андыйлар саны 47 процент булган. Быел сораштырылганнарның тагын 33 проценты «шартлар начараюы ихтимал» дигән. Менә моңа да игътибар итәсе иде, иптәш Президент…

«Эшмәкәр кем ул? Ул Хөкүмәттән көтми, үзенә ышана, үзен, якыннарын туйдыра, эш белән тәэмин итә торган кеше. Бөтен илләрнең терәге – урта класста, шуңа эшмәкәрләр кирәк»

Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии