Мәгълүматсызлык

«Безнең гәҗит»тә (№27, 13 июль, 2022 ел) Әхмәтҗан Фәрраховның «Йомгак» дип аталган мәкаләсе басылды. Бу зур булмаган язмада башыннан ахырына кадәр төгәл булмаган мәгълүмат китерелә. Зур көч куеп, Ленин җитәкчелегендә төзелгән СССРда, халкыбызны күп авырлыклардан коткарып, колхоз-совхоз, завод-фабрикалар төзеп, халыкны эш белән тәэмин итеп, бушлай фатирлар бирелүе һәм барыбызның да тигез хокуклы булуы турында яза ул. Ул елларда халыкның зур авырлыклардан коткарылуы дигәндә нәрсәне күз алдында тотып әйткәндер, ул турыда язылмаган. Завод-фабрикаларда эшләүчеләргә хезмәт хакы ачтан үлмәслек кенә түләнгәндә, колхозларның ничек төзелүе турында Әхмәтҗан әфәнденең таныш булмавы гаҗәпләндерде. Авыл халкының абзарындагы малларын, ат җигү дирбияләрен, хәллерәк кешеләрнең йорт-җирләрен колхозга талап алып, аларның үзләрен төрмәгә яки Себерләргә озатулар белән барлыкка китерелгән, эшләгән өчен хезмәт хакы түләмәгән колхозлар авыл халкы өчен бер ягы белән дә мактарлык дәрәҗәдә була алмавы белән дә аерылып торды ул. Сугыш беткәннән соң да ачлыкта интегеп яшәгән авыл халкы Сталин үлгәнчегә кадәр (1953 ел), балалары ачка үлсә дә, үзе дә туйганчы ашый алмыйча, ит, сөт, май, бәрәңге, йомырка, йоннарын хөкүмәткә бушка биреп барырга мәҗбүр ителгән, кулында паспорты да булмаган коллык заманын барыбыз да тигез хокуклы булдык дип әйтеп була микәнни?

Сугыштан соңгы елларда, авылларны үстерү эшенә керешеп, матур-матур өйләр калкып чыкты, колхоз-совхозлар, авылларыбыз чәчәк атты, дип яза Әхмәтҗан әфәнде. Хрущев заманында авыл халкына паспорт бирү башлангач, авылын ташлап китүчеләр күбәйгәннән күбәя барып, хәзерге вакытка кадәр шулай дәвам иткәнен күреп торабыз. Мин армия хезмәтенә китәсе 1955нче елларда гына ипи белән сөт ашый башлаганыбызны яхшы хәтерлим.

Горбачев СССРны таркатты, дип яза Әхмәтҗан әфәнде. Өч православ иле җитәкчеләре кул куеп таркаттылар аны. Горбачев вакытында мин үземне тигез хокуклы итеп саный башлаган идем. Без дә союздаш республикалар арасында тигез хокуклы республика булуыбызга кул куеласы көнне ГКЧП афәте китереп чыгарылып харап итте безне дип уйлыйм.

Горбачев күп кыйммәтле товарларны Америкага озатып, аның патшалары белән дуслашты, диелгән бу язмада. Тик нинди товарларны озатуы турында әйтелмәгән. М С. Горбачев эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлык союздаш республикалар һәм ярты Европа илләре ирекле булып яши башлаулары өчен рәхмәтләрен җиткереп торалар икән, моның өчен сөенергә кирәк түгел микәнни?

«Минем хәтеремдә, Горбачев Украина ССРның беренче секретаре иде», – ди Әхмәтҗан әфәнде. Ул беркайчан да Украинада эшләмәгән. Горбачев үзәк комитетка Ставрополь краеның беренче секретаре булып эшләгән җиреннән күчеп килде бит. «Ул ни арада КПССның беренче секретаре булды, бик хәйләкәр кеше», – дип язган Әхмәтҗан әфәнде. Ул вакыттагы Үзәк Комитетта 80 яшьлек картларның бер-бер артлы китеп баруларын да белмәде микәнни мәкалә авторы? Җитәкче булган кешегә вакыты белән хәйләкәр булу да сорала шул. Горбачев илгә сүз иреге, демократия алып килгән җитәкче иде, ул карак түгел, урлап эшләмәде, гаделлек белән яшәү ысулларын башкарырга аңа ирек бирмәделәр.

Горбачев Америкага күчте, дип тә яза Әхмәтҗан әфәнде. М.С. Горбачев Россиядә – Кольчуга дигән авылда 650 мең сум пенсия алып, үзенең тән сакчысы һәм шоферы булуы турында, йөрәк авырулары белән интегүе турында интернетта язылган.

Бу мәкалә авторының СССРны торгызу белән яшәве дә гаҗәпләндерде. Үз илеңнең тарихын белмәгән көйгә, үзеңнең дә хокуксызлыгыңны аңламыйча, теләсә нинди булды-булмады, мәгънәсез мәкаләләрнең бастырылып торуы да уйландырды әле мине. Әллә мин ялгышаммы?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии