«Калдыр бу балаңны, ул сиңа өстәмә йөк булачак...»

«Калдыр бу балаңны, ул сиңа өстәмә йөк булачак...»

Алар бездән күпкә бәхетлерәк. Алар дөньяның пычрагын да күрми, һәр яктан яңгыраган әшәке сүзләрне дә ишетми. Алар тормышның ямен тоеп, һәр көнгә шатланып яши белә. Аларны «мөмкинлекләре чикләнгән» дигән төркемгә кертсәләр дә, таза-сау кеше көнләшә алырлык сыйфатлары күп аларның. 14нче июль көнне Арча мәдәният йортында узган «Сабантуй» хәйрия концертында моңа инанып кайттык.

Арчаның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге 1999нчы елдан бирле эшли. 23 еллык тарихында нинди генә балаларны кабул итмәгән дә, нинди генә очраклар белән күзгә-күз күрешмәгән үзәкнең хезмәткәрләре. Ни булса да, монда аяк атлаган һәркемне бер әйбер берләштерә. Бу – өмет.

Тернәкләндерү үзәгенә Арчадан гына түгел, башка районнардан да киләләр. Балтач, Кукмара дисеңме, Биектау, Түбән Камамы – барысы бар. Үзәктә тернәкләнү курсын узып бетергән балалар да бирегә эзен суытмый, һәрчак килеп йөри. Менә бүген дә алар барысы үзәк белгечләре тарафыннан балалар һәм аларның әти-әниләре өчен оештырылган «Сабантуй» хәйрия концертына җыелды.

Мондый масштабтагы һәм дәрәҗәдәге чара «Өмет чаткысы» тарихында беренче тапкыр уздырыла. Аны үткәрү идеясенең авторы – алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров. Аның белән бергә сәхнәдә Альбина Апанаева, Нурзадә, Азат Фазлыев, Ядкәр Хәбибуллин, Альбина Кармышева, Игорь Дмитриев, Айнур Каюмов кебек танылган артистлар чыгыш ясый. Аларны күрү, ишетү белән беррәттән, сәхнәдә чыгыш ясау бәхете балаларга да елмайды. Айгөл Шакирова – шундый бәхетлеләрнең берсе. Җыр-моңга гашыйк бу кызчык бу вакыйганы әле бик озак вакыт күңелендә саклар...

Айгөл – Яшел Үзән районы Мулла Иле авылы кызы. «Өмет чаткысы»на өченче елын йөри. Кызчыкның әнисе Гөлнара ханым: «Бары тик монда гына безне тугандай якын итеп каршы алалар. Без туган йортыбызга килгән кебек барабыз», – ди үзәк турында.

– Нинди генә чара булмасын, гел чакыралар. Айгөлнең ике күзе дә күрми. Шуңа күрә бик күп җирләргә йөрдек, әллә ничә тернәкләндерү үзәгендә булдык. Яшел Үзәнгә дә йөрдек, Түбән Камага да. Алары да яхшы, әмма «Өмет чаткысы» тагын да яхшырак, – дип сөйли Гөлнара апа.

Айгөл – җыр-моңга гашыйк кыз. 16 яшендә булса да, артыгын сөйләшми, ачылып китеп аралашмый, үзенә бикләнгән. Бөтен әйтәсе килгәнен, бөтен күңелен җырларында көйли ул. Шуңа күрә әнисе аңа микрофон алып биргән. «Һәр көнем җыр-моң белән үтә хәзер», – ди ул көлеп.

– Аның җырлаган видеоларын социаль челтәргә урнаштырам. Бик күп матур һәм җылы эчтәлектәге хатлар килеп ирешә. Үзем елыйм, үзем шуны кызыма укыйм. Ә ул ишетә, аңлый. Иң мөһиме – шуңа сөенә! Менә сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, халыкның алкышлары да аңа көч һәм куәт өсти. Шуңа күрә сәхнәгә кабат чыгу теләге арта аның. «Өмет чаткысы»нда бу теләкне тагын да яхшырак сеңдерә беләләр. Музыка укытучысы Ләйсән Илфатовна аңа гел җырның көен һәм сүзләрен җибәрә. Айгөл ике генә тыңлый һәм үзе отып алып җырлый, – дип уртаклаша Гөлнара апа.

– Сезгә охшаганмы әллә? – дим әңгәмәдәшемә.

– Юк, мин җырламыйм. Туганнан туган апам җырлый, мөнәҗәтләр әйтә. Әти ягына тарткандыр.

Бүген Гөлнара апаның йөзендә елмаю балкый. Ул тормышыннан канәгать һәм булганына шөкер итеп яши. Иң зур бәхете – баласы янында. Аның өчен Аллаһка аеруча рәхмәтле ул.

– Мин 16 ел гарип бала үстерәм, ләкин аны беркайчан да башка балалардан ким-хур күрмәдем. Күзенә 7-8 операция ясаттык. Питерга бардык. Табиблар: «30-40 процент булса да күрәчәк», – дип ышандырдылар. Юк, нәтиҗәсе булмады. Аларга шул акча гына кирәк булгандыр инде. Ул чакта бик авыр булды. Нинди кыенлыклар аша үткәнемне бер мин һәм Аллаһ кына белә... – дип моңайды әңгәмәдәшем.

Балалар – җырчылар белән бер сәхнәдә

Бер үзенә генә тормыш йөген тарту авырга туры килә анага. Айгөлгә нәкъ 11 көн булганда, Гөлнара апаның ире үз-үзенә кул сала. Ике бала белән берүзе кала.

– Аллаһка шөкер, олы кызым кияүдә, 7нче больницада эшли. Ни генә булса да, тормышка ачу сакламыйм, рәхмәт әйтәм. Айгөлем өчен дә зур рәхмәт. Кайчак каты итеп башым авырта. «Кызым, башыма гына кагыл әле», – дим. Ул тиеп киткәч тә, бөтен авыруым юкка чыга төсле.

Аллаһ Тәгалә яраткан бәндәсен генә сынар, диләр. Гөлнара апа килгән бөтен сынауларны горур үтеп, алга таба атлый. Атларлык та! Янында яшәү чыганагы – Айгөле бар.

– Кызым 7 ай ярымлык вакытта туды. Башта аякта йөрмәде, берни сөйләшмәде, күрмәде. Тернәкләндерү үзәкләренә йөреп, һаман да больница юлын таптап, бүгенгегә килдек. Шөкер, хәзер сөйләшә дә, йөри дә. Күрми генә. Ләкин бала табу йортында минем күземә карап: «Калдыр бу балаңны. Болай да тормышың авыр, ул сиңа өстәмә йөк була», – диючеләр табылды. Үзеңнең газиз балаңны ничек ташлап калдырасың ди? Баласын чүп урынына да күрмәгән аналар турында ишеткәч үк йөрәгем әрни, күзләргә яшьләр тула минем. Шушы юлны тагын бер кат үтәргә дисәләр, мин кабат үтәр идем, баламны ташламас идем, – ди ана өзгәләнеп.

Хәзер Айгөл – сәхнә йолдызы. Күпләр куркып торганда, ул горур адымнар белән сәхнәгә атлый. Әле март аенда «ШАЯН-ТВ» телеканалына кунакка барып, җырлап та кайткан. Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиева башкаруындагы «Зәңгәр томан» җырын бик яратып башкара икән.

– Бер яктан бирмәсә, икенче яктан бирә икән. Ул көндез дә, кичен дә җырлый. Бик ярата. Әмма теләсе кем янында җырлый да алмый. Кунакка берәрсе килеп: «Җырлап күрсәт әле», – дисә, җырламый. Үзенә ошаган кешегә генә башкара. Ә сәхнәгә чыгып җырларга кушсалар, ялындырып тормый. Төрле конкурсларда даими рәвештә катнашып, гел беренче урыннар яулап тора.

Бүген Айгөл Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 172нче мәктәбендә белем ала. Атнага ике тапкыр әнисе белән бирегә килеп укый. Быел дүртенче класска күчә. Мәктәпне бик ярата һәм атлыгып тора.

– Тормышка үпкәм юк. Аңа рәхмәтлемен. «Өмет чаткысы»на аеруча рәхмәтле. Без монда йөри башлаганчы сүзләр әйтми идек, хәзер сөйләшәбез. Анда безне көтәләр, нәкъ туганнарыдай каршы алалар. Балалар белән бер дәрәҗәдә сөйләшәләр. Үзәкнең җитәкчесе Фәния Вәгыйзь кызына, музыка укытучысы Ләйсән Илфат кызына, анда эшләүче һәм безнең балаларыбыз дип тырышучы һәрбер хезмәткәргә зур рәхмәтемне җиткерәм, – дип йомгаклады сүзен Гөлнара апа. – Монда йөргән һәр баланың – үз тарихы. Айгөл – шундыйларның кечкенә бер өлеше генә.

...Концерт залында дистәләгән бала утыра. Мөмкинлекләре чикле булса да, аларның бәхетле йөзләренә, самими елмаюларына карап көнләшәсең. Тормыш карасын һәм керен җыймыйча, һәр көннән тәм табып яши белү сәләтләрен үзеңә сеңдерәсе килә. Ә концерт һаман гөрли. Сәхнәдә чыгыш ясаучы җырчыларга кушылып җырлаучылар, биючеләр арта гына. Өмет чаткысы да гөрли. Үз тормышларын шушы балалар сыман яраткан кешеләрнең яхшы киләчәккә өметләре сүнә аламыни? Юк. Сүнмәсен дә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

Казан-Арча-Казан

Комментарии