Таллар арасында бөрлегән

Таллар арасында бөрлегән

(Мәүлидә әби Габбасова хатирәләре)

Июнь аеның кояшлы көне иде. Бер төркем кыз, шулар арасында унике яшьлек Мәүлидә, Сөн буеннан су коенып кайтып киләләр. Авылда: «Кич клуб янына җыелырга, митинг була», – дигән сүзләр йөри. Безнең Илешкә дә артистлар килер көн бар икән, дип, шатланышып, клуб янына җыелалар. Халык гүли: берәүләр кызып-кызып сөйли, берәүләр көлә, кемдер тыныч кына тора… Шулчак таныш булмаган бер кеше клуб бусагасына чыгып баса һәм бер генә сүз ыргыта: «Сугыш!» Халык, кинәт яшен сугып узгандай, тынып кала…

– Сугыш елларының иң истә калган көне? – дип кабатлап сорый Мәүлидә Шаһинур кызы. – Белмим шул… Ниндидер бер көнне аерып күрсәтә алмыйм. Укулар октябрь аенда гына башлана иде. Җәй буе олылар белән беррәттән колхоз эшенә йөри идек. Кыш ягар өчен тирес сугарга да кирәк. Биш бала белән әни берүзе. «Туйганчы бер ипи ашасак, үлсәк тә үкенмәс идек», – ди идек. Иртән әнигә әйтә идем: «Минем өлешне куеп тор, мәктәптән кайткач икесен бергә ашармын».

Яз җитеп, үләннәр баш калкыта башлагач, безнең эшләр бераз рәтләнә. Кычыткан, кукы, балтырган, кәҗә сакалы – ашамаган үлән калмый. Шул безнең витамин булган инде. Тау башында җиләк, таллар арасында бөрлегән…

Унөч яшьтән (1942нче ел) колхозда эшли башладым. Иген утаганда үзең йолкыган үләнне өйгә алып кайтырга рөхсәт иде – безнең сыер һәм ике сарык бар. Ашлык сукканда кесәгә салып булса да кайтабыз инде, ашарга кирәк бит, кышкылыкка да әзрәк җыярга тырышасың. Эшләгән өчен бернәрсә дә юк иде бит, «таяк» кына куялар иде. Безнең сукканны Яркәйдән килгән упалнамуч көне буе карап тора, колхоз рәисе дә шунда. Алар «кече эшләре» белән эскерт артына киткән арада, бригадир апай әйтә: «Тутырыгыз, тизрәк!» Кесә кадәр генә капчыкларыбызны тутырабыз да читтәрәк яткан салам өемнәре астына алып барып бәрәбез. Без кайтканда тегеләр ат җигелгән тарантаста арттан килә. Алар үтеп киткәнче капчыкларны үлән арасына ташлап торабыз. Ике кило ашлык белән тотылсаң, сигез ел. Мин чак эләкми калдым бер. Суккан ашлыкны, киптереп тә тормыйча, элеваторга озаталар иде. Ә анда, киптерергә урын булмыйча, череп яткан. Моны миңа азактан шунда эшләгән бер хатын сөйләде. «Идел балыкларын аз ашатмадык инде без күгәргән ашлык белән», – диде.

Әнкәй яшелчә бакчасында эшли иде. Соңрак район-мазардан килгән кешеләр өчен ипи дә салдыра башладылар. Үзебезнең мичтә пешерә. Ягар өчен салам китерәләр, он бирәләр. Дөрес чыга дип, намуслы дип әнигә кушалар иде.

Тәрбия дигәнне белмәдек без. Эш үзе тәрбия булгандыр инде. Әнкәйнең сөйләшеп утырырга вакыты да юк иде. Хәлсез генә кайтып керә эштән, башын иеп кенә аш бүлә… Интегеп, киндер уып, аңардан җеп җегерләп, станокта суга иде. Шуңардан безгә күлмәк-ыштан тегә.

Әти әнкәйгә өйләнгәч, мунчага чыкканнар. Әти Актанышта приказчик булып эшли икән. Хуҗасы бүрәнә биргән, йорт салганнар. Революциядән соң, кулак дип, әтине кулга алганнар. Безне өебездән чыгарып, авылның бер ата ялкавын керткәннәр. Тикшергәч, үз көче белән баеган дип, әтине чыгаралар, өйне кире кайтаралар. Ләкин ул өйне, җире аз дип, колхозга сатканнар да, башка өй алып тора башлаганнар. Әтине мин башкалар сөйләве буенча гына беләм, ул үлгәндә миңа биш яшь кенә булган әле. Егерме беренче елгы ачлыкта атыбызны алып чыгып китеп суйган берәү. Әти: «Ачлыктан ачы хәл юк, ачка түзә алмагандыр», – дип, беркая да барып та әйтмәгән. Шундый кеше булган ул.

Иң бәхетле көнемме? Сөенә белмим мин ул кадәр… Сугыш беткән көндер. Басудан кайтып киләбез. Сугыш беткәнен хәбәр иттеләр. Хатыннар кычкыра, биибез… Кем елый, кем көлә, акылдан шашабызмы дип торам…

Тормышымның иң кискен борылышы кияүгә чыгу булгандыр. Димләп бирделәр. Бер белмәгән кеше әллә кая Урал шахталарына алып китте. Авылымны ташлавы шундый авыр булды. Көн дә елый идем. Әнигә, әйбәт торам, дип язам. Авылга кайткан чакларда әнкәй сөенә, бәхетле булды, дип. Әнкәй әйткән сүз Алла сүзе кебек иде бит, олылый идек. Җиләккә барсак, монысы әнкәйгә дип, иң эреләрен өскә җыя идек.

Ирем эчә иде. Тордым инде. Эшчән иде. Зурдан кубып, өй салып кердек. Шул кадәр нәрсәгәдер инде. Миңа өч бала калдырып, шахта чире белән үлде ирем, унөч ел гына яшәп калдым ир белән. Өч малаемны бикли дә китә идем эшкә. Исән булсалар иде дип кайта идем төнге сменадан. Урман чите, кайдадыр ерак түгел генә төрмә. Буранлы көннәрдә ишекне кар күмеп китә, өй түбәсеннән шуып керә идем. Берничә елдан шахтаны яптылар. Мин балалар белән Чаллыга килдем. Ул өч малайны берүзең ничек тәрбиялисең син, диләр иде. Тәрбияли белмәгәнмендер инде, каеш та эләгә иде…

Иң авыр көн? Улым үлгән көндер. Уртанчысы фаҗигага очрап үлде. Ачлыкны авыр дип санамыйм мин, анысы ил белән булды. Малаемның үлеме бөтенесен каплады. Акча җитми, кияргә юк, диләр. Ул кайгы – кайгымыни?..

Авыр чакларны мин эш белән җиңә идем. Кул эшенә һәвәс идем: оек, бияләй, джемпер бәйләү дисеңме, чигү дисеңме… Үземә уйланырга вакыт бирми идем. Онытып торасың. Эш иң әйбәт дәва инде.

Мактаганны яратмый идем. Мәктәптә грамота бирсәләр, өйгә кайту белән ертып ташлый идем. Кеше белмәсен, янәсе, сүз булмасын… Шахтада эшләгәндә дә, миңа бүләк бирмәгез, ди идем. Медаль килде, дип язганнар иде, барып та алмадым, берәрсенә биргәннәрдер инде.

Булганына шөкер итеп яшим мин. Бәлки шуңадыр, Хак Тәгалә миңа артыгын бирми. Аңа шул да җитә, ди бугай. Аның каравы күңел тыныч, юкка кайгырмыйсың.

Мәүлидә әби, нәкъ минем әнием сыман елмаеп, әкрен генә сөйли. Авылдагы кебек, стенадагы сәгать текелдәп тора. Соңгы елларында Мәүлидә Шаһинур кызы КамГЭС берләшмәсенең автомобиль транспорты бүлегендә эшләгән. Онытмыйлар, рәхмәт, олылар көнендә һәм 9нчы Майда хәлне белеп, акчалата күчтәнәч биреп торалар, ди. Мәүлидә әби – сугыш һәм хезмәт ветераны. Алты юбилей медаленә лаек булган.

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии