Тәмәкечегә фатир?

Тәмәкенең зыяны турында күп сөйлиләр. Тик тартучылар гына кимеми. Икенче яктан бу “шайтанны” рекламалап, хәтта төрледән-төрле акцияләр дә уйлап торгач, кызыкмый да калмаслар шул. Танышым Айрат – шундый ялганга ышанучыларның берсе.

Ул соңгы 5 елда гел бертөрле марка тәмәкене генә тарта икән. Тугрылыгының сәбәбе гади: әлеге компания төрледән-төрле акцияләр уйната. Беренче елны автомобиль вәгъдә итсә, соңгы ике елда хәтта фатирлар бүләк итәбез дип лаф ора башлаган. Аның өчен бары 20 буш кап кына җибәрәсе. Бәхетең елмайса, 2 бүлмәле фатир ачкычы кесәңдә булачак икән. Ничек инде мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга?! Айрат, билгеле, “бирем”не җиренә җиткереп үти һәм нәтиҗәне көтә башлый. Ул исә озак көттерми: 2-3 ай вакыт үтүгә, зур конвертта заказлы хат килеп төшә. Ә аның эчендә тәмәке маркасы язылган майка һәм “җылы эчтәлектәге” хат. Анда мондыйрак сүзләр: “Хөрмәтле кулланучыбыз! Безнең тәмәкене сайлавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Ә менә җибәргән капларыгыз фатир уйнату өчен җитмәде. Шуңа да үпкәләмәвегезне үтенәбез. Истәлек өчен бүләк юллыйбыз. Алда уздырылачак акциядә тагын катнашуыгызны көтеп калабыз”.

Менә шулай итеп, бу марканы чыгаручылар үз кулланучыларын йомшак җәеп катыга утырта. 3 тиенлек бүләк белән алдап, товарларын күпләп сатуга ирешә.

Шунысы куандыра: Айрат бу хәлдән сабак алган. “Алтын таулары вәгъдә итсәләр дә, андый акцияләрдә башка катнашмаячакмын”, – ди.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла дигәндәй, мин дә үз чиратымда, кайбер тәмәкечеләр колагына бу сүзләр кереп калыр, дип ышанам.

Азат МӨХӘММӘТҖАНОВ

Кешелек кануны

Хөкүмәт вәгъдә иткән акчага кызыгыпмы шунда, бала табучы хатыннар күбәеп китте. Салкын айларда хатын-кызның йөкле икәнлеген тиз генә шәйләп тә булмый. Ә инде җәйгә кергәч, теләмәсәң дә, күзгә төртелеп тора. Ярар, киенү мәсьәләсен булачак әниләр үзләре хәл итсен. Сүзем икенче нәрсә турында.

Шулай бер көнне вахта автобусына кереп утырдым да йокымсырап киткәнмен. Күпмедер вакыттан соң айнып киткәндәй булдым, күзләремне ачтым. Каршымда зур корсаклы хатын басып тора икән. Шундый уңайсызландым. Тизрәк сикереп тордым да урын бирдем. Юл буе үземне куярга урын тапмагандай, читенсенеп бардым. Әйтерсең йөкле хатынга урын бирмәс өчен юри йокыга сабышып барганмын. Югыйсә янымда урта яшьләрдәге ир-ат утырып бара иде, нигә ул урын бирмәде икән?!

Шул көннән башлап, эшкә барганда һәм кайтканда автобуска керүгә олы яшьтәге, йөкле хатыннар юкмы икән дип, салонны күздән йөртеп чыгам. Хәзер берәр йөкле хатын басып торуын күрсәм, утырып баручы кешене оялтырга тырышам. Кайчакта бу чараның файдасы да тиеп куя, тик яшьләрнең теле бик ачы, урын биргән очракта да, ямьсез сүзләр әйтергә өлгерәләр. Андый вакытта йөкле хатын урыннан баш тарта. Кайчандыр шул ук яшьләр үзләре дә әти-әни буласы бит. Аларның бу кыланышын һич аңламыйм һәм аңларга теләмим дә.

Яшьләрнең үз-үзен тотышы турында сүз чыккач, бер хатын болай дигән иде: “Элек предприятие территориясе эчендә йөрүче автобусларга утыруның да үз тәртибе бар иде. Алдагы ишектән – хатын-кызлар, арттан бары тик ир-егетләр генә керә. Этеш-төртеш тә булмый, үпкә-зар да юк иде. Ә хәзер, карагыз инде, яшьләр генә түгел, картаеп баручы ирләр дә автобуска төртеп-бәреп керә. Әхлак дигән сүзне ишеткәннәре дә юктыр. Алар өчен иң мөһиме – утырып кайту”. Дөрес, эш көненнән соң һәркемнең дә утырып кайтасы киләдер. Ләкин ни өчен хатын-кызлар, кысылудан куркып, автобуска иң соңыннан гына кергән йөкле хатын басып кайтырга тиеш? Әхлак-әдәп кагыйдәләре буенча бернинди инструкцияләр дә кабул ителмәгән, аннан да бирәсе юк. Ләкин Кешелек кануннары барлыгын да онытып җибәрмик.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Әтиләребезне күмсеннәр иде

Безнең гаиләдән сугышларда биш ир-егет һәлак булды. Әни иртән торгач, боз кебек салкын идәнгә яланаяк баса да: “Имән кебек ирләребез ятып калды. Берсе генә кайткан булса да, кеше каршысына йөз суым түгеп бармас идем”, – дип елап җибәрә иде.

Бабай (әнинең әтисе) беренче Бөтендөнья сугышына киткәндә 3 айлык булып калган улы Ватан сугышыннан кайта алмады. Өйләнмәгән дә була. Кәләшенә бүләккә дип алган ал ефәк шәле белән фронттан язган ике хаты миндә саклана. Әнинең апасы исә Ленинградта блокадада калды.

Беркөнне телевизордан күрәм: ике сугыш кырында күмелми калган солдатлар сөяген җыеп, контейнерга тутыра. Бер якта хәрбиләр табылган сугышчылар гәүдәсен күмә. Хатыннарның берсе бот һәм кабырга сөякләре алып күрсәтте. Икенчесе экран каршына кеше башы скелетын тотып килде. “Менә атаң башы”, дигән кебек тоелды миңа. Бик авыр булды, күземә яшь килде. “Әлегә бу сөякләрне күмәргә акча юк”, – ди үзләре.

Безнекеләрнең бишесе дә сугыш башланган көннәрдә чыгып киткән. Әти – мине, мин әтине белмим. Мин туганда ул немец солдатлары белән сугышкан инде.

Ике мәртәбә “Жди меня” тапшыруына яздым. Үзәк архивтан хәбәр килде. Бернинди танышлыгым булмаса да, язучыбыз Рабит Батуллага хат яздым. Әтине кайдан, ничек эзләтеп була икән дип киңәш сорадым. Ул миңа “Хәтер китабы”н җибәрде. Рәхмәт аңа. Бары бер сүз – хәбәрсез югалганнар. Димәк, аларның башы шул хатыннар кулында.

Юбилей булмаган елларны бу бәйрәмне тыйнак кына уздырып, акчаны экономияләп булса да, үлгәннәрне җыеп күмәргә иде. Кайтучыларны хөкүмәт карый. Бүләкли. Кәчтүмнәрендә медаль-орденнарга урын калмады инде. Анысы да кирәк. Әмма әтиләребез куян куарга түгел, илебезне якларга, сакларга барган бит. 70 елдан бирле аларны да җыеп күмәргә кирәк.

Суфия ӘХМӘТОВА.

Буа шәһәре.

Кайтыр идем авылга

Авыллар бетү-бетмәү проблемасы бүген бик актуаль. Газета-журналдан гел укып, күзәтеп торабыз. Бу проблема мине дә уйга калдырды әле. Хәер, ерак китү кирәкме соң? Үземнең авыл да юкка чыгу хәлендә бит…

Мәктәпләрдә туган туфракны, туган нигезне онытырга ярамый, бу халкының иң изге төшенчәләре дип аңлаталар, өйрәтәләр. Әйе, һичшиксез, шулай. Ләкин туган нигезеңә кайтып килү мөмкин булмаса, нишләргә?

Без, яшьләр, авылның үткәнен бик ачык белмибез дә. Олылар сөйләвенчә, ул гөрләп торган. Ә бүген нинди мескен хәлдә. Кемне гаепләргә дә белмәссең…

Тирә-якта урман-болыннар – сокландыргыч табигать. Ә авыл кешесенә шул матурлыкны күреп яшәргә вакыт та юк. Чөнки тормышны тартырга, тырышырга кирәк. Үз авылыңда җиң сызганып эшләрлек эш тә булмаса, нишләргә кала соң? Бары иртән торып, күрше авылга чабарга… Әле ярый эшкә йөртүче трактор бар, ул булмаса авылдан чыгу яки керү юллары ябык дип уйла. Бер яңгыр явып үттеме, анда белән кайтып булмый. Хәер, җәй көне җәяү кайтсаң була инде. Ә менә көзге, кышкы көннәрдә 7 чакрым араны буш басулардан атлап кайтуы куркыта бераз.

Шәһәр шау-шуыннан соң авылда рәхәт, ләкин кайчак моңсу да булып куя. Кая карама буш, ташландык йортлар, мал тулы фермалар сүтелгән, медпункт күптән эшләми. Яшьләрнең кичен җыела торган бердәнбер урыны – кечкенә генә клуб та узган ел җимерелде. Шуңа күрәдер, җәй көне авылга яшьләр дә азрак кайта башлады. Инде менә башлангыч мәктәбебез дә ябылу хәлендә, чөнки беренче сыйныфка керүче балалар юк, ә калган укучылар күрше авылга йөреп укый. Кеше җыела торган урын булып кибет калды. Урамда очраган кемнән генә сорасаң да: “Кибеткә барам”, -дип җавап кайтарыр. Олылар – олыгая, ә яшьләр калага китеп бара. Соң бу бит авылның юкка чыгуына ап-ачык мисал. Мондыйлар саны әле күпме…

Бу мәкаләм һич тә зарланудан түгел, ә бары уйланудан гына язылды. Туган нигезеңә бүген иркенләп кайту мөмкинлеге булмагач, киләчәктә нәрсә көтә?!

Димәк, туган туфрак, туган нигез белән бергә гореф-гадәт һәм, гомумән, татарлыгыбыз юкка чыга, үлә түгелме?!

Айгөл НИГЪМӘТҖАНОВА.

Арча районы, Яңа Ашыт авылы.

Бәхет өчен ни кирәк?

Әниеңне җилкәңә утыртып, хаҗга алып барсаң да, бу гамәл аның бер тулгагына да тормый, дигән риваять бар. Димәк, тыңлаучан булып, хөрмәт итеп торганда да, ана алдындагы бурычны түләп бетерү мөмкин түгел.

Бер генә ана да баласын начарлыкка өйрәтеп үстерми. Әмма ул үсеп җиткәч, гаиләдә каршылыклар башлана. Янәсе, алар өлкәннәрдән күбрәк белә. Күпләр “үзем беләм, өйрәтмәгез” теориясе белән яшәмәкче була. Шул чакта без: “Нинди акыллы бала иде, ә хәзер…”- дип исебез китеп сөйлибез. Нәтиҗәдә, шул “акыллы бала” тормышка яраклаша алмый.

Үзебездә дә хаталар бар шул. Бала күңелен матурлык-яхшылык белән бизисе урында, оятсызлык, һәртөрле пычраклык тутырабыз. Күп газеталарда да җан өшетерлек, сискәндерерлек фаҗигаләр – балаларның әти-әнисенә кул салуы, төрлечә каһәрләве, мыскыллавы турында язмалар шактый. Миңа калса, алар кирәгеннән артык. Чынбарлык бу, дип әйтүчеләр дә булыр. Әмма тормышыбызда уңай күренешләр дә шактый бит. Аларны да күрә белик.

Кайбер гаиләләргә кызыгып карыйбыз. “Кара әле, тегеләрнең балалары әти-әнисен ничек карый”, – дип гаҗәпләнәбез. Юкса бу гадәти хәл булырга тиеш.

Әле күптән түгел бер ханымның туган көнендә булдым. Кунаклар алдында бик горурланып болай диде:

– Мин бик бәхетле ана. Кечкенәдән балаларны эшкә өйрәтеп үстердем. Үзем дә хезмәт сөйдем. Тырыш булу сыйфаты аларга күчте, хәзер миңа гел ярдәм итеп торалар.

Алда утырган кызы:

– Без, балалар, әнинең һәр гамәле өчен йөз мең игелек белән түләргә тиеш. Үзем әни булгач, ана булу зур горурлык икәнен аңладым. Күкрәк сөтен имезеп үстерүче, тәрбияләүче, укытып, тормыш юлына чыгаручы бит ул. Әни, рәхмәт сиңа! Сине беркайчан да ташламаячакмын, – дип әйтте.

Мондый сүзләрне ишетү, билгеле, бик күңелле.

Әти-әнисен хөрмәт иткән балалар тормышта да бәхетле була. Чөнки алар үз гаиләләрен коргач та, бар адымын әти-әнисе белән киңәшеп эшли. Үзләренең дә картаячагын онытмыйлар. Тормыш кабатлана, шуны истән чыгармаска. Әниләрен хөрмәтләп, олылап яшәгәннәр картлыкта үзләре дә ул бәхетне күрә.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Татарда да Раштуа

Лицеебызның күркәм йола-бәйрәмнәре байтак. Әйтик, дистә еллар дәвамында декабрь азагында чит телләрдә спектакльләр куела бездә. Быел да инглиз, алман һәм татар телендә әкиятләр күрсәтелде.

“Алтын каз” алман әкиятен 11 класс сәхнәләштерсә, инглиз телендә “Золушка”ны 5нчеләр күрсәтте. Аларның режиссеры, инглиз теле укытучысы Елена Вениаминовна борчылды. Спектакльне ике атна әзерләгәннәр, әмма балалар чит телдәге сүзләрне начаррак әйтә. Җитмәсә, чыгыш ясар өчен купшы күлмәкләрне 300 сумнан прокатка алганнар. Шулай булса да яшь артистларның иҗат җимешен зал басып алкышлады. Ә алманнарга җомга көнне спектакль күрсәтәсез дип, сүзләрне дүшәмбе генә биргәннәр. Татарлар, Абдулла Алишның “Нечкәбил”ен күрсәтеп, чүт кенә дә сынатмады.

Төрле вәкилләре уртак тел таба алмыйча, бер-берсе арасында еш кына низаг чыга. Ә бездә гади генә спектакль аркылы дуслыкны да ныгытырга, үзең өйрәнгән телең белән башкаларны да таныштырырга була.

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

Бәхетле булыйм, дисәң…

Кылыч ярасы төзәлә,

Ачы сүздән эз кала.

Җиде үлчә, бер кат кис диләр,

Колак салчы, әй бала.

Кичердем дигән чакта да,

Юшкыны барыбер кала.

Әрни күңел, сызланадыр.

Сизмисеңме, әй бала?

Беребез дә гомерлеккә түгел,

Мәңге йокыга тала.

Әниләр хәер-догасын,

Фатихасын ал син, әй бала.

Резидә ЗИННӘТУЛЛИНА.

Җәлил бистәсе.

Комментарии