Бер уч урыс туфрагы

Бер уч урыс туфрагы

Миңа сигезенче дистә китсә дә, «әткәй» дигән сүзне әйткәнем булмады. Мин әнкәйнең җиденче баласы булып, 1942нче елның салкын гыйнварында дөньяга аваз салганда, капка төбендә, әтине сугышка алып китәргә җигүле ат көтеп торган. Әткәй ул вакытта биш кыздан соң көттереп кенә туган улының исемен дә белмичә, сугышка чыгып киткән. Безнең әти бик дини кеше, тәмәке тартмаган, аракы эчмәгән, бик тырыш, тирә-якта танылган мич чыгаручы, балта остасы да булган. Әнкәйнең бик зур китап актарып утырганы истә (ул Коръән китабы булган икән). Аннары бармак башы кадәр генә фотога карап, елап утыра иде. Ул әткәйнең бердәнбер фотосы булган. Мин үземне яхшылап белә башлаганда, ул юк иде инде. Әткәйнең бик якын дусты Садершәет мулла булган. Аны колхозлашу чорында урын-җирен, хәтта самавырларына кадәр алып, өеннән бер көтү бала-чага белән мунчаларына куып чыгарганнар. Алар бик авыр тормышта яшәгәннәр. Безнең әткәйне дә: «Колхозга кермәсәң, авылдан куабыз», – дип куркытып, иң соңгы кеше булып колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Ул чорда әткәйнең ике аты, ике сыеры, сарыклары, йөк ташу өчен аерым арба-чанасы, җиңелчә аерым арба-чаналары булып, барын да алып чыгып киткәннәр. Авыл мулласы белән кем аралаша, шуларны бик каты чарага тарта торган булганнар. Әткәй аны төн урталарында мунча ягып, аш-су әзерләп, үзенә чакырып, таңга кадәр сөйләшеп утырган булганнар.

Заманасында безнең өй бик кечкенә булмаган, такта белән булса да бүленгән һәм әнкәй аларга аш-су әзерләгәндә сүзләрен ишетеп торган. Элек авылда телевизор, радио, башка матбугат чаралары булмаган. Ләкин барыбер дөнья белән хәбәрдар булганнар. Шул мулла абзый: «Менә, Сабит туган (бу минем әткәй), ачлык-ялангачлыкка да түзәрбез, анда япон белән немец сугыш башларга йөри ди бит (бу 38-39нчы еллар булган). Аның японы җир читендә, монда килеп җитә алмас, немец куркынычрак. Гаскәре бездәге кебек атка атланмаган, аларның аттан да кызу чаба торган тимер машиналары бар», – дип әйтә икән. Әткәй: «Ходай ни язгандыр, шул булыр инде. Кул кушырып утырмабыз, туган балаларның киләчәге өчен немецның юлына аркылы төшәрбез. Әмма бездән соң бөтен авырлык хатын-кыз җилкәсенә төшә инде», – дигән. Сугышка киткәч, әткәйнең берничә хаты килгән, соңгысы 43нең июль азакларында. 15нче августта (1943тә) үлгәненә язу килгән.

Безнең нинди авырлыклар күргәнебезне язып аңлатырлык кына түгел. Ләкин Ходай җан биргәнгә җүн бирә ул, без дә исән-имин аякка бастык. 7 класс тәмамлагач, шоферлыкка укыдым. Армиядән соң зур машиналар белән ерак юлларга йөри башладым. Мәскәү тирәсенә җитү белән, Ленин мавзолеена керәсе иде, дигән уйны ул чактагы идеология җимеше дип беләм, бер мин генә түгел, һәркем шулай иде бит. Күп мәртәбәләр талпынып-талпынып та теләгемә ирешә алмагач, ял вакытында бөтен гаиләне машинага төяп киттем Мәскәүдәге туганнарга. Уртанчы апаның кызы алып китте мавзолей күрсәтергә. Көн матур, тик чиратның очы-кырые күренми, ул бик акрын бара. Көн кичкә авышты. Бүген эләгә алмаячагыбызны аңлагач, ач килеш өйгә кайтып егылдык, ә иртәсен үзебез белән ашарга-эчәргә алып, тагын киттек. Шул ук чират, шул ук халык ташкыны. Төшне җиткердек һәм инде безнең чират җитәргә күп калмады дигәндә генә радиодан чит ил кунаклары һәм туристларның күп булуы сәбәпле, мавзолейга чират белән керү туктатыла дип, хәбәр иттеләр. «Шушында килеп бушка вакыт әрәм иткәнче, әткәйнең үлгән җиренә барып, дога кылып килгән булсак». Бу сүзләрне мин кычкырып әйткәнмен икән, кәефе киткән халык бездән читләшә башлады, сеңелкәш тә аңлап, эш зурга киткәнче дип, мине алып китү ягын карады.

Ә икенче көнне иртән-иртүк Мәскәү уянганчы, Смоленск өлкәсенең Ярцева районына (әткәй шунда вафат булган) киттек. Авылны таптык, башка урыс авыллары кебек 30-40 йорт, күбесенең тәрәзәләре кадакланган. Урамда дүрт-биш карт утыра. Без туктап, үзебезнең ни өчен килгәнлекне аңлаттык. 1943нче елның көз айларында бөтен җир дә үлек белән тулган булган. Аларны өч-дүрт җиргә барысын бергә күмгәннәр һәм бер ел элек ул җирләрне тигезләп, булган сөякләрне җыеп, Ярцева шәһәренә җитәрәк (Мәскәү – Минск юлында) юл кырыенда бик матур һәйкәл куйдылар, диделәр. Без аларга рәхмәт әйтеп, бер кечкенә капчыкка шул авылның туфрагын алып китеп бардык. Дөрестән дә, Ярцева шәһәренә җитәрәк, ерактан ук күренеп тора ул һәйкәл. 8-9 метр биеклектәге монумент һәм як-ягында 40-50 метр озынлыктагы 304 метр биеклектә ярым боҗра стена. Шуңа дүрт меңнән артык сугышчының исем-фамилиясе язылган һәм өч меңнән артык билгесез солдат күмелгән, әткәйнең дә фамилиясен таптык. Ни гаҗәп, өч-дүрт фамилиядән берсе татар фамилиясе туры килә. Без шул сәфәрдән кайтып, ул туфракны әнкәйгә тапшырдык. Әнкәй ул вакытта ниләр кичергәндер, бәлки без аның, әткәйне гарипләнеп булса да кайтыр, дигән уй-ниятен сүндергәнбездер. Куркуга да калдык. Авылдагы апа әткәйнең үлгәненә 40 елны билгеләп, 1983нче елның 15 августында авыл картларын җыеп, Коръән укытты һәм шунда мин алып кайткан туфракны өстәлгә бабайлар алдына аңлатып куйды. Әле минем бервакытта да 70-80 яшьлек картларның сабый балалар кебек елаганын күргәнем юк иде. Авыл мулласы Гали бабай торды да:»Әйдәгез, җәмәгать, барыбыз да аргы якка чыгып (анда клуб каршында һәйкәл куелган), үзебезнең авылдашларга дога кылып кайтыйк», – диде. Ул чорда дингә каршылык көчле булганлыктан, кайбер картлар урак өстендә көпә-көндез авыл уртасында тәкбир әйтү килешеп бетмәс, безне авыл советына чакырырлар бит дигәч, Исмәгыйль абый торды да: «Без бит советка каршы сүз әйтмибез, бары үзебезнең яшьтәшләрне искә алабыз», – дигәч, анда чыгып тәкбир әйтеп, чәчәкләр куеп кайттык.

Аннан соң күп сулар акты, дин яңадан торгызыла башлады, мәчетләр күтәрелде, сугыш яралары да төзәлеп килә. Безнең әнкәй дә 1993нче елны 92 яшендә вафат булды. Баш астына әткәйнең соңгы истәлеге итеп, урысның бер уч көлсу туфрагын салып җирләдек. Урыс туфрагы булса да, урыны җәннәттәдер, иншә Аллаһ. Бик дини, туры сүзле карчык иде, җирләгәндә, күрше авыллардан да кешеләр килде.

Менә, дуслар, шундый авырлыклар күреп, исән-сау шушы яшькә кадәр җиткән сугыш чоры балалары да берәм-берәм бакыйлыкка китеп баралар. Ветераннар гына түгел, без сугыш чоры балалары да бик аз.

Безнең әткәйләрнең гомерләре бәрабәренә көрәшеп алган Җиңү көне үзенең данын югалтмасын иде. Югыйсә, ниләр генә сөйләмиләр телевизорда. Имеш, Польшаны Украина азат иткән. Башкаларны тагы кемнәрдер. Элек, Кызыл Армия дөньяны фашистлардан азат итте, дигән горурлык бар иде. Әтиләребез яу кырында ятып калса да, без җиңдек, дип мактандык. Ә җиңелгән Германия күптән үзенең үлгән солдатлары гаиләсенә ярдәм итеп яши.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы.

Комментарии