Оныгымны җибәрми

Подъезд ишек төбендә сөйләшеп утырабыз. Күрше йорттагы танышым сөйли. Язгалаганымны, китаплар чыгарганымны белеп, минем чыгып җиткәнне махсус көтеп утырган икән. Моннан берничә ел элек улы асылынып үлгән булган. Ана улының үлемендә киленен гаепли. Килен үзен артык һавалы тотты, малайдан күпне таләп итте, ди. Ә үзе ире исән чакта беркайда да эшләмәгән икән. Мин бу хатынның улын белмим, үзе белән дә яңарак таныштык. Киленен дә үзе күрсәткәч кенә таный башладым. Кибеттә йөргәндә очраклы гына кара-каршы очраштык да, ул йөзен чытып, сәлам дә бирмичә узып китте. Бу хатын миңа, шушы хәлләр турында яз әле, ди. «Үземнең киленем начар, кызымның кайнанасы начар» дигән гыйбарә бар бит. Шуңа мин андый гаугалы темаларга бик язмаска, кермәскә тырышам. Бу ханымның да үзенә язарга киңәш иттем. Әле кайбер газеталарның журналистлары килеп, ике якны да сөйләтеп, үзләре язып чыга, дим. «Алай итәргә оныклар кызганыч бит», – ди. Соңыннан ризалаштым. Менә ниләр сөйләде ул.

– Малайга өйләнү турында сүз кузгаткач, әле бераз йөрим, җитешермен, дигән иде. Йөргән кызы бар барын. Төскә-биткә ярыйсы гына булса да, чыгышы бер дә күңелгә ятардай түгел – әти-әниләре салгаларга ярата. Эш артыннан эш алыштыручы, ялкау гаилә. Булачак килен үзенең туган көненә чакыргач барган идек, күңелгә ошамадылар. Инде малай кисәк кенә өйләнү зарурлыгын аңлаткач (килен буласыбыз авырга узган икән), ризалаштык. Зурлап туйлар ясап өйләндердек. Инде киленнең корсагы беленә башлаган иде. Берничә айдан онык туды. Сабыйның гаебе юк, бик яраттык үзен. Килен дә кушканны эшләп, ару гына йөри. Бер ел дигәндә икенче оныгыбыз туды. Инде хәзер килен тавышын бөердән алып сөйләшә башлады. Малай эштә, хатыны көннәр буе кайдадыр йөри. Балаларны без карыйбыз. Малай да инде хатынны дөрес сайламаганын аңлады. Беркайда да эшләмәсә дә, тәмле ашарга, яхшыдан киенергә, озак йокларга яратты. «Әллә эшкә керәсеңме? Балаларны без барлап, карап торабыз бит болай да», – диюгә, «Мин кияүгә тормыш сөйрәргә чыкмадым. Андый тормыш минем үз өемдә дә бар иде», – дип җаваплады. Балалар укырга кергәч, ул бөтенләй бәйдән ычкынды. «Акчалары бар бит, безгә аерым фатир алып бирсеннәр», – дип, малайның колак итен ашады. Барыбыз да бергә өч бүлмәле фатирда яши идек. Киңәштек, уйлаштык та балаларга ике бүлмәле фатир алып бирдек. Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк, дигән мәкаль бик дөрес уйлап чыгарылган. Йорт җиһазларын, савыт-сабасын фатир котлап бүләк иттек. Һаман «акча-акча» дип җелегенә төшкәч, малай икенче эш тапты, төнгелеккә каравылга керде. Ә анысына барып йөрергә машина кирәк, эш урыны шактый ерак. «Сәламәтлек тә бетеп бара, кирәк җиргә малай үзе алып барыр әле», – дип, ир үз кулы белән машинаны малайга теркәп кайтты. Гаражның запас ачкычларын да аларга бирдек. Ләкин яшәүләре көннән көн начарлана барды. Юк-юкта таныш-белеш, туган-тумача очрап сөйләп китә. Килен инде кайбер көннәрне кунарга да кайтмый башлаган. Малай көн-төн эштә. Без барган чакта малай өйдә булмаса, килен безне фатирга да кертми иде. Менә шулай тынгысызланып яшәп ятканда берәү телефонга шалтыратты: «Малаегыз асылынып үлгән!» Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Шушы кайгыдан ирем дә урын өстенә егылды. Озак та тормый мәрхүм булды. Бер үк поселокта яшәсәк тә, килен оныкларны минем янга җибәрми. Барсам, мине кертми. Бәрәңгегә дип гаражга барсам, аның йозагын алыштырып куйган. Анда яшелчәләр, күп төрле кайнатмалар саклана торган базыбыз бар иде. Бер танышым судка бирергә куша. Оныклар кызганыч, миңа бер башыма күпме кирәк инде, дим. Инде килен беркемнән, оныклардан да тартынмыйча, фатирга ирләр китерә башлаган. Бер эшмәкәрнең хатыны белеп алып, эшләр чәч йолкуга кадәр барып җиткән.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии