Туган тел бер генә була

«Тел ачылу» дигән тотрыклы сүзтезмә бар. Ул ана телендә кайбер сүзләрне әйтергә тырыша башлау һәм әйтү була. Кеше алтыга кадәр телен ача, алтмышка кадәр – акылын, дигән мәкаль дә бар. Халык белеп әйткән: бала алтыга кадәр телен ача. Халык әйтсә, хак әйтә.

Бер класска мин: «Баланың теле нинди телдә ачылырга тиеш?» дигән сорау бирдем. Ни гаҗәп, бердәм рәвештә: «Рус телендә», – дип җавап бирделәр. Ә бит төркемдә 5-6 төрле милләт баласы укый. Баланың теле әби-бабай, әти-әни телендә ачылырга тиеш. Баланың теле туган телдә ачылу ата-анага чиксез шатлык китерә. Гаиләдә җанлылык башлана: улыбыз яки кызыбыз фәлән сүзне әйтте, дип сөенәләр. Димәк, нәсел дә дәвам итәчәк, аларның эшләрен дәвам итүче булачак.

Илдус Әмирханның китабыннан укыйм: «Адәм баласы дөньяга үз теләге белән килмәсә дә, җиргә ул үзенең яшәү программасы белән килә. Моның өчен аңа билгеле бер озынлыкта гомер бирелә. Ата-ана, уку йортлары аның гомер программасын ачарга тырышсын. Бик күп эш төрләре турыдан-туры туган тел белән бәйләнгән».

Кызганычка, бүгенге белем-тәрбия системасы кешенең гомер программасын ачып генетик мирасын тулысынча файдалана алмый. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар.

Ярар, «баланың теле нинди телдә ачылырга тиеш?» дигән идек. Сүз дә юк, ана телендә! Бала белән даими сөйләшергә кирәк. Аңлыймы ул, юкмы. Баланың сөйләшүенә иярмичә, авазларны ачык итеп әйтергә. Сөйләргә, көйләргә кирәк. Шулай бала туган теленең системасын әкренләп үзләштерә.

Соңрак ул икенче тел системасы белән таныша башлый. Икенче тел системасы безнең өчен – рус теле. Бала ике телне дә бер дәрәҗәдә үзләштерсен. Аның өчен ике телдә дә даими аралашырга, китаплар укырга кирәк. Бу мөмкин дим мин. Моны үземнең тәрбиямнән чыгып әйтәм. Мин, мәсәлән, улым Фидан белән өйдә һәрвакыт татарча рәсемле китаплар укыдым. Шулай ул ике телне җиңел үзләштерде. Туган тел тәрбия чыганагы да бит. Ул бер генә була.

Илсөяр РӘШИТОВА,

Бәләбәй гуманитар-техник көллият укытучысы

Комментарии