Әниләр

Әниләр

Кем генә яратмый икән дә, хөрмәтләми икән үз әнисен? Әниләр үз баласы өчен дөньядагы иң изге җаннар. Алар безне кояшлы якты дөньяга тудырган. Без берни дә аңламыйча бишектә ятканда алар безнең һәрбер авазга шатланып, күкрәк сөте белән имезгән. Безнең һәр елмаюга, авыз ерып көлүебезгә куанган. Без бу якты дөньяга килгән көннән бирле алар тик безнең өчен генә яши, үзләренең җан җылысын безгә бирә. Бу ана назы диеп атала. Бишектә урын тарайгач, безне бала ятагына яки безгә дала булып күренгән җылы идәнгә төшерәләр. Анда да артыбыздан гел күзәтү кирәк бит. Азрак мүкәли башлауга, кайда нәрсәгә тотына алабыз – шуны тартып төшерәбез, егылабыз, бәреләбез. Юлыбызда кулга тотардай нәрсә очрый: чүпме ул, уенчыкмы – шуны авызыбызга кабып, әниебезгә тирә-юньне яхшы күрүебезне аңлатабыз. Егыла-егыла беренче адымнарны атлавыбыз әниебездә әйтеп бетерә алмаслык шатлык, горурлык тудыра. Менә бит, аның да кечкенә «зур» улы йөреп китмәкче була. Йөгереп йөри башлагач та әле әниләребез безнең һәр адымыбызны күзәтә, кайгырта. Чөнки без егылып, бәрелеп, берәр җиребезне имгәтергә мөмкинбез. Алар үзләренең йокыларын калдырып, вакытында ашамыйча-эчмичә, безнең өчен кайгыра. Әгәр дә сабый чагыбызда тәннәребез артыграк эсселәнсә дә, кайсыдыр җиребез авыртудан елый башласак та әниләрнең йөрәге телгәләнә. Теле ачылмаган бала кайсы җире авыртканын әйтә белми бит әле. Ә әниләр кайгыралар, ничек булса да безне терелтергә тырышалар. Алар безнең өчен табибә дә булалар. Тормыш бит шулай яралган, шулай бара һәм шулай дәвам итәчәк тә. Ул борын-борын заманнан шулай килә. Аны тарих та, табигать законнары да үзгәртә алмый. Әни ул – изге кеше.

Телебез дә ачылганда «әннә» диеп ачыла. Әниләребезнең ул сүзне ишеткәч, шатлыктан йөрәкләре дәртләнеп тибә, шатлыклары йөзләренә чыга. Бу халәтне бары тик ана кеше генә кичерә, ана кешенең генә башыннан үтә. Ә үсә-үсә, без балалар тагын да тынычсызга әйләнәбез, әниләребезгә күбрәк бурычлар йөклибез, күбрәк авырлыклар тудырабыз. Алар кайгыра, күп вакытларда үзләренең көчсезлеген күрсәтәселәре килмичә шыпырт кына елый, елый-елый күңелләрен бушаталар. Баланың һәрбер хәрәкәте, яшьлек хаталары, ялгышлыклары өчен алар җавап биргәнен әниләр аңлый. Күп очракта үз-үзләрен эчтән генә битәрлиләр.

Беренче класска безне әзерләп, кулга чәчәкләр тоттырып укытучыларга тапшыргач, үзләре генә аңлый торган горурлык белән горурланалар. Әниләребезнең һәрберсенә үз баласы иң матуры, иң сөйкемлесе. Беренче бишлеләрне күргәч, аларның шатлыкларының чиге юк, ә начар билге эләксә, бездән уздырып кайгыралар. Әниләребез безнең белән өр-яңадан мәктәп тәмамлый. Әйе-әйе, алар безнең белән бергә укый, әгәр дә укымасалар, алар безгә өй эшләрен хәзерләтә алмаслар иде. Безнең бишле аларның да бишлесе.

Югары классларга җитеп, кызлар яныннан соңга калып кайткач, әниләр: «Ник соңга калдың?» – дип сүз чынлыгы өчен генә сорый, чөнки кайсы тормыш баскычына җиткәнебезне күзләребездән үк сизенәләр, аңлыйлар. Ялгыш авыр сүз әйтеп, безне үпкәләтергә теләмиләр, эчтән генә бу катлаулы мәхәббәт дөньясында безгә хәерле юл телиләр. Хәерле юл гына теләп калмыйлар, безне читтән күзәтәләр. Тормыш юлына чыгучы уллары, кызлары өчен әниләр үзләрен һаман да җаваплы тоя. Ә өйдә берничә бала булса, аларга көчне берничә мәртәбә артыграк түгәргә кирәк. Урта мәктәпне тәмамлагач, әниләр безнең белән бергә уку йортын сайлый, үзләренең һөнәрләренә кушып, без сайлаган һөнәрне дә өйрәнәләр. Әниләрнең һәрберсе дә баласының тирән белем алып, тормышка яраклы булып, үз урынын табып, һөнәрен яратып, бәхетле яшәвен тели.

Ә без уйлыйбызмы соң аларның безне кеше итү өчен шундый зур көчне каян алуларын, нәрсә хисабына яшәүләрен, ничек итеп безне үстерүләрен? Аларның соң үзләренә авырырга да, бу дөньяда бераз булса да иркәләнергә дә, үзләре өчен яшәргә дә вакытлары калмый. Балам, балам, диеп, без туганнан бирле гомерләре безнең өчен уза.

Укып бетереп, эшкә урнашкач, беренче эш хакларын әниләр кулына тапшырганда куануларының очы-кырые күренми. Кулларына гади акча түгел, ә үзләре үстергән агачның ниндидер тылсымлы, сихри, әйтеп-аңлатып бетереп булмый торган җимешләрен авыз иткәндәй булалар. Ә инде, әниемә ошар микән, әнием нәрсә дияр икән, фатихасын бирерме, диеп, яшьлек мәхәббәтебез белән таныштыргач, нәрсә уйлыйлар да, нәрсә тоя икән алар, Әниләр? Яшәешебезнең икенче баскычына аяк басуыбызны алар да аңлый. Ләкин ничә генә яшьтә булсак та, без аларга гел бала булып калабыз. Инде үз балаларыбыз туып, оныкларын үз куллары белән тотып сөя алган әниләр бөтенләй икенче төрле бәхет кичерәләр.

Рәхмәт әниләребезгә, безне кеше итүне үзләренең изге бурычлары итеп күргән өчен. Төрлебезнең тормышы төрле юллардан уза, һәрбер буын үз заманында яши. Элекке вакытларда да әниләр үз балалары өчен яшәгәннәр. Үзләре ач булсалар да, балаларын ач итмәскә тырышканнар. Үзләре йокламасалар да балаларын йоклатканнар, балалары авырса, алар белән бергә авырганнар, аларны савыктыру өчен бөтен тырышлыкларын куйганнар.

Хәзерге тормышлар элеккегегә караганда бик күпкә җиңел. Элеккегеләр таң тишегеннән эшкә тотыналар иде. Иң беренче эш итеп мичкә ягып җибәрерләр иде. Татар өенең күрке булган күмер самавырында чәй кайный, ә әниләребез үзләре хуҗалыкның төп тотнагы булган малларны ашатырга чыгып китә. Ә безне чәйләр әзер булгач кына йомшак тавышлары белән иркәләп уяталар иде. «Балам, әйдә, чәйләр эчеп, җылынып, яңадан ятарсың», – дияләр иде. Без әниләребезнең нинди авырлыклар алдында да баш имәвен күреп үстек, алар һәр нәрсәнең җаен таба иде. Авырлык килсә, иң беренче үзләренең иңен куеп, безне ышыклыйлар иде.

Ә без беләбезме әниләребезнең хәлләрен? Алар нихәлләрдә яшәп яталар икән, дип кызыксынабызмы? Күп очракта эш күплеккә, вакыт юклыкка сылтап, кайтып хәлләрен дә белмибез. Алар көтә безне. Ничә генә яшьтә булсак та, без аларга һаман да бала. Моны инде үзебез олыгаеп, тормыш көзенә якынайгач кына аңлый башлыйбыз. Шуңа да әйтәсем килә минем: газиз, сөекле, яраткан Әниләребезне ташламыйк, аларның тормышлары белән кызыксынып, ярдәм итеп яшик, көттермик аларны. Алар бит безнең кайтуыбызны гомер буе көтә, кайтып: «Әнием, хәлләрең ничек, ничек яшисең?» – дип сорасак, бу алар өчен иң зур бүләк.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Әниле чаклар – бәхете чаклар

Моннан дүрт ел элек, нәкъ Әниләр көнендә – 25нче ноябрьдә бу дөнья белән бәхилләшеп, әнием китеп барды. Аңа 85 яшь иде. Кем әйтмешли, яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган. Шулай да сагындыра. Пенсия яшендәге ир-ат булсам да, вакыт-вакыт күңелләр йомшап китә. Әниләр көнен уйлау белән, менә тагын искә төшердем. Исән булса, барып котлар идем, сөйләшеп утырыр идек.

Безнең әни 1929нчы елның 1нче мартында Актаныш районы Теләкәй авылында дөньяга килгән. Бик яшьли ятим калган. Ул чор балалары кебек, әниебезгә дә бик авыр, катлаулы юл узарга туры килгән. Торф чыгарырга да йөргән ул, 16-17 яшеннән урман да кискән, сугыштан соң Магнитогорск шәһәрендә тимер юллар салуда да катнашкан. Шунда эшләгәндә әти белән танышып, гаилә корганнар. 1957нче елны 6 айлык бала белән, әтинең сукыр әтисен карарга дип, Актаныш районы Байсар авылына кайтып төпләнәләр.

Әни гомер буе колхозда төрле эшләр башкарып пенсиягә чыкты. Буш вакытларында тәрәзә челтәрләре үрә иде. Бик күп вакытны ала, күзләрне бетерә торган вак эш иде ул. Гаиләгә өстәмә керем булыр дип тырышкандыр инде газизем. Ул челтәрләрне үрдерергә дип әллә кайлардан киләләр иде. Әнинең челтәрләренә чират булды. Әле эштән бушаган арада безгә тәмле бәрәңге пәрәмәчләре дә пешерә, мичкә ипи сала иде. Саруны кайната, дип, әти табада пешкән ипи ашамады. Шуңа күрә әни ипине мич төбендә көлдә генә пешерде. Ул ипиләрнең тәме әле дә авызда саклана, бөтен урамга хуш исе тарала иде.

Әни турындагы уйлар балачакка алып кайта. Яшел чирәмле авыл урамында тәгәрәп уйнаган, бәпкә саклаган чаклар, әнигә ияреп җиләккә йөрүләр – барысы да әле кичә генә булган кебек хәтердә яңара. Назлап кына йоклатыр, иркәләп кенә уятыр иде ул безне.

Әти-әнине югалту һәркем өчен дә авыр. Әнине югалту аеруча авыр Ир кеше булсам да, тормышымның әни белән бәйле кайбер мизгелләре күзләрне дымландыра.

Гомеренең соңгы елларында урамда аның яшендәгеләрдән бары Гөлбикә апа гына калды. Аның белән бер-берсенә йөрешеп, хәл-әхвәл белешеп яшәделәр. Ул апа да дөньялыктан китеп баргач, әнигә бик ямансу калды. Шуның өчен көн дә иртән сәгать 8 белән 9 арасында аның янына хәл белергә бара торган булдым. И сөенә иде минем килүемә. Югыйсә, үзе генә дә түгел бит, энем гаиләсендә яши. Энекәш белән килен – эшкә, балалар мәктәпкә киткәч, берүзенә генә ямансу булып кала.

– И-и, улым! Авырткан аякларың белән көн дә килеп йөрмәсәң дә була инде, – дияр иде. Шуннан соң янына көн аралаш кына бара башладым. Тыкрыктан борылуга тәрәзәдә әни чалымнарын шәйли идем. Көтә иде килгәнемне. Менә хәзер уйлыйм да, күзгә яшьләр килә. Килмә, дисә дә, барыбер көткәндер инде ул. Көн дә киләсе булган икән, нәүмиз булып калгандыр, дигән уй тынгы бирми.

Бүгенге яшьләрнең (барысының да дип әйтмим) әти-әниләренә булган мөнәсәбәтен күрәм дә, күңел рәнҗи. Әти-әниле булу зур бәхет бит ул, нигә шуны аңламыйлар икән. Берәүләр бала чакта үзләрен ташлап калдырган әти-әниләрен ничә еллардан соң эзләп таба. Икенчеләре янәшәдә генә яшәсәләр дә әти-әнисен бар дип тә белми.

Язмамны Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләре белән төгәллисем килә: «Әти-әни безгә Аллаһ тарафыннан бирелгән бүләк. Әти-әнине сайлап алып булмый. Әти-әни яхшы да, яман да була алмый. Нинди генә булсалар да, без аларны хөрмәтләргә тиеш. Чөнки тиздән үзебез дә алар кебек үк өлкән яшьтә булачакбыз. Балаларыбыз безгә нинди хөрмәт күрсәтер? Шул хакта онытмасак иде.

Барлык әниләрне бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек, тынычлык, балаларының игътибарын, итагатен тоеп яшәсеннәр иде.

Азат МИРЗАМӘХМҮДОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

Комментарии