Әфган җиле, исмә!

Әфган җиле, исмә!

Әфганстан… Күпме әти-әниләрне бимазалап, төн йокыларын качырган шомлы сүз бу. Үзәкләргә үтүче коры җилләр, ачлык, антисанитария, адым саен кыелган бер гөнаһсыз җаннар, таулы-ташлы юллар, упкыннарга очучы машиналар, мөлдерәмә күзләрен тутырып, тынычлык теләп ялваручы бичара кышлак халкы, кан-яшь аша яшәү өчен көрәшкән 18-19 яшьлек (!) совет солдатларын бүген кинолардан гына күреп белсәк дә, ул елларның шомлы кайтавазы әле бик күпләрнең йөрәгендә мәңге төзәлмәслек яра булып яши бирә.

Быелның 15нче февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 30 ел тула. Бу көн – Ватан исеменнән бирелгән изге боерыкны ирләрчә намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне. Алар Әфганстанның таулы-ташлы, утлы юлларыннан дус халыкка ярдәм итәбез дигән ышаныч белән үттеләр.

Бу сугышның фаҗигасе безнең Татарстаныбызны да читләп үтмәде. Күпме якташыбыз хәтәр бәрелешләрдә гомерлеккә гарипләнеп, тән һәм җан җәрәхәтләре алды. Ә тагын күпмесе әле яшәргә дә өлгермәгән килеш чит җирләрдә һәлак булды…

Бертуган апамның ире – җизнәм Сабирҗан Макаримов та әлеге мәхшәрдә тормыш чыныгуы алган кеше. 1967нче елның 2нче гыйнварында Азнакай районы Сарлы авылында гади колхозчылар гаиләсендә 5 кыз арасында бердәнбер егет кеше булып дөньяга килгән җизнәмнең берәр вакыт Әфганстанда хезмәт итәрмен дип башына да кереп чыкмагандыр. Урта мәктәптән соң хәрби комиссариат аркылы Әлмәттәге автомәктәптә белем ала ул. 1985нче елның май аенда хәрби хезмәткә алына. Өч ай Төрекмәнстанда хәрби күнегүләр узарга туры килә. Көндезләрен адәм чыдамаслык кайнар җил, ә төннәрен исә тешләре тешкә тиеп калтырана. Шулай итеп, яшь егетләрне климатка яраклаштыралар, сугышчан операцияләргә әзерлиләр дә Әфган җирләренә кертәләр.

Әфган җиле диләр аны… Кистереп исә. Үзәкләргә үтеп… Баштагы мәлне дала гайрәтенә ияләшә алмаган һәр әгъзаң тора-бара аңа шулкадәр күнегә ки, хәтта каралган, җил яргалаган тәнең белән җирле халык вәкиленнән аерырлык булмыйсың.

Кырык бишенче номерлы инженер-саперлар полкында шофер булып хезмәт итә җизнәм. Бер ел да җиде ай Чарикар шәһәре тирәсендә сугышчан бәрелешләрдә катнаша. Сержант дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүлек белән җитәкчелек итә. Соңрак взвод командиры урынбасары итеп сайлыйлар. Хәрби хезмәт турында сөйләргә яратмый ул.

– Сугыш ул сөйләп тә, ни буласын алдан әйтеп-аңлатып та була торган нәрсә түгел. Дошманыма да теләмим аны. Авыр машиналар ротасы, эвакуация взводы, танклар, БМП, куркыныч күперләр, таулы-ташлы, кискен борылышлы юллар аша үтте безнең яшьлек. Бары шул… – дип сүзен тәмамларга ашыга җизнәм. Снарядлар шартлавы, бер гаепсез гаиләләрнең ялварулы карашлары, үлеп яткан дусларының гәүдәләре, тоташ кан исе – болар барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп, бәгырен телә аның. Ике еллык Әфган хезмәте дөньяга карашын нык үзгәртә, әмма рухи яктан үстерә, чыдамлыкка, сабырлыкка өйрәтә Сабирҗан Шакир улын. Әмма Әфган ачыларын татып та, күңеле тупасланмаган аның, киләчәккә өмет белән яши ул. Хатыны – Риммасы, кызлары Ландыш, Алия өчен дип яши. Җан яралары вакыт-вакыт сулкылдап, сызлап торса да, бүгенгесенә шөкер итеп, алдагы көнгә бер вакытта да ышанычын югалтмый. Нинди генә бәйрәм йә туган көн булсын – сугышчан дуслары, аларның гаиләләре белән бүген дә очрашып, аралашып яшиләр, яшьлек елларын искә алалар, бер-берләрен онытмыйлар.

Изображение удалено.Шулай булсын, шулай гына була күрсен берүк! Алдагы елларда илләребез имин булып, мондый фаҗигаләрне бүтән беркемгә дә күрергә язмасын. Туган җирләре өчен үзләренең яшьлекләре белән түләгән ир-егетләребезнең батырлыгы исә безгә үрнәк! Туганнарым арасында гына да дистәләп җыела андый пәһлеваннар! Без алар белән чиксез горурланабыз! Аларны онытырга безнең хакыбыз юк! Ә инде хәзер бүген Әфганчыларның гимнына әверелгән, танылган композитор Сафуан Хәбиров көенә үзем иҗат иткән җыр юллары аларга сәлам булып яңгырасын, бездән олы рәхмәт хисләре булып барып ирешсен иде!

Хәтер мәйданында шау чәчәкләр –

Юаткан күк солдат анасын.

Әфган, Әфган, безнең йөрәкләрдә

Мәңгелек ут булып янасың.

Әфган җиле, исмә, Әфган җиле,

Яраларны, зинһар, кузгатма…

Күз яшьләрен бүтән түкмим, диеп,

Бикләдем мин җиде йозакка.

Чигәләргә ак бизәкләр өстәп,

Хәтер сүтә гомер йомгагын.

Төшләремә кереп йөдәтә ул

Таулы-ташлы Әфган юллары.

Илебезнең тынычлыгы өчен

Яшьлегебез белән түләдек.

Канлы эзе калды шул елларның

Килер буыннарга сөйләрлек!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии