Алмагачларны да рәнҗеттеләр

Алмагачларны да рәнҗеттеләр

Курайда уйнаучының моңлы көйләрен ишетсәм, бала чакларыма әйләнеп кайткандай булам… Туганнан туган олы апабыз Миңлегаянның ире Вәлиулла курай ясаучы иде. Аның матур төсләргә буялган курайларын авыл халкы гына түгел, тирә-якта да яратып алалар иде. Олы апабызның милли көйләрне оста итеп уйнавы да халыкны үзенә җәлеп итте. Курай моңы күңелгә сеңеп калган.

Апас районы, Кормаш авылында яшәүче Гөлкәбирә апамның җизни бабай турында бик тәфсилләп сөйләүләре истә минем. Курай ясаучы осталар, бу язмамны укыганнан соң, үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашса, халкыбызда бу уен коралы белән кызыксынучылар артыр иде. Чыннан да, курай милли моңнарыбызны халык күңеленә җиткерә бит.

Менә шул җизни бабайларның өе янында 10 сутый чамасы алма бакчасы бар иде. Язын шау чәчәккә күмелеп, узган-барганнарның күңелен ямьләндерсә, көз җиткәч, алсу алмаларның хуш исләре бөтен тирә-якка тарала торган иде.

Авыл халкына яшәү беркайчан да җиңел булмады, һәрвакыт рәнҗетеп килделәр: йә хезмәт хакын түләмиләр, йә күтәрә алмаслык салым, займ белән җәфаладылар. Хәтта алмагачларның баш исәбенә дә салым уйлап таптылар. Боларга акчаны каян табарга соң?! Ул елларда авыл халкы болай да фәкыйрьлектә яши иде бит!

Җизни бабай бу мәсьәләне, бик авырлык белән булса да, болай чиште: үткен балта белән үз алмагачларын юк итте ул. Мин, үсмер малай, ул алмагачка сукканда мөлдерәп торган күзләреннән агып төшкән кайнар яшьләрен күреп, аптырап карап тордым. Хәзер үзем өлкән яшькә җиткәч, җизни бабайның шул вакыттагы хәлләрен, кичерешләрен бик яхшы аңлыйм…

Күңелдә шундый теләк яши: ул караңгы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде! Беркайчан да!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны, сәяси репрессия корбаны.

Казан шәһәре.

Комментарии