Дөрес яшик!

Дөрес яшик!

Дөньяда иң зур ил булган СССР таркалгач, илебездә социалистик режим җимерелеп, аның урынына кыргый капитализм сазлыгына кереп батканда, хакимияттәгеләр, аларның якыннары һәм башка әрсезрәк бурлар тарафыннан (төгәл кануннар булмаудан файдаланып) илебезнең байлыгы тәмам таланып бетте. Гади халык илебезнең кая барганын белмичә дә калды, инде, ниһаять, базар мөнәсәбәтләре урнашып, картларга аз-маз пенсия, ә эшчеләргә җан асрарлык эш хакы да түләнә башлагач, нинди заманда яшәгәнебезне бераз төшенә башладык кебек. Өстәгеләр байлык җыю белән мавыгып, астагылар капитализм шартларына бераз күнегеп, ипотека, һәм банкларга бурычларга батып һәм башка мәшәкатьләрдән бераз айнып карасак, милләтебезнең киләчәге бик аяныч икәнен күрә алабыз. Соңгы елларда Русия хакимиятенең федерализм кануннарыннан тайпылып, капитализм кысаларында бер милләтле, бер телле, хәтта бер динле дәүләт төзергә маташканы инде бик ачык күренә. Дәүләтнең төп законы булган Конституциядә милли республикаларның туган телләре дә дәүләт теле булып саналса да, бу канун бүген үтәлми. Инде мәктәпләрдә укытуны атнага ике сәгатькә калдырып, аны да фәкать ихтыяри итеп, ә барлык фәннәрне русча укытып, тагын башка өлкәләрдә яшәгән милләтләрнең мәктәпләрен русчага күчереп, милләтләрне руслаштыру сәясәте алып барылганын күрәбез. Мондый шартларда безгә ничек исән калырга соң? Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзенең яңа елга юлламасында быелгы елны «Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы» диеп игълан итте. Шул форсаттан файдаланып, кичекмәстән милләтебезне саклап калуда кискен чаралар күрергә кирәк. Бүгенге болгавыр заманда безгә урыс милләте эчендә эреп югалмас өчен барыбызга да бердәм булып түбәндәге чараларны күрергә кирәк:

Беренче итеп: үзебезнең гаиләдә балаларыбыз алдында туган телебез булган татар телендә сөйләшүдән башларга кирәк. Бала сабый чагында туган телендә авызы ачылып, өйдә әти-әниләре үрнәгендә милләтебезнең гореф-гадәтләрен аңлап, динебезне калебенә сеңдерсә, ул инде туган телен дә, үзенең кем икәнен дә гомере буена онытмаячак. Ата-ана балага үз үрнәгендә, туган телендә бишек җырыннан башлап, үзара татар телендә сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне аңлату: рәхмәт әйтү, бисмилла өйрәтү, дога кылу, намаз уку, гает көннәрендә мәчеткә ияртеп бару һәм дә милли киемнәр кияргә өйрәтергә тиеш. (Хайваннар да үз балаларын үзләренчә тормыш итәргә өйрәтә). Милли тәрбияне мәктәп өйрәтми диярлек, бу ата-ананың изге бурычы.

Икенче итеп: мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, аксакаллар тарафыннан яңа өйләнешкән гаиләләр белән ир һәм хатын-кызның милләт үрнәгендә үзара мөнәсәбәтләре һәм бала тәрбияләү кагыйдәләре турында кыска гына курслар оештырылып, хәтта имтиханнар алынса, яшьләребез гаилә коруга җитдирәк карарлар иде. Әгәр дә без шәригать кануннарын белеп, булдыралган кадәр үтәп, милли гореф-гадәтләребезне азмы-күпме үтәргә тырышып гомер кичерсәк, халкыбызның саны да артыр иде.

Өченче итеп: Диния нәзарәте ярдәмендә шәһәрләрдә һәм һәрбер авылда милли гореф-гадәтләребезне искә алып, мәхәлләләргә берләшеп, анда аксакаллар шурасы оештырып милли яшәү рәвеше булдырырга кирәк. Тарихыбыздан күренгәнчә, татарлар авылларда һәм дә шәһәрләрдә мәхәлләләргә оешып, үзара тыгыз аралашып яшәгәннәр. Татар гаиләләре авылларда күп санлы булган, җирдә иген игеп, мал асрап үзара ярдәмләшеп көн иткәннәр, күп эшләрдә, яшьли кул арасына кереп, балалар да булышкан. Болай яшәгәндә, башка милләтләрдән аермалы буларак, безнең татарлар арасында катнаш гаиләләр дә кимиячәк, чөнки милли мохит авылда нык тамыр җәя, нәтиҗәдә аерылышулар да азаер иде.

90нчы елларда үзебезнең республика думасы депутатлары бик яхшы канун кабул итмәкчеләр иде. Ике дәүләт телен белгән (татар һәм рус) хезмәткәрләргә өстәмә акча түләү турында иде ул. Ләкин ул сүздә генә калды. Без аны бүген дә кабул итә алабыз, ул чагында дәүләт теле буларак татар теле дә эшләп китәр, хәзерге вазгыять тә тумас иде.

Бүгенге көндә телебезне яшәтер өчен һәркем үзеннән башларга тиеш. Барыбыз да бер булып, эш урынындамы, урамда, транспорттамы, кибеттәме, кайда гына булсак та татарлар белән фәкать татар телендә сөйләшергә кирәк. Балтыйк буе илләрендә СССР заманында җирле халык телне белмәүчеләр белән дә үз телләрендә сөйләште, нәтиҗәдә үзләрен милләт буларак саклап калдылар, ә килгән халык бушлай курсларга йөреп алар телен өйрәнде. Шулай булганда гына безне руслар да, башка милләтләр дә ихтирам итәчәк һәм безнең телне үзләре дә өйрәнә башлаячаклар, чөнки телләр белү ул үзе зур байлык.

Балаларыбызның телен саклап калу өчен, кичекмәстән шәһәрләребездә һәрбер балалар бакчаларында татар группалары оештырып, анда фәкать татар мохите булдырырга кирәк. Бу очракта сепаратизм яки национализм дигән төшенчә ябышмый, чөнки без бүгенге вазгыятьтән чыгып, фәкать милләт буларак сакланып калу чаралары гына күрәбез, татар болай да кирәгеннән артык толерант милләт, шул безне бетүгә алып бара да.

Мәгариф системасында электрон җиһазлар кулланып, заманнан калышмыйча, һәр дәрескә җитәрлек вакыт биреп, балаларга берничә телне бертигез күләмдә (татар теле, рус теле, латин теле, инглиз теле) укытырга кирәк. Әле озакламый кытай теле дә кирәк булуы бар. Дөрес, без Русия эчендә яшәп, мәгариф системасын үзебезчә кора алмыйбыз, ләкин бүгенге мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланып, алай да күпмедер дәрәҗәдә камилләштерә алабыз. Кичекмәстән уку-укыту системасында укыту баскычы булдырырга: бакчадан соң татарча белгән балага татар теле укытылган мәктәп, татар группалары булган урта уку йортлары – техникум, колледж, аннары татар группалары булган югары уку йортлары – институт, университет. Ә инде 21нче гасырда яшәп, бүгенге көндә милли университетыбыз булмау өчен башка милләтләр алдында оят. Күпме сөйләнәбез, әле һаман «булдыралмыйбыз». Алдагы көннәрдә хәзерге заман таләпләренә туры китереп латин алфавитына күчү дә бик зур алга китеш булыр иде, чөнки бу медицина һәм компьютер теле дә, безнең өчен дә бик уңайлы. Башка төрки республикалар инде күптән латинда. Әгәр 90нчы елларда күчеп калган булсак, без бүген бу хәлдә калмаган да булыр идек. Ул вакытта галимнәребез артык бәхәс куертып, мөмкинлекне кулдан ычкындырдылар, ә үзебезнең хакимияттәгеләр киләчәкне уйламыйча, дәшми калуны кулайрак күрделәр бугай. Инде һич булмаса, бүгенге мөмкинлекләрдән файдаланып, (латинга күчкән төрки телле кардәшләребезнең әдәбиятын аңлар өчен) үзебездә факультатив рәвештә булса да беренче класстан алып латин телен укыта башларга кирәк. Бу безгә телебезне баетуда һәм дә саклап калуда зур этәргеч булачак. Бүгенге көндә зомбилашкан яшьләрнең интернет челтәреннән нинди сабак алганын, Казандагы һәм Пермь шәһәрләрендә булган хәлләрдән соң, кая китереп җиткергәнен инде беләбез. Бу хәлләр мәгариф системасының белем бирүдә балаларга әхлакый тәрбиянең җитәрлек дәрәҗәдә бирәлмәвен, ә гаиләдә инде бала белән элемтәнең бөтенләй булмавын күрсәтә. Үзегез күрәсез, интернет белән мавыгып яшь буынның психикасы какшый, әхлакый, кешелек сыйфатлары тотрыксызлана бара, шуңа да бүгеннән башлап аларның картайган көненә юләрләр йортларын күбрәк төзергә кирәк булмагае әле. Моны булдырмас өчен, безгә, кичекмәстән, мәктәпләрдә, техникумнарда дәресләрне демократик формаларда, кызыклы итеп, һәр баланы дәрескә активрак җәлеп итеп, Казанның «СОлНЦе» мәктәбе үрнәгендәрәк укытырга кирәктер, бала белән укытучы арасы да якынаер, аларга үзара аңлашу да җиңелрәк булыр иде. Укытучы дәрес биргәндә куркыту юлы белән түгел, ә баланың дусты, сердәше булырга тиеш. Дәрестә бирелгән материалны бер бала да аңламыйча калырга тиеш түгел. Укытучы һәр баланың мөмкинлекләреннән чыгып, алдагы тормышында кем булырга дигән сорауга киңәш биреп, һөнәр сайлашырга, тормышына юл күрсәтергә бурычлы. Мондый яңа ысуллар кулланганда уку йортлары да абруйлы булыр, укытучыга да ихтирам артыр һәм дәресләрнең сыйфаты күтәрелер, иң мөһиме – балалар да үзләрен чын шәхес итеп тоярлар иде. Мәгариф җитәкчеләренә, мәктәп директорларына, укытучылар белән берлектә, ата-аналар белән ихлас сөйләшеп, телебезнең бүгенге мескен халәтен аңлатып, ниһаять аны ничек итеп торгызу юлларын эзләргә кирәк. «Чирен яшергән – үлгән», ди халык мәкале. Без шуны онытмыйк: киләчәктә милли дәүләт буларак сакланып калу өчен безгә бүген икътисадны яхшы белгән, сәясәттә дөрес ориентир алган үз мәдәниятебездә тәрбияләнеп, үз мохитебездә үскән кыю сәясәтчеләр, фән галимнәре һәм икътисадта заманча технологияләр тудырырлык белгечләр кирәк булачак. Ә аларны гыйлемле, рухи яктан сау-сәламәт милләт кенә тәрбияли ала. Безнең әле бүгенге көндә мәдәниятебез дә, әдәбиятыбыз дә исән, тарихыбызны гына яшь буынга оныттырырга тырышалар, шуңа да без битараф булырга тиеш түгел. Күргәнебезчә, заман гел үзгәреп тора, өметсезлеккә бирелмичә, Аллаһ ярдәме белән безгә бердәм булып, бүгенге бөтен мөмкинлекләрдән киңрәк файдаланып, киләчәктә дә исән калырга кирәк, югыйсә тарихтан төшеп калуыбыз ихтимал. Бүген һәр татар уянырга, сәясәттә үз урынын табарга, халкыбыз язмышына битараф булмыйча, телебезне, милләтебезне һәм дә динебезне саклауда булдыралган кадәр актив катнашырга бурычлы. Язмамны шигъри юллар белән төгәллим:

 Дөрес яшә!

Татар булып туган килеш,

Мөслим булып яшәсәң,

Һич югалмас татарлыгың

Хәләл ризык ашасаң.

Кыйблаң тот, яраклашма

Чит мохиттә яшәргә.

Бүлгәләмә милләтеңне

Типтәргә дә, мишәргә.

Саклана күр бозыклыктан,

Азып-тузып йөрүдән.

Шул чагында котылырсың

Чит милләттә эрүдән.

Ерак китмә, югалырсың

Чит мохиттә адашып.

Кемлегеңне онытырсың,

Читләргә никахлашып.

Татар белән гаилә кор,

Ялгыз яшәве кыен.

Иманлы мөселман булып,

Хак Тәгаләгә сыен.

 Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ,

 «Кама Таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы

Комментарии