- 23.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Өебез түренә кара тәлинкәле радиоприемник эленгәннән соң, һәр көнне иртә белән шушындый җыр тыңлый башладык:
Широка страна моя родная,
Много в ней лесов, полей и рек.
Я другой такой страны незнаю,
Где так вольно дышит человек.
Шушы йөрәккә ятышлы җырны тыңлап, йокыга китәбез, иртән тагын шушы җыр белән уянабыз. Ач, ялангач булсак та, үзебезне бик бәхетле итеп сизәбез. Без яшәгән авыл да шушы зур илнең бер кыйпылчыгы. Бу җырны тыңлап кына, тормышыбыз бөтәйми анысы. Табында ипи түгел, вакыт-вакыт бәрәңге дә булмаган көннәр була.
Авылдан армиягә чыгып киткән егетләр кире әйләнеп кайтмый. Армиягә алынмаган яки яше җитмәгәннәр авылдан качу өчен ФЗӨгә яки торф чыгаруга языла. Колхоздан бер ычкынгач, кире әйләнеп кайту юк. Сабантуйларына яки башка бер бәйрәмгә генә матур итеп киенеп, кулларына чемодан тотып кайтып китәләр. Авыл халкы боларның артларыннан кызыгып карап кала.
Минем дә Миңнехан исемле абыема 17 тулды. Аркасына арыш капчыгыннан тегелгән букча асып, бер пар яңа чабата һәм кабыгы белән тәгәрәтеп пешергән бәрәңге салып, Кемерово өлкәсенә, ФЗӨгә чыгып китте. Аның белән тагын китүчеләр булды әле. Берсе дә кире әйләнеп кайтмады. Әлбәттә, авыл түрәләренең аларны җибәрәсе килмәгән иде. Аларны да аңларга була: бушка эшләүче эшче көчләр елдан-ел кими бара бит. Хөкүмәт биргән разнарядканы да үтисе бар.
Абый ике елдан соң, 1953нче елның март аенда – армиягә алынганчы, матур итеп киенеп, кулына чемодан тотып, кунакка кайтып китте. Ул 3нче классны тәмамлауга, 10 яшеннән колхозның төп эшчесенә әйләнгән иде. Аңа ат «җене» кагылган дип йөрделәр. Ул башта ат караучы (бездә аны «конюх» диләр) булып эшләде. Ике ат белән җир сукалады, урман кисү, аны ташу эшендә катнашты. Җигеп йөргән аты күксел ак төстәге бия иде. Абый киткәннән соң бер тапкыр да колынламады. Шул ат ике ел узса да, абыйны таныды, әллә каян кешнәп җавап бирде.
Авылга кайткач, абыйны монда калырга да үгетләп караганнар иде, «Бер коллыктан котылгач, кире кайту турында сүз дә була алмый», – диде. Минем коллар турында ишеткәнем бар, укытучы апа сөйләгән иде: «СССРда коллар юк. Алар Америкада һәм башка капиталистик илләрдә генә. Аларның гаиләләре дә, балалары да юк. Аяк-куллары богаулы. Эшкә барганда бер-берсенә бау белән тагып алып баралар. Ә безнең әниләребез, әтиләребезне эшкә бауга тагып алып бармыйлар. Алар үзләре бара. Сакчылары да юк», – дип. Абыйның бу сүзе мине уйланырга мәҗбүр итте. Олы апам Асия дә яратып йөргән егетенең армиядән кайтканын көтмичә, дус кызларыннан киемнәр алып тора-тора, юньләп белеп тә бетермәгән кешегә кияүгә чыгып китте. Сәбәбе: сарык фермасындагы «коллыктан» котылу иде. Бүреләр ашап киткән ике сарык өчен ел буена эшләгән хезмәт көненә бер грамм ашлык бирмәделәр. Март аенда идән астындагы барлык булган бәрәңгене алып чыгып киттеләр. Ашарлык түгел, утыртырлык та калдырмадылар. Ләкин, юк, юк, без коллар түгел!
Без, башлангыч класс балалары, нәни кулларыбыз белән борчак йолкыйбыз. Кырда арыш башагы җыябыз. Шулай итеп, көчтән килгәнчә колхозга булышабыз. Киноларда күрсәтәләр: колларның балалары юк.
Сания исемле икенче апам да 8нче класска Күлле Киме мәктәбенә йөри башлады. Әлегә кадәр салкын кышларны сарык йоныннан бәйләнгән кофта киеп үткәргән иде, хәзер үсте, теге кофта кечерәйде. Укырга йөрергә җылы киеме булмагач, мәктәпне ташларга туры килде. Казаннан кайткан бер апа, безнең хәлне ишетеп, апамны бала карарга алып китте. «Яше җиткәч, паспортын да үзебез алып бирербез, яшәү урынына да теркәрбез», – диделәр. Сания апа да котылды «коллыктан». Инде чират Хәнифә апамда. Җылы киеме булмау аркасында ул да укуын ташлап, икенче көнне үк дуңгыз фермасына эшкә чыкты. Колхоз баеган, аягына кияргә зур резин итек, өстенә кияргә халат бирделәр. Апам шуларга да куанып, дуңгызлар карый башлады. Хәнифә апамны «дуңгыз коллыгы»ннан күп еллар Күәм МТСында механизатор булып эшләгән күрше Дусым авылы егете – ападан 12 яшькә өлкәнрәк Әдһәм коткарды. Дуңгыздан котылса да, тормышның башка авыр йөген үз өстенә алды. 3 бала үстерде. Колхозның иң авыр эшләре, бөтен йорт эше, хәтта йорт салу да аның өстендә булды. Шуңа да ул озак яши алмады.
Хәзер инде минем чират килеп җитте. Мин 10нчы классны уңышлы гына тәмамладым. Укыган вакытта 120 сум пенсия килеп торды (Сталин 1947нче елда чыгарган акча). Уку тәмамлангач, акча килү бетте. Үзем колхозда төрле эшләрдә эшләдем. Хәзер мин колхозга бик кирәкле кешегә әйләндем. Элек әби-бабайлар, басу ерак булмасын, дип, авылларны басу уртасына, су буйларына салганнар. Колхозларны эреләндерү башланды. Безнең колхозга өч авылны берләштерделәр. Казак Үртәме, Каенсар, Әйшияз басуларыннан игенне җыеп алуда катнаштым. Шул эшләр өчен 25 сум акча алганым хәтердә калган. Ашлыкны күпме алганым истә түгел.
Капка-коймалар череп, таралып бетте. Өйдә җылы тормый. Мичкә җитәрлек якмаганга, өй парланып, череде. Менә шул 25 сум хезмәт хакына яңа өй дә салырга, яшәргә дә кирәк. Кечкенә Үртәм авылыннан 3х4 үлчәмендәге мунча бурасы алып, шуны йорт итеп оештырдык. Мин койкада йокласам, әни – идәндә. Әни койкада йокласа, мин – идәндә. Башка, кая барырга, дигән уй төште. Китәр өчен паспорт кирәк. Колхоз паспорт алырга рөхсәт бирми. Шушы нигездә туган биш баладан берсе дә калмасын әле! Абый артыннан Донбасс шахталарына китәргә туры килде. Анда да безне бик көтеп тормаганнар. Җирле халыктан күп мәртәбәләр «дешевка» дигән сүзне ишетергә туры килде. Менә шулай итеп, мин дә «коллык»тан качтым. Чит җирдә ничек кенә рәхәт булса да, туган тел сагындыра иде. Абый белән бер сөйләшеп утырганда, туган җирне сагынмадыңмы, дип сорадым. Абыйның күзләренә яшьләр килде. «Минем туган җирем хезмәтемне тиешенчә бәяләгән, тамагыма туйганчы ипи ашаган җир», – дип җавап бирде. Шулай да бик сагынганы сизелеп тора иде. Бераз утыргач: «Мин җигеп йөргән күксел ак ат исәнме?» – дип сорап куйды. Бу 2012нче елда Донбасста булган сөйләшү иде. Ул чакта тынычлык иде. Бу безнең соңгы очрашу булды. Әтием кебек, абый да чит җирдә ятып калды.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии