«Минем балам булдыра!..»

Мәктәпне тәмамлаганыма да 2 елдан артык вакыт үтеп киткән. Хәзер ул чакларны фотосурәтләрдән карап кына искә төшерәм. Иң шаян сыйныф санала идек без. Хәер, ул вакыттагы шаярулар акбур белән такта сөрткечен яшереп куюдан узмады кебек. Һәр ялгышыбыз өчен җавап тотып, вакытында гафу да үтенә белдек. Әти-әниләрнең авызында бер генә сүз булды: « һәрвакыт хаклы, гаеп үзегездә…»

Укытучы һөнәре элек-электән иң җаваплы, иң кирәкле, иң дәрәҗәле эш саналды. Бүгенге заманда да ул шулай булырга тиеш. Замана үзгәрде дип кенә, белем һәм тәрбия бирүчеләргә карата мөнәсәбәт башкача була алмый. Нинди генә техник чаралар, роботлар уйлап тапсак та, алар берсе дә укытучыны алмаштыра алмаячак.

Укытучының дәрәҗәсе хәзер юк, укытучы кешемени ул, дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Укытучының дәрәҗәсен, аларга карата булган хөрмәт хисләре дә гаиләдән, әти-әнидән килә, дип саныйм мин. Бервакыт укытучылардан көлеп, шигырь формасындагы пародияләр яза башладылар. Әле берсен ВКОНТАКТЕ сайтында миңа да җибәргәннәр иде. Шигырь юлларын укыгач, шаккаттым. 9 сыйныф укучылары укытучы турында ничек шул кадәр «күп мәгълүмат» белә икән! Кем кайда ял иткән, кем кемнән көнләшә һ.б. – берсе дә читтә калмаган. Шигырь юлларына салырлык мондый «кызыкларны», баланың өйдә әти-әнисе авызыннан ишетүе бәхәссез, дип саныйм.

Бөтен гаепне укытучы җилкәсенә генә сылтап, баласының начар укуында укытучыны гаепләп яшәгән әни-әниләргә аптырыйм. Укучы яхшы укыса – минем балам булдыра, ә начар укыса – укытучысы укытмый, янәсе. Укучылар белән бергә үткәрелүче җыелышта бер ана торып басып: «Минем балам өй эшен дүртлелек белә иде, сез аңа өчле куйгансыз. Укыта белмисез, гаеп сездә…» –дип сүз башлаган.

Укытучы үз фәнен балаларга белдерергә омтылып яши. Энемнең мәктәптән кайтып әнигә: «Мин аның бөтен соравына җавап бирдем, барыбер дүртле куйды…» – дип зарлануына каршы әнинең: «Укытучы синең бишлелек белмәгәнеңне белә, шуңа куйган, яхшырак укы», – диюен хәтерлим. Ә хәзерге заман әти-әниләре күбесе балаларының гаебен күрәсе, төзәтәсе урында, киресенчә, аның һәр адымын хуплап, яклау ягына баса.

«Дөнья бит куласа, бер әйләнә, бер баса», – дип юкка гына әйтмиләр. Мин әле үзем дә кем өчендер сабый гына, әти-әниләрне гаепләргә, бәлки, хакым да юктыр. Әйтәсе сүзем шул – әти-әниләр балаларын яратсыннар, дөрес тәрбияләсеннәр иде. Әмма ярату эшләгән начарлыкларга күз йомып үтәрлек дәрәҗәдә булмасын, баланың хатасын күрә, төзәттерә белергә дә урын калсын иде. Иртәме-соңмы, болар барысы да әти-әниләрнең үзләренә үк әйләнеп кайтачак бит.

Зәлия ЛАТЫЙПОВА.

«Минем балам булдыра!..» , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии