- 23.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №38 (23 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
…Тышта әкрен генә көзге яңгыр сибәли. Мин өлкән яшьтәге укытучым Гадилә апа белән тәрәзә аша көзге табигатьне күзәтәм. Аның бүген туган көне. Укытучы кешенең бөтен шатлыгы – үзе белем биргән укучыларының тормышта ирешкән уңышларын күреп куану, бәхетсезлекләрен күреп уфтану. Гадилә апаның холкында бер сыйфат бар: ул укучыларының җитешсез якларын күрсә, гаепне үзеннән эзли башлый. Тиешле тәрбияне биреп җиткермәгәнбез, ди ул. “Без аның бу начар гадәтен кайчан, кайсы вакытта күреп җиткермәгәнбез соң?” – дип аларның яшүсмер чакларын искә төшереп, үзенчә анализ ясый башлый. “Бала әшәке булып тумый бит, сеңелем”, – дип әйтеп бетерүгә, ишектә кыңгырау тавышы чыңлады. Аннан кулына янып торган кып-кызыл роза чәчәкләре тотып, 40 яшьләр чамасындагы ир кеше кереп, Гадилә апаны кочагына алды.
– Туган көнең белән, минем иң саф, иң эчкерсез күңелле апам, – диде ул йомшак кына.
Аларның бик якын туганнар икәнлеген аңлау кыен түгел иде. Гадилә апа энесе алып килгән күчтәнәчне өстәлгә тезә-тезә:
– Энем, таныш булыгыз, бу – моннан 25 ел элек мәктәп тәмамлап чыгып киткән укучым. Олыгайган көнемдә дә: “Укытучым”, – дип зурлап килгәч, бик зур рәхмәт, – дип битләре буйлап тәгәрәшә башлаган тыңлаусыз күз яшьләрен сөртеп алды.
Аннан соң үзен тиз генә кулга алып:
– Данир, әйдә әле энем, мактап йөрисең икән, барысыннан да җитеш дип, аңа урындык күрсәтте.
– Апай, дөресен генә әйткәндә, минем Казаннан кайтыш. Нәкъ туган көнеңдә тәбрик итим дип кердем. Озаклап утырырга Әлфия белән бергәләп керербез, – диде ул.
Алдына куйган гөбәдия белән тиз-тиз чәй эчкәннән соң, китәргә кузгалды. Яңадан бер тапкыр матур теләкләрен әйтеп, җылы итеп саубуллашып чыгып китте.
Энесен озатып кергәннән соң, сүз үзеннән-үзе Данирга ялганып китте.
– Чигә чәчләренә ак бәс төшә башлаган инде, бахырымның. Яшьтән күпне кичерергә туры килде бу балага. Әле ярый, бөтенләй юлдан язып бетмәде, Аллага шөкер, – дип сөйләнеп алды.
Мин җавапсыз калудан кыенсынып кына:
– Язмыш бөтен кешене дә сыный, берәүләр сынып кала, икенчеләре сыгылып килсә дә, сынатмый. Гомере буена намусларына хыянәт итмичә, горур калып яшәүчеләр дә бар. Мин шундый кешеләргә сокланып карыйм, – дим.
– Данир килеп керер алдыннан гына мин сезгә: “Бала җинаятьче булып тумый”, – дигән идем. Кешене шушы начар юлга этәргән сәбәпләрне эзләргә кирәк. Данир бит 15 яшьлек вакытта 2 ел колониядә утырып кайтты. Әмма мин аны һич тә гаепләмим. Чөнки аның тормышы тууга ук катлаулы шартларда башланып китте. Безнең апаны 18 яше дә тулмаган килеш җизни Кукмара итек фабрикасында эшләгәндә тулай торактан урлап алып кайта. Авариягә очрап, әти үлгән ел иде ул. Беребездән-беребез яшь биш бала әни тәрбиясенә калдык. Әзме-күпме йортка акча алып кайта башлаган кешебез апа иде. Әни, шуларын уйлап, бик елады. “Бер дә нәсел-нәсәбен белмәгән, юньләп очрашып, аңлашып та бетмәгән кеше белән бәйлисең инде тормышыңны, кызым”, – дип әнинең бер дә кияүгә бирәсе килмәде. Чыннан да, җизни булган кешебезне беребез дә яратып кабул итмәдек. Аннан соң әз генә яшәгәннән соң, аны хәрби хезмәткә алдылар. Апа авырлы булып калды. Кодагый булган кеше бик явыз хатын иде. Җизни киткәч, апа аның белән тора алмады, үзебезгә кайтты. Данир тугач, җиде яшькә кадәр бездә үсте. Аның мәктәпкә керер вакыты җиткәч кенә, җизнинең әти-әнисе алып китте. Малай, сабый чагыннан ук аларның кочагында сырпаланып үсмәгәнгә күрәдер, яңа тормышка тиз генә ияләшә алмады. Чөнки кодагый, әйткәнемчә, бик усал телле карчык иде. Җизни дә салырга ярата торган кеше булып чыкты. Данир аңа бөтенләй ияләшә алмады, санламады. Апа яңадан бер кыз бала тапты да шуның белән күңелен юатты. Ә Данир балакаебызга игътибар җитмәде, күрәсең. Ул әкренләп үз “тормышы” белән яши башлады. Көннәрдән беркөнне безгә кайгылы хәбәр җиткерделәр. Данир зур егетләргә ияреп, электр элемтәсе урнашкан бинаның телеграф бүлегенә төнлә кереп, анда эшләүче кызлардан акча таптырып, әйбер урлап чыккан. Бу хәл турында милиция бүлегенә хәбәр ителә. Һәм шушы төркем кылган җинаятьне тулысынча Данирга аударып калдыралар. Калган иптәшләре зурлар булганлыктан, аларны озак срокка төрмәгә утырталар. Ә 15 яшьлек Данирны ике елга балалар колониясенә җибәрделәр. Туганнан бирле үзебез карап үстергәч, ул миңа бик якын иде. Әлеге вакыйга шулкадәр авыр борчу булды. Аны кызгануларыбыз, жәлләүләребез… Апа белән җизни ерак юлга чыгып китә торган кешеләр түгел. Данир ягына колонияга гел үзем бардым.
Килгән саен: “Син, энем, монда ялгыш кына килеп эләктең. Синең бөтен ялгышың шунда: дуслар сайлый белмәдең. Монда үзеңне әйбәт яктан күрсәтсәң, срогыңнан иртәрәк тә чыгарырлар әле”, – дип күңелен күтәрә торган сүзләр әйтергә тырыштым. Чыннан да, минем юравым рас килде, аны ярты елга иртәрәк чыгардылар. Менә шуннан кайтканнан бирле Данир белән аралашып яшим. Колониядән кайтуга диярлек, аны хәрби хезмәткә җибәрделәр. Аннан да хатлар алышып тордык. Армиядән кайткач, сәүдә техникумына укырга керде. Аны да уңышлы тәмамлады. Шулай итеп, әкренләп-әкренләп тормышта үз юлын тапты. Эш урыны да бик әйбәт. Өйләренә барып керсәң, хатыны Әлфия дә күтәреп кенә алмый. Ике балалары үсеп килә. Йорт-җирләрен дә бик яхшы итеп җиткерделәр. Барган саен куанып кайтам. Данир үзе дә минем өчен нишләргә белмичә тора инде ул. Барыбер әйтеп куйгалый: “Апай, әгәр дә колониягә килеп, минем хәлне белеп йөрмәгән булсаң, ул пычрак дөньядан арына алган булыр идем микән? Синең миңа ышануың, зур сумкаларга тутырып алып килгән күчтәнәчләрең, җылы өс киемнәрең һәрвакыт яңа көч өстәде. Мин бүгенге тормышым белән сиңа бурычлы, апа”, – дип күңелне күтәреп җибәрә.
Әз генә очрашып алу мизгелендә дә Данир минем күңелдә матур тәэсир калдырды. Күзләре ягымлы итеп карый, сөйләшүе мәгънәле.
…Тышта яңгыр сибәләвеннән туктамады. Көзге табигатьнең, күрә белсәң, үз матурлыгы бар. Әнә, саргайган яфраклар коела. Аларны җил таратып йөри сыман. Әйтерсең лә дөнья вальс әйләнә. Кызарган миләшләр чайкала…
Гадилә апа белән икебез дә сүзсез калып, тәрәзә аша көзге табигатьне күзәтәбез. Ул, уйчан гына:
Саргайган яфраклар коела,
Китәләр дөньяны яратып.
Ялвару һәм сыкрау монда,
Җил йөри аларны юатып, – дип, уйларын шигъри рифмага салып әйтеп куйды.
Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА
Йөрәккә җыйналган сагыш
Әти, әни! Күңелгә якын иң матур исемнәр. Бәхетле балалар шушы сүзләрне әйтеп үсә. Тормыш авырлыгы сынаганда, кемдер нахакка рәнҗеткәндә, әнә шул пар канатлар астына сыенып, җил-давылдан саклана алалар.
Мин кечкенәдән әти-әниле балаларга кызыгып үстем. Бер генә мәртәбә булса да әни кочагына кереп, сөеләсем килә иде. Ә бу кочакта күпме наз, йөрәк җылысы, ана мәхәббәте, дөнья матурлыгы, бәхет булуын 20 яшемдә үзем әни булгач кына белдем. Беренче мәртәбә улымны кулыма алгач, үземнең сабый чагымны күз алдымнан үткәрдем. Йөрәккә җыйналган авыр сагышны күз яшьләрем аша юып төшердем. Шул мизгелдә үк ана өчен иң кадерле кеше – баласы икәнлеген аңладым. Ә ни өчен мин әти-әниемнең кадерле гөлләре кебек булмадым икән? Йөрәгем һәрвакыт шушы сорауга җавап эзләп телгәләнеп яши.
Хәзер минем ике гөлем бар. Сабый чагымда үзем татымаган назны да аларга биреп үстерәм, улларымның сау-сәламәт булуларын телим.
Күпме генә тырышсам да әнинең йөзен, үзен хәтерли алмыйм. Әмма миңа ак төстәге күлмәк һәм бант алып кайтып бирүен беләм. Ул күлмәкне кигәч сөенүемне, әниемнең: “Бигрәк матур булдың, кызым”, – дип кочаклап елавын хәтерлим. Күпме генә тырышсам да, миңа текәлгән карашны искә төшерә алмыйм. Авыр туфрагы җиңел булсын, аңа рәнҗемим. Мине тәрбияли алмавының җитди сәбәпләре булгандыр, дип уйлый күңел. Нинди кеше булса да, ул барыбер мине тудырган ана. Хыялымда гына булса да киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәм. Шатлыгым булса да, күңелем аша аңа сөйлим. Хәзер дә гел әниле буласым килеп, хыялланып яшим. Хыяллар да зур мәгънәгә ия. Алар чынбарлыкка әйләнсен иде дә, мин әни буларак балама биргән йөрәк җылысын, назны әнинең кадерлесе булып үзем кичереп, тоеп карыйсы иде. Бу яратудан, иркәләүдән эрер идем. Үз балачагымның шатлыклы мизгелләрен балаларым йөзендә күрәм һәм шуның белән бик бәхетлемен. Әйе, әни – әни инде! Бала күңелендә аның урынын беркем дә били алмый. “Балаларыгызның хыялдагы әниләре генә булып кала күрмәгез”, – дип барлык әниләргә, кычкырып әйтәсем килә. Газизләремне көн саен елмаеп каршы алып, авырлык килсә, үз канат астыгызга сыендырып, шатлыкларын бүлешеп яшәгез.
Үзем әни булгач, әти белән очрашу бәхетенә ирештем. Күпме еллар үткән, күпме сулар акканнан соң ике арадагы бушлыкны тутырып буламы? Чөнки сабый чагында әтисе белән бер генә тапкыр да җитәкләшә алмый калган нәни куллар хәзер инде үз нарасыен җитәкли. Ул минем аңа “әти” дип әйтә алмавыма гаҗәпләнде. Ә мин җавап сүзен яшь вакытта ятлаган шигырем аша җиткердем.
– Кайчан миңа, әти, дисең, кызым!?
Өмет тулы иде соравың.
Һәм син көттең, җавап көттең миннән,
Чигәләрдә гомер кыравы.
Телгәләнде күңелем, өзгәләнде.
Бикләп куйды әмма сүзләрен.
Минем өчен телгә ят сүз “әти”,
Нинди матур икән күзләрең.
Нәни чакта сине эзли-эзли
Болыннарны күпме буйладым.
Оран сала идем: “Әти”, “әни”.
Сине килер диеп уйладым.
Җитәкләшер өчен сузган кулым
Чыклы чәчкә белән күреште.
Миңа тиеш күңел җылылыгың
Кемнәр белән нигә бүлештең?
– Кайчан миңа әти, дисең кызым?
– Белмим, белмим…
Гафу ит!
“Әти”, – дип аңа йөрәк дәшсә дә, тел ул сүзне әйләндереп әйтә алмады. Әмма аңлаша алдык. Мин аңа йөрәгемә җыйналып килгән барлык үпкәмне җиткердем, бушанып калгандай булдым. Ул үз-үзен кулга алып яши алмавына, тормыш матурлыгын аракыга алыштыруына, миңа бервакытта да ярдәм кулы сузмавына, ата назыннан мәхрүм итүенә үкенүен әйтте. Аның күз яшьләре шаһите булдым. Гомеремдә беренче тапкыр минем өчен тәгәрәгән яшь тамчыларын күрү авыр һәм шул ук вакытта рәхәт булды. Ул безгә дуслары белән кайткан иде. Тормышта үз урынымны таба алуыма, авылның шәфкать туташы булуыма дуслары алдында горурлануын күрдем. Болар барысы да чын йөрәктән чыккан әти кичерешләре иде бит. Алар моңарчы хыялымда әкият кенә булса, ул көнне чынбарлыкка әйләнде. Мин дә әтиле булып карадым, улым бабай назын тойды. Ул бит безне гел яратырга, сикәлтәле юллар үткәндә ярдәм кулы сузарга, авырлыкларны уртаклашырга, киңәшләрен бирергә тиеш иде. Әмма тормышта үз урынын таба алмаган, гомеренең яртысын тимер рәшәткә артында үткәргән әти кешенең үзенә дә акыллы киңәшләр бик кирәк иде шул. Нинди генә кеше булса да, ул миңа барыбер әти. Йөрәк аның тискәре якларын кабул итәргә теләми. Төш кебек кенә тоелган бу очрашуны мин көн саен күңелем аша үткәрәм. Хыялланам, үпкәлим, сөенәм-көенәм һәм бар дөньяга ишетелерлек итеп:
– Балаларыгызны ятим итмәгез, упкында калдырмагыз, йөрәкләрен җәрәхәтләргә юл куймагыз, әти-әниләр, – дип кычкырырга телим.
Венера ИСРАФИЛОВА,
Саба районы.
Комментарии