- 22.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без, җиде-сигез яшьлек балалар, көн-төн урамда чабабыз. Бабай чакырып ала да кулга язу, кәгазь кисәге тоттыра. «Кызым, бар шушы язудагы бабайларны ашка чакыр», – ди. Кәгазьдә ашның көне, сәгате язылган һәм утызлап бабай исеме. Үзе мәчеттә шушы бабайлар белән көнгә биш тапкыр күрешсә дә, ашка өндәүгә нигәдер мине җибәрә. Кош кебек талпынып, үземне зур кешедәй хис итеп, зур канәгатьлек белән бу эшкә ябышам, олы йөкләмәне үтәргә тырышам. Авылның иң түр, арткы урамнан башлыйм. Гата Габдрахман бабай, Гата Габдулла бабай… Әйтелгән кешеләрнең исемен карандаш белән сызып барам.
Урамның иң аскы өлешендә Хисам-кыек бабай яши. Исемен шулай йөртә иде авыл халкы. Кәгазьдә дә ул шулай язылган. Мин капкадан керәм дә, ишек буена җиткәч кычкырам.
– Хисам-кыек бабай, Хисам-кыек бабай… Бабам шул көнгә, шул сәгатькә ашка чакырды.
– Син кем кызы соң?
– Зариф Баһау кызы.
Бабай:
– Тукта, кызым, көтеп тор әз генә, – дип кереп китә дә ике-өч конфет алып чыгып бирә.
– Рәхмәт, Хисам-кыек бабай!
Бабай авызын ерып көлемсерәп кала.
Гел кәнфит, бәхет кенә елмаймый икән. Беркөнне С. абыйларның ишекләрен кактым. С. абый, дип кычкырам. Ишектән җикеренеп бер апай чыкты. «Син нәрсә акырасың? Күзең чыкканмы әллә? Иранай…» – дип, дөньядагы әшәке сүзләрне яудырды. Тотлыга-тотлыга, гозеремне әйттем. Шатланып, өйдән-өйгә очып йөргән кыз, капка төбенә чыккач, канаты каерылган кош кебек оча алмый, күз яшьләренә буылып, бер урында таптанып торды. Инде беркая да барасы да, беркемне дә күрәсе килми. Бабайның язуын да йомарлап атасы, күкләргә очырасы килә. Күзгә җыелган күз яшьләре бит буйлап тәгәри. Кесәдәге кәнфитнең дә сөенече бетте. Өйгә кайткач, иң беренче сорау: «Бабай, бабай, иранай нәрсә дигән сүз ул? Мине бер апай шулай дип әрләде», – дип, булган хәлне сөйләп күрсәтәм. «Кызым, иртәнге намазга иртә торыла. Яткан булгандыр, борчылма», – дип юатып, җайлап чыгарып җибәрә.
Еллар үтеп, үсә төшкәч кенә аңладым: теге бабай Хисам-кыек түгел, Хисаметдин булган икән. Мәрхәмәтсез сугыш аны шулай авыз, кулларын кыегайтып, Хисам-кыекка әйләндергән. Мин кереп, Гата Габдрахман бабай дип эндәшкән бабайның да исеме Габдрахман гына, ә теге атна саен әнием сәдака төшертә торган Әчәй апа да Миңнегайшә икән. Гомер буе күршедә генә яшәгән аксак бабайны да бик яратып, Аксак бабай дип керә идек. Аңа да әнисе Хәнәфетдин дип бик матур исем кушкан булган. Үзем дә Зариф Баһау кызы түгел, Борхан кызы булганмын ич. Үсә төшкәч кенә боларны аңладым. Инде олыгаеп барсам да, Коръән мәҗлесенә чакыручы 8 яшьлек балага җикеренгән әбине әле һаман да аңлап бетерә алмыйм. «Яхшылык тиз онытыла, яманлык күңелгә сеңеп кала», – дип бик дөрес әйткәннәр шул.
Бабай биргән кәгазьдә язылган 30лап кешенең исеме хәтта кайсы артыннан кайсы икәне күз алдымда тора.
Бала чакта өйрәнгән догалар, сүрәләр, октябрятка кергәндә ятлаган шигырьләр, бала чактагы хатирәләр онытылмаслык булып кереп кала икән.
Гәүһәрия ВӘЛИУЛЛИНА.
Лаеш районы.
Комментарии