- 22.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №46 (18 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Көзләр җитеп, басуларда кукуруз чәкәннәре өлгергәч, газиз әткәем искә төшә дә, кайчагында үземне гаепле итеп тә саныйм. Әтиебез үзенә бертөрле холыклы кеше иде. Бер елны каты гына авыргач, көзге яңгырлы-карлы пычракта машинаны авыл башында калдырып, җәяү хәл белеп йөрдем дә, Минзәләгә илтеп, хирургия бүлегенә салып кайттым. Ял көнемдә хәл белергә киттем. Үзем рульдә, күп итеп күчтәнәчләр алдым. Безнең әткәй тәбикмәк, шәһәр ашханәсендә пешкән котлет, кибет каймагын ярата иде. Үз хуҗалыгында сыер, тана, сарык асрады.
Сүзем күчтәнәчләр турында иде бит, банан да алган идем. Хирургия бүлегенә иртәнге сәгатьләрдә килеп кердем. Алты-җиде кешелек палатада әткәй караватта башын аска иеп утыра. Янына килдем дә сак кына җилкәсенә кагылдым. Алып килгән күчтәнәчләремне тумбочкага куя башлагач, әткәй бананны күрде дә: «Нишләп кеше көлдереп, кукуруз чәкәне алып килдең монда?» – диде дә, бананны стенага атып бәрде. 70 яшенә җиткәнче, әткәйгә банан ашаткан булмадымы икән дип уйлыйм. Бу бит 1996нчы еллар. Килограммы 6-7 сум гына. Әллә әткәйгә банан кукуруз чәкәне булып күрендеме микән? Ул елны безнең өй артындагы басуда кукуруз бик уңып, әткәебез шуның коелган чәкәннәрен капчык белән җыеп, малларга алып кайта иде.
Безнең әти белән әни бернинди рәхәт күрми бу дөньядан киттеләр. 73 яшенә кадәр колхозда бушлай эшләп, интегеп үлде. Әткәебез Габдулла Рахманов 1939нчы елда Питер шәһәренә китә. Сугыш башланган көнне барактан, әллә йоклап калдым микән, дип йөгереп чыктым, гаиләле баракка киттем. Анда елашалар, ашыга-ашыга җыеналар, дип үзе белән бер елгы Сафиулла бабайга сөйләгәнен ишетеп калган идем. Колагы ишетмәгән, бер күзе йомык, шадраланган (1921нче елны чәчәк чиреннән авырып шулай калган). Ул көчле, усал, гадел, эшкә нык иде. 1949нчы елны әткәебез туган авылы Түбән Тәкермәнгә кайтып төшә. «Кайтмаган да булыр идем. Әнкәйне сагындым. Документларым тәртиптә, төзелештә эшли идем», – дип сөйләгәне истә. Әнисе Һурикамал әби үлгән була, ә бабай икенче бер яшь кызга өйләнгән, балалары да туган. «Күз яшемне күрсәтмичә генә еладым да, чыгып киттем», – диде әти. Авылда калып, өй сала, мунча җиткерә. Безгә каты куллы булса да, үзе юмарт, киң күңелле иде, алты баласын да ким-хур итмичә киендереп, тәмле ашатып үстерде.
Әнкәебез Мәрфуга Сәмигуллина Бөек Ватан сугышы башланганда Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәрендә төзелештә эшләгән. «Сабан туена авылга кайтырга торганда, сугыш башланды. Безне кайтармадылар, агачлар бәйләп тордык. Идел елгасына төшерделәр. Ярты гәүдә бозлы суда, сал бәйлибез. 17-18 сәгать суда торабыз, туңдыра, ачы җил, түзәрлек түгел. Немец фашистлары иске аэропортны бомбага тота башлап, Идел суы өстендә мәхшәр башлангач, әнкәйләрне кайтарып җибәрәләр. Туган йортларына кайткач, киредән агач кисәргә китәләр. Әнкәебез шушы сугышта сәламәтлеген югалтып, урын өстендә 40 ел буе ятып, вафат булды. Аны машинага утыртып, Сабан туйларына алып бара идек. Гел тәрбияләп тордык. Бик акыллы, сабыр, дини кеше иде. Совет заманында аларга бернинди бүләк булмады. Исән булсалар, хәзер дә булмас иде, чөнки элек тә кешеләрне фамилияләренә карап бүләкләделәр. Хәзер дә шулай.
Әткәем 2000нче, әнкәем 1999нчы елда, икесе дә ураза бәйрәмендә вафат булдылар.
М.ГАЙСИНА.
Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы.

Комментарии