Күрде инде башлар барын да

Уйлап баксаң, бу дөнья гаҗәеп серле дә, искиткеч бай тарихлы да инде үзе. Күктәге бихисап күп йолдызлар да бер-береннән аерылган күк, адәм балаларының да язмышлары төрле-төрле. Искитмәле гыйбрәтлеләре дә, күздән ирексезләп яшьләр бәреп чыгарырлыклары да, кызыклылары да, кызганычлары да адым саен очрап тора баштан үткән вакыйга-язмышларның.

Аралашырга, сөйләшергә яраткангамы, төрле яшьтәге кешеләр бик еш кына мөрәҗәгать итә үземә. Кайберәүләр кичерешләрен башкалар белән уртаклашырга теләсә, кайберләре бер җылы сүз, аралашуга мохтаҗ.

Чираттагы әңгәмәдәшем Нәсимә апаның язмыш бәянен тыңлагач та, адәм балаларының сабырлыгына, чыдамлыгына сокланып, шаккатып утырдым. Әйе, күптәнге танышым төсле үз авызына каратты да куйды мине әлеге мөлаем татар апасы. Аның кичерешләрен сурәтләр өчен, әлбәттә, бик озын язып булыр иде, әмма, укучыларны ялыктырмас өчен, язмамны кыскарак тотарга тырышырмын бүген.

Харисова Нәсимә Гариф кызы 1939нчы елда Азнакай районы, Урсай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланып, әтисе сугышка киткәндә 2 яшьлек кенә сабый булып кала ул. Әбисе һәм әнисе белән генә торып калган сабыйга кечкенәдән нужа камчыларын татып үсәргә туры килә. Әтисезлек бик тә үзәккә үтә бу авыр елларда. Гариф абыйга сугыштан әйләнеп кайтулар насыйп булмый…

Нәсимә апа туган авылы Урсай мәктәбендә 7нче классны тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга керә. Анда укыган яшьлек еллары үзенең кызык та, кызганыч та хатирәләре белән Нәсимә апа күңеленә мәрҗәннәр булып тезелгән. Шуларның берсен тирән дулкынлану белән искә төшерде әңгәмәдәшем.

1955нче елның 6нчы ноябре. Дәрестән соң барлык студентлар бәйрәм ялларында туган якларына кайтырга ашкына. Нәсимә дә, акчаны янга калдыру ниятеннән, берәр таныш очрамасмы дип, кайту юлына чыгып баса. Кызның бәхетенә, юлдаш булып, бер ир белән хатын да килеп кушыла. Сөйләшеп китә болар. Әлеге пар кечкенә балаларын авылда әти-әниләре карамагында калдырып, үзләре Бөгелмәдә эшлиләр икән. Бәбчекләрен өзелеп сагынуга түзә алмыйча, канатланып, туган якларына – Мишәр Мөслименә кайтып барулары икән аларның. Менә шулай бергәләп, Азнакайга кайтып җитү бәхетенә ирешәләр. Ул вакытта инде күптән кичке караңгы төшкән. Суык тәннәрне куырып-куырып ала. Әкрен генә кар ява башлый. Шулай да ярты юлда туктап калып булмый бит инде, өчәүләп, Сәпәйгә булса да кайта торыйк дип, җәяүләп тагын кузгалалар. Авыл яшьләренең кичен клубка чыга башлаган мәле. Нәсимәнең өстендә юка гына бишмәт, аягында резин итек. Тешләр тешкә тиеп калтыратса да, сагыну көчлерәк… Инде Сәпәйгә җиткәч, Сукаешка ерак калмый, дип, тагын юлны дәвам итәләр. Нәсимә юлдашларының бу фикеренә сөенә генә. Ни дисәң дә, иртәгә бәйрәм – 7нче ноябрь, ә 8е инде кабат Бөгелмәгә китәргә кирәк. Сукаешка кайтып җиткәндә сәгать телләре төнге 12не күрсәтә. Кибет каравылчысы туңып беткән юлаучыларны жәлләп, үзенең өенә алып кереп җылыта. Бераз җылынуга, кабат юлга кузгала болар. Алар чыгып киткәндә, үч иткәндәй, буран чыга. Әз генә баруга, юлдан адашалар. Курай елга тирәсендә янган факелга карап барырга тырышсалар да, никтер ул артта калган булып чыга. Менә шулай итеп, зур сынау алдында калалар. Алай да, теге ир заты: «Берәр эскерт табып, шунда ышыкланыйк!» дигән фикер җиткерә. Нәсимә, куркудан, өшегән аякларын тыпырдатып елап җибәрә. «Шул эскерт эчендә катып үләрбез дә, язын эскертне тарттырганда гына табып алырлар инде безне…» – дип кайгыра кыз бала. Бәхеткә, кибәк эскерте очрый аларның юлына. Аны да кар каплап киткән була. Куллары бик нык өшесә дә, өчәү шунда куыш ясыйлар. Нәсимәне эчкә кертәләр. Аннан теге хатынны. Соңыннан гына теге ир керә. Аңа юньләп урын да калмый. Ничекләр генә түзгәндер бахыр… Аз булса да җылы булыр дип, бүләккә алган яулыкларын аякларына чорныйлар.

Иртән таң беленә башлауга, туңып беткән юлчылар кабат юлга кузгала. Буранның туктарга исәбе дә юк. Зур сынаулар үтеп кайта торгач, Мишәр Мөслименә җитәләр. Өйдәгеләре аптырап та, шатланып та каршы ала аларны. 7нче ноябрь бит, олы бәйрәм көн! Чәйләр эчеп, эчкә җылы кергәч, Нәсимә елга буйлап кына Урсайга кайтмакчы булып, юлга кузгала. Ләкин юлларны көрт басу сәбәпле, кире теге юлдашлары йортына әйләнеп кайта. Көнозын колхоз идарәсендәге телефонга шалтырата торгач, көчкә элемтәгә чыгып, кич белән туган авылыннан ат белән килеп алалар аны.

Мондый искитмәле вакыйгаларны күп кичерергә туры килә Нәсимә апага. «Биш бала табып үстереп, бүгенге көндә шуның берсе генә инде исән, акыллым…» – дип, күзләре яшькә чыланды аның. Бер генә нәрсәгә үкенә ул: «Теге чакта балалыгым белән юлдашларымның исемнәрен дә сорашырга онытканмын», – ди. Чыннан да, алар ул вакытта үлем тырнагыннан алып калганнар бит аны… Бәлки, әлеге язманы укып, үзләрен танырлар, дип тә өметләнә ул.

Нәсимә апа 40 ел район сырхауханәсендә эшләп, лаеклы рәвештә хезмәт ветераны булып пенсиягә чыккан. Тик шулай да өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш ятимнәренә, игътибар җитенкерәми, дип өзгәләнә ул. «Әтиле балалардан кимсенеп, җәфа чигеп үстек, бүген исә бер җылы сүз, җылы караш җитә безгә юкса», – ди ул. Юкка гына, «җил иссә дә өзелергә тора, өлкәннәрнең сабыр канатлары», димиләрдер шул.

1нче октябрь – Өлкәннәр көне. Шушы көндә генә булса да, авыр сугыш елларында бик күп газаплар кичергән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәрен дә онытмасагыз иде, хөрмәтле җитәкчеләребез! Әздән дә күңел була, юктан да хәтер кала… Кунак кына шушы дөньяларда бер-беребезгә хөрмәт күрсәтеп, игелекләр кылып яшәсәк иде!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА

Азнакай шәһәре

Комментарии