Хәрби операция корбаны турында якыннары: «Тагын бер якты йолдыз сүнде»

Хәрби операция корбаны турында якыннары: «Тагын бер якты йолдыз сүнде»

Русия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә махсус хәрби операция геройларына җир участокларын бушлай бирергә киңәш итте. Моннан тыш, аларның гаиләләренә ярдәм итү, балаларына югары уку йортына имтихан тапшырмыйча гына керү мөмкинлеге булдыру да гамәлгә ашырыла. Алтын таулар вәгъдә итсеннәр, өч катлы йорт салып бирсеннәр – берни дә сөйгән балаң, ирең, әтиең, абыеңны югалту ярасын төзәтә алмас шул. Ә Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булучы ватандашларыбызның саны һаман арта бара. Күршеләребез –Башкортстан халкы 10нчы июль көнне «Сибай» концерт-театраль филармониясе артисты, халык биюе ансамбле солисты Илнар Хәтмуллинны соңгы юлга озатты.

Илнарга нибары 23 яшь. Күптән түгел үзе дә сөекле хатыны Фидалия белән тату гаилә корды. Биш ай элек әти булу бәхетенә дә иреште. Хәтмуллиннар гаиләсенең нәсел дәвамчысы – уллары туды. Ни кызганыч, улы туган мизгелдә ул яу кырында, Украинада иде, әмма ял алып, гаиләсе янында торып китәргә өлгерде. Ә бүген исә Илнарның хатыны – тол, улы ятим калды.

Илнар – профессиональ биюче, үзен тулысынча сәнгатькә багышлаган егет. Бу сәләт аңа нәселдән күчкән булса кирәк, чөнки аның әнисе Лариса белән әтисе Илдар да – биючеләр. Шуңадырмы, кечкенә Илнарның 3 яше тулганда ук әтисе белән «Генерал Игзаков» башкорт биюен башкаруы шаккаткыч хәл түгел.

– Мин Илнар белән балачактан ук таныш. Без – якын дуслар. Безнең әти-әниләр Сибай дәүләт филармониясендә балет артистлары булып эшләделәр. Илнар еш кына: «Әни «Сибай»га эшкә килгәндә, мин аның карынында идем, шунда ук биергә өйрәнгәнмен», – дип шаяртырга ярата иде. Безнең танышуыбыз да филармония залында булды. Бергә уйнадык, биедек, «Очкын» хореография ансамблендә бергә шөгыльләндек. 2016нчы елда икебезне дә Сибай дәүләт филармониясенең «Сибай» ансамбленә эшләргә чакырдылар. Без ризалаштык, чөнки һәрвакыт әти-әниләребез кебек профессиональ дәрәҗәдә биергә тели идек, – дип искә алды Илнарның дусты, «Мирас» җыр һәм бию ансамбле артисты Айсуак Гобәйдуллин. – Ул һәр бию хәрәкәтен тиз отып ала иде. Кечкенәдән биеп үскәнгәме, тиз арада уйлап табу, яңа төр хәрәкәтләр башкару аңа җиңел бирелде. Ул бар тормышын сәнгатькә багышларга әзер кеше иде. Ул чын йолдыз. Кызганыч, сүнде...

«Шоңкар» башкорт журналы 7нче июль көнне Илнар белән әзерләнгән күләмле әңгәмә бастырган. Анда егет үзе дә болай дип искә алган: «Әтием өчен «Игзаков» биюен әзерләгән чакта, аның артыннан кабатлап йөргәнмен, аннан соң мине дә биетеп караганнар. Шул вакытта «Атанан күргән – ук юнган, әсәнән күргән – тун бескән» дигән концерт программасы әзерләнгән булган. Махсус бию костюмы тектереп, мине дә сәхнәгә чыгардылар. Ул чакта миңа нибары 3 яшь булган. Аннары өйдә, авылда табын җыелган чакларда, кунаклар һәрвакыт акча биреп биеткән».

Әңгәмәдән аңлашылганча, мәктәп елларында Илнар балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегендә шөгыльләнгән. Аннары Уфа шәһәрендә Рудольф Нуриев исемендәге сәнгать училищесына, хореография бүлегенә укырга кергән, тик аягы имгәнеп, Сибайга әйләнеп кайткан. «Биюче булам», – дип янып йөрмәгән. Сәнгать мәктәбендә дә иң элек курай түгәрәгенә йөргән ул. Әмма тик утырырга яратмаган егет һаман хәрәкәтләнергә теләгән, шуңа күрә түгәрәкне ташлаган. «Курайны ташлап, күңел яткан шөгыльне сайладым», – дип искә алган ул.

Мәктәптән соң Сибай төзелеш һәм сервис көллиятенә укырга керә. Аны тәмамлагач, хәрби хезмәтен үтәргә карар кыла. Анда да биемичә түзә алмый: хәрби часть ансамбле солисты була. Хәрби хезмәттән соң, 2020нче елның июлендә Сибай концерт-театр берләшмәсендә балет артисты булып эшләвен дәвам итә.

Шулай биеп һәм җырлап яшәргә дип өметләнгән егетнең хыяллары челпәрәмә килә: 2022нче елның 26нчы сентябрендә мобилизациягә эләгә ул. Сибай филармониясеннән барлыгы 10 егет Украинага китә. Илнар мотоукчылар ротасына эләгә. Ә февраль аенда баласы тугач, ял алып, туганнары янәшәсенә кайтып килә.

Әле күптән түгел, 28нче июнь көнне Илнарның яраланып, авыр хәлдә булуы турындагы хәбәр Интернет киңлегенә таралды. Алар яшәгән урын артиллерия уты астына эләккән, диелгән иде анда. Илнарның авыр хәлдә булуы хакында туганнары да хәбәр итте. Аның бер аягы ампутацияләнә, кулы, күкрәге, башы бик нык яралана. Туганнары, якыннары аны госпитальләрдән эзләргә керешә һәм 30нчы июньдә Илнарның һәлак булуы ачыклана.

10нчы июль көнне бөтен Башкортстан халкы Илнарны соңгы юлга озатты. Һәркемнең күңелендә – яра, күзләрендә – яшь. Илнар хәрби операциянең беренче һәм соңгы корбаны булмаса да, әле яшәргә дә өлгермәгән ватандашларыбызны җир куенына озату әлеге гаделсезлекнең иге-чиге булырмы соң, дигән уйдан газапланырга мәҗбүр итә... Ә яшь егетнең урыны җәннәт түрләрендә булсын! Ата-анасына, туганнарына сабырлык телик.

P.S. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен Илнар Хәтмуллин үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнгән. Тик бу орден, медальләр генә ятим баласының, хатыны, ата-ана, туганнарының ачы хәсрәтен баса алырмы?

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии