Баланың артыгы юк

Баланың артыгы юк

«Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган», – дип, олылар көлдерәләр иде балачакта. Хәзер исә бу җөмлә көлдерми – уйландыра. Гаиләң, әти-әниең кечкенә чагыңда гына түгел, олыгайгач та искә төшә бит. Хәер, ата-ана назыннан мәхрүм булганнар өчен бу фикерне хуплау кыен булыр. Ни кызганыч, андый балалар артканнан арта бара. Бәхеткә, зур йөрәкле, мәрхәмәтле гаиләләребез дә юк түгел. Шундыйлардан Арча районы, Казанбаш авылында яшәүче Шәйдуллиннар гаиләсен үрнәк итеп китерергә мөмкин. Үзләренең өч баласы янына тагын ике баланы тәрбиягә алган һәм хәзер матур бер гаилә булып яшәп ята алар.

Фәния белән Һавил Шәйдуллиннар иң бәхетле ата-аналарның берсе, дисәк, бер дә арттыру булмас. Алар үзләренә терәккә дүрт малай һәм бер кыз үстерәләр. Ике балалары – тәрбиягә алынган. Хәер, Шәйдуллиннар үзләре алай дими дә инде, «үзебезнең балалар» диләр. Барысы да үз балалары! Инде кызлары ике онык белән дә сөендергән. Ә ата-анага тагын нәрсә кирәк?! Балалары гына сау-сәламәт булсын – шул җитә.

– «Үзеңнең балаларың була торып, ни өчен тәрбиягә тагын бала алдың?» – диючеләр булмады түгел, – дип башлады сүзен Фәния апа. – Бала беркайчан да артмый бит ул, аның билгеле бер исәбе юк. Дөресен генә әйткәндә, безнең урамда малайлар юк бит, кызлар гына. Кечкенә улым Рөстәмгә иптәш булыр дип, 2007нче елда 7 яшьлек Русланны, ә 2009нчы елда 12 яшьлек Женяны уллыкка алдык.

Әлбәттә, баланы тәрбиягә алу зур җаваплылык һәм көч таләп итә. Шулай булмый ни, килдең дә «ошаганнарын» җыеп алып кайтып киттең түгел бит. Шәйдуллиннар гаиләсе дә бу балаларны үзләренә алу өчен хәйран аяк итен «ашаган». Һаман да шул документлар артыннан чабарга туры килә аларга. «Безгә йөрәк түрендә йөрткән хыялыбыз – балаларны үзебезнең гаиләгә алу хыялы көч бирде», – дип искә ала Фәния апа.

Балаларга да, үзләренә дә кырын караучылар шактый була. Авыл җирендә шул бит инде: яңа йорт салсаң да, түбәңне алыштырсаң да, матур күлмәк кисәң дә сүз чыга. Шәйдуллиннарның бала алуын да сөйлиләр. Үзеңнең балаларың була торып, читтән бала кертү ни дигән сүз? Димәк, акчасына кызыгалар, шуңа тәрбиягә алганнар. Фәния апа хәзер генә бу сүзләрне көлеп искә ала:

– Андый гайбәт таратучылар күп булды. Ләкин мин моңа әһәмият бирмәдем. Миңа шундый сүз ишеттергәннәргә бары тик: «Үзең балаларны тәрбиягә алып кара», – дип кенә җавап бирә идем.

Женя белән Руслан – Чистай һәм Казан балалар йортларыннан алынган малайлар. Үзләренең кайда тәрбияләнгәннәрен белсәләр дә, ата-аналы булу бәхетенә үз теләкләре белән ирешәләр. Фәния апа белән Һавил абый аларны беренче күрүдә үк үз газизләре кебек яратып өлгергән кебек, малайлар да яңа әти-әниләрен шул ук минутта үз итәләр.

– Ике балам да балалар йортыннан алып кайтканда ук, «әти-әни», дип дәштеләр. Башта үзеңне һәм балаңны «сынап» карар өчен баланы бер атнага өеңә алып кайтып, бергә яшәү мөмкинлеге бирелде. Шул вакытта Русланны алып кайттык. Ул безгә бер атна эчендә шул кадәр ияләнде ки, вакыт узганы сизелмәде дә. Кире балалар йортына китәр вакыт җиткәч, Русланның, китәсе килмичә, үкереп елаганы хәтеремдә. Ә Женя исә безне күрүгә үк, «сезнең күзләрегез бик ягымлы, яхшы», дип әйткән иде.

Ана белән ата назына сусаган балалар яңа гаиләгә тиз ияләшкән. Шәйдуллиннарның инде тормышның нәрсә икәнен төшенергә өлгергән үз балалары Миләүшә, Зөлфәт һәм Рөстәм дә үзләре белән икмәк бүлешәчәк энеләрен тиз арада яратып өлгергән.

– Алар, «бу безнең энебез түгел, бу читтән килгән», дигән сүз ишеттермәде. Бергә яшәгәндә ияләшәсең. Аларны үз гаиләбезгә алгач ук ияләштеләр. Бер-берсенә дус булдылар һәм ярдәм кулы сузарга әзер тордылар, хәзер дә шулай, – дип горурланып сүзен дәвам итте Фәния апа. – Хәзерге вакытта тормышыбызны алардан башка күз алдына китерергә дә кыен. Үсеп буй җитсәләр дә яныбызда. Йорт тирәсендәге эшләргә дә, гомумән, бар җирдә дә булышалар.

Фәния апа сүз саен балаларын мактый, «балалар безгә тиз ияләште», ди. Үзләре яхшы булмаса, бала күңелен алдап булмас иде ул…

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии