Теләнчеме, бизнесменмы?

Тукталышта автобус көтеп басып торганда яныма 9-10 яшьләрдәге малай килде.

– Гафу итегез, сез миңа ярдәм итә алмассызмы икән? – ди бу рус телендә, күзләремә төбәлеп. – Өйгә кайтырга акчам җитми.

– Күпме кирәк соң?

– Билет бәясе инде – 15 сум.

Кызганулы күз карашымны күреп, малайның йөзенә елмаю җәелде.

Юк, автобусларда дога укып, хәер җыеп йөрүче кара малай түгел иде ул. Матди хәле начар гаиләдән булмавы да күренеп тора: өстендә өр-яңа джинсы чалбар һәм “Адидас” футболкасы. “Мөгаен, өйдән рөхсәтсез чыгып киткәндер яки әнисе акча бирергә оныткандыр”, – дип уйлап куйдым.

– Исемең ничек соң? – дип сорадым малайдан сумкамнан кошелокны алганда.

Руслан исемле яңа танышымның карашы кулларыма төбәлгән иде. Ләкин аның бәхетсезлегенә, кошелокта ун сумнан башка вак акча табылмады. Артыгын бирергә кызганыч, үземә дә күктән яумый.

– Син кайсы тукталышка кадәр барасың соң? – дип сорадым, “унлык”ны малайга сузып. – Бәлки, безгә бер яккадыр. Билетны үзем алыр идем.

– Юк, миңа бөтенләй икенче якка кирәк, – диде Руслан, акчаны кесәсенә шудырып. – Башка юкмыни?

– Юк шул, үзем белән юлга җитәрлек кенә алган идем.

– Сез, кызлар, һәрвакыт шулай ялганлыйсыз, – дип җавап бирде малай, акыллы кыяфәт чыгарып. – Үзегез бай егетләр белән йөрисез, үзегез акча юк дигән буласыз. Ярар инде, монысына да рәхмәт.

Кибеттән чыгып баручы икенче бер кызны күреп алып, Руслан шул якка йөгерде. Мин исә эчемнән генә аның исән-сау кайтып җитүен теләп калдым.

Өйгә кайткач, иптәш кызыма әлеге хәлләрне сөйләгән идем, “Юләр син, кеше кызганып гомерең үтә инде. Күргәнем бар минем ул малайны, автобуска дигән булып, синең ише беркатлылардан акча җыеп йөри”, – диде. Аның сүзләренә ышанмадым. Берәрсе белән бутыйдыр, нишләп кеп-кечкенә малай хәерче баласы кебек теләнеп йөрсен инде?!

Ләкин икенче көнне үк дус кызымның сүзләре расланды. Бөтенләй икенче тукталышта инде бөтенләй башкача киенгән кичәге танышым шул ук сүзләр белән миннән тагын акча сорады. Танымады булса кирәк, исемен сорагач, “Илдар”, – дип җавап бирде. “Кичә өеңә кайтып җитә алдыңмы соң?” – дигән идем, бейсболкасын батырыбрак киде дә каршы яктагы тукталышка йөгерде.

Кызганыч, артыннан: “Илдар, тукта, акча бирәм”, – дигәч тә, артына да борылып карамады ул. Ә минем аңа бирәсе сорауларым бик күп иде. Ни өчен кеп-кечкенә малай урамда кешеләрдән теләнеп йөри? Ул акча белән нәрсә эшләмәкче була икән? Алдан ук әйтүемчә, киемнәренә, үз-үзен тотышына караганда, җитешсезлектә яшәгән балага охшамаган ул. Күрәсең, әти-әнисе алып бирергә теләмәгән берәр әйбергә акча җыя торгандыр. Олылардан кризис турында ишетеп, үзенә кәсеп ачуыдыр бәлки. Кем белә…

Лилия ЗАКИРОВА

Бездә кыргый капитализм

Милләтләр һәм кешеләр арасындагы дошманлык, кыргыйлык күренешләренә тыныч кына карый алмыйм. Хәзер эгоистлык, табигатькә вәхшиләрчә караш, явызлыкка борылу гадәткә әйләнеп бара. Ә кешеләр бер-берсен кайгыртса, хәл-әхвәл белешеп торса, тормыш авырлыгы шулкадәр сизелмәс иде.

Йортыбызга явызлык керә. Аңа каршы Аллаһы гына җәза бирмәс. Үзебезгә дә көрәшергә кирәк. Явызлык кешене авыруга әйләндерә, ә андый кешеләрнең психикасы белән ми функциясе үзгәрә һәм ул башка органнарның бозылуына китерә. Сүз кешене үтерә, дигән әйтем бик дөрес ул. Аны файдалана белергә генә кирәк. авыруның, педагог укучының ышанычын казана. Шуңа күрә дә алар үз сүзләрен үлчәп әйтергә тиеш. Бер яшь авыру әбине тынычландырырга тырыша. Аңа:

– Әби, без синең белән бер көнне үләбез, – дигән. Карчык тагын поликлиникага килгән һәм табибның көтмәгәндә үлеп киткәнлеген ишеткәч, бик гаҗәпләнгән. Шуннан соң: “Мин нигә исән соң әле?” – дигән дә әби дә җан тәслим кылган. Медицина дөньясының атасы Гиппократ та: “Кешене дәвалауның беренче ысулы – сүз, аннары –үлән, соңыннан гына пычак”, – дигән. Без сүзне ничек кулланабыз соң? Әйтик, кибеттән лампочка аласың, ул эшкә яраксыз булып чыга, сатучыдан аны алыштырып бирүен үтенәсең. Ул бер генә сүз әйтә: “Юк”.

Капитализм системасына күчеп барганда кешеләр арасында мөнәсәбәтләр шундый булырга тиеш микәнни? Хәзер бездә бер генә илдә дә булмаган кыргый капитализм туды. Элек шундый лозунг бар иде: “Бар кеше бер кеше өчен, бер кеше бар кеше өчен”. Чыннан да, хәзер барлык кеше бер чиновник өчен эшли. Ул айлар буе эшләп тә тормыш алып барырдай ала алмый, ә янәшәсендә яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле катлы-катлы йортлар төзелә. Эштән куылганнарның кайберләре эчке эшләр бүлегенә барып урнаша.

Без ни өчен гел байлык турында гына уйлап, үзебез яши торган мохит, яшәеш хакында кайгыртмыйбыз икән? Билгеле, әлегә бар кешеләр дә бер чылбырда, рәттә түгелләр. Янәшәдә яшәүчеләрнең тормышларын күрә белүчеләр, ярдәм кулын сузарга әзер торучылар арабызда бардыр әле. Кеше күңеленә күп кирәкми, дөньяда бер генә яшисе югыйсә.

Б.САДЫЙКОВА.

Саба районы, Лесхоз бистәсе.

Комод – “заманча сандык”

Җәй туйларга бай булса, туйлар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләренә мул. Иң төп йолаларның берсе – кызның бирнә әзерләведер. Бер танышымның туенда да кыз озатканда бирнә чыга башлады. Беренче булып күркәм урын-җирләре чыкты, ә аннан, бантиклар белән бизәлгән комод… Менә сиңа мә! Соңгы вакытта кызларны кияүгә биргәндә, бирнә тутыру өчен сандык урынына комод куллану модага кереп китте. Элек-электән туй күрке саналган бирнә сандыгын “заманча комод” алыштыра аламы соң?!

Замана яшьләре бирнә әзерләүгә әлләни игътибар бирми. Ә бит әбиләребез элек-электән бу йоланы бик ихтирам иткән. Гаиләдә кыз бала тууга ана кеше бирнә әзерли башларга тиеш, дигән гыйбарә дә яшәп килгән. Кызлар бирнә өчен урын-җирләре, мендәр-юрган, тәрәзә пәрдәләре һәм кашагаларын, кулъяулык һәм ашъяулыкларны чигү белән бизәгән, кичке утырмаларда чигү үрнәкләре алмашкан. Әйе, хәзер без хәтта кулъяулык та чикмибез (оят булса да әйтим, минем, мәсәлән, чиккәнем юк), замана шартларына туры килми янәсе… Чиккән ашъяулыкларны да хәзер әби-бабайлар яшәүче йортларда яки музейда гына күрергә була. Шул рәвешле кул эшенә, сабырлыкка өйрәткән чигү һөнәре дә үлеп бара.

Чигү беткәч, сандыкка да урын калмый, дип исәпли кайберәүләр. Ә сандык бит элек-электән хатын-кызның гомер юлдашчысы, сердәше булган. Йорт түрендәге сандыкта башта яшь киленнең шәхси кирәк-яраклары сакланса, аннан бәби киемнәре алыштырган, олыгая барган саен сандык яшьлек хатирәләрен үзенә җыйган… Аннары, кайчандыр кияүгә чыккан бирнә сандыгы әбинең күңел сандыгына әйләнә. Анда ниләр бар икән дип, гел шуны ачып карарга кызыгып йөргәннәр әле дә истә, сезнеке дә шулай булгандыр…

Юк кына нәрсә кебек, ләкин ул сандык үзе үк милли гореф–гадәтләребезне саклаучы бер элемент бит. Бу хакта таныш–белешләрем белән дә фикер алыштым.

Гөлнар Миңнебаева:

– Минемчә, сандыксыз кияүгә чыгу татар кызы өчен дөрес түгел. Бу – традицияне бозу. Борынгыдан килгән йоланы үтәү – бурычыбыз дип саныйм.

Альбина Шәрипова:

– Сандыксыз кияүгә чыгу бик үк дөрес түгел инде, ләкин замана бер урында тормый. Традициягә килгәндә, хәзерге туйлар элеккегеләренә охшамаган дияр идем. Сандык кына түгел, бик күп милли традицияләр бозылган.

Дилбәр:

– Бәлки, кызлар сандык таба алмаганлыктан кияүгә комод белән чыгадыр. Бик бәхәсле сорау бу, бер карасаң, мин туйларны милли йолаларга таянып үткәрү яклы, икенче яктан, сандыкны фатирның кайсы урынына куярга дип баш ватасы була… Ә комод (алар бит төрле формада) – ул “заманча сандык”… Тик мин, мөгаен, кияүгә чыкканда, сандыкны сайлармын.

Нияз Шәмсетдинов:

– Бу бары тик традиция генә, сандык булса, әлбәттә, әйбәт. Әлеге фикерне яклавым түгел, ләкин сандык әкренләп юкка чыгар.

Наилә Рәшитова:

– Сандыксыз чыкмыйсың икән, комод та кирәк түгел. Бу – гореф-гадәткә тап төшерү сыман тоела миңа. Әнә, сандыкны кирәксенмәсәң, чемодан белән чык… Комод берничек тә сандыкны алыштыра алмый.

Туйларда сандык кирәк булмау аны ясаучы оста куллы һөнәрчеләрне дә бетерә. Бервакыт бер оста белән аралаштым, сандыклары күз явын алырлык матур, нечкә зәвык белән ясалган, тик алучылар юк… “Хәзер сандыкка сорау аз, бик милли җанлы кешеләр генә сорап килә аны”, – ди ул. Бер карасаң, сандык әлләни кыйммәт тә түгел, урынны да күп алмый. Кыйммәт дисәгез, туй күлмәге өчен егермешәр мең сум акча жәлләмәгән вакытта нигә әле сандык өчен 1,5-2 мең тәңкә кызганырга ди?!

Дөресен әйткәндә, хикмәт сандыкта гына түгел, кардәшләр. Җан ачысы белән әйтелгән бу сүзләр барлык гореф гадәтләребезгә дә кагыла, көннән-көн барысын да онытабыз бит! Әйдәгез, традицияләрне хөрмәт итик, милләтне таркатмас, нигезен нык тотар өчен аз гына булса да көчебезне куйыйк. Рәфилә СӘЛИХОВА

Татар булып калыйк!

Белем бәйрәме белән гөрләп укулар башланды. Башка еллардан аермалы буларак, укытучы, укучы, ата-аналарны күңелсез яңалыклар да көтә иде. Сәяси үзгәрешләр, халык, гражданнар фикеренә колак салмыйча кабул ителгән канун һәм фәрманнар безнең хыял-теләкләребезнең үтәлмәячәгенә китерде. Мәгариф турында федераль канунның 362нче фәрманы дөньяга чыгуга, инде быелдан ук республикабызда татар сыйныфлары кырау суккан кебек бетү дәрәҗәсендә. Хәтта район үзәкләрендә дә татар сыйныфларына дүрт-биш баланы көчкә тутыралар. Ә авылларда исә ата-ана сабыен 1нче сыйныфка урыс классына бирү өчен, башка авыл мәктәбенә йөртеп укытудан да курыкмый.

Көне-төне мәгълүмат чаралары аша үзебезне бай, камил, алга үсеш алган республика итеп күрсәтәбез. Тик матди байлыкка гына омтылып, рухыбыз көннән-көн ярлылана бара. 362нче фәрман кабул ителүгә, инде быел барлык ата-ана үз баласын урыс сыйныфына күчереп бетерде, дисәң дә була. Бу аларның үз теленә, милләтенә карата хөрмәте, ихтирамы, аң дәрәҗәсе сай булуны күрсәтә.

Моннан берничә гасыр элек чукындыру сәясәте алып барганда, халкым яндырылса да, суга батырылса да, үлгәндә дә үз диненнән баш тартмаган. Ә бит сатлыкҗаннарга бик күп төрле өстенлек бирелгән, аларны салымнардан да азат иткәннәр.

Әгәр дә хәзер шундый фәрман чыгып, христианлаштыру сәясәте башланып китсә, (моны күз алдына китерүе дә куркыныч) акча өчен халык ике дә уйламыйча чукыныр иде. Аллам сакласын.

Әйе, нәкъ таушалган, тузанланган, керләнгән безнең күңел.

Укытучыларга килгәндә, аларга бигрәк тә нык булырга кирәк. Татар теле укытучылары, барлык көчегезне куеп, милләтне хөрмәт итүче, аның киләчәген кайгыртучы шәхесләр әзерләү – әлеге катлаулы чорда сезнең төп бурыч. Күңелегезне төшермәгез, башыгызны горур тотып, алга атлагыз. Бик кечкенә калган учакны сүндермичә, буыннарга күчерү, аны дөрләтеп җибәрү өчен эшлисе эшләр, тормышка ашырасы хыяллар әле бик күп. Су сибеп, иркәләп үстермәсәң, гөл дә үлә. Ә туган тел, ана телебез чәчәккә караганда да игътибарны, саклауны күбрәк таләп итә.

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Арташ.

Комментарии