Ана түгел, гаилә капиталы булсын!

Әле менә элеккегеләрне искә алып уйлап утырам. Без үскәндә авылда йорт саен 5-6, кайберләрендә 7-8 бала иде. Мин үзем гаиләдә – тугызынчы, сеңлем унынчы бала булып туганбыз. Сугыш чыкмаган булса, әле тагын да булыр иде. Һәр гаиләдә диярлек әби белән бабай да булыр иде. Өйләре дә алай зур түгел, салам түбәле кечкенә генә өйләр. Кич йокларга ята башласаң, кемдер мич башына, кемдер идәнгә урын җәя.

Йорттагы бөтен эшне күмәкләшеп башкара идек. Ул вакытта колхоз эшләгән өчен акча түләми. Ачтан үлмим, балаларның тамагын туйдырыйм, дисәң, сыер-сарыгын, тавык-чебешен асрамый булмый. Әти-әни көне-төне эштә, өйдәге бөтен эш бала-чага җилкәсендә. Кече яшьтән институтка укырга киткәнче көтүне үзем кудым. Әнкәйне бик жәлли торган идем, коры ютәл белән интегә иде. Әле үзебезнең көтүне генә кумыйм, безнең очтагы барлык апаларны, әбиләрне, барыгыз кайтыгыз, үзем куам, дип кайтарып җибәрәм. Көтүне куып кайткач, иң беренче эш итеп ишек алларын себереп алам. Болардан тыш әнкәйгә сарык йонын, кәҗә мамыгын язарга булышам, әнкәй эрләгән йонны орчык белән катам. Бабай белән исәпләгәндә, без гаиләдә 9 җан, бер әнкәйгә генә авыр булмасын, дип, аңа кулдан килгәнчә булышырга тырыша идем. Ә апалар иртәдән-кичкә кадәр эштә иделәр. Бу эшләрне башкаргач та, урамга шар сугарга чыгып чапмыйм, йә сәнәк, йә көрәк сабы ясыйм. Ишекләрнең келәләрен, боргычларын ныгытам.

Кечкенәдән агач, тимер эшенә маһирлыгым бар, балта остасы яки тимерче булырга кызыга идем. Ләкин 10 яшемдә бәхетсезлеккә очрап, бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Тормыш итү өчен миңа югары белем алырга кирәклеген белдем. Илдә ачлык, икмәк юк. Шуңа да мин авыл хуҗалыгы тармагын күтәрү нияте белән ветеринария институтына кердем. Тормышта куйган максатка ирештем, тик үзем өчен нәрсә генә эшләдем соң?

Инде мәкаләм башындагы фикергә әйләнеп кайтсак, хатын-кызлар хәзер табигать биргән бурычларын – бала табу бурычын тиешенчә үтәми. Элеккеге хатын-кызларның эштән башы чыкмаса да, бала табарга курыкмады. Аларны укытасы, кеше итәсе бар, дип бер-ике бала белән генә калмадылар. Аларның берсе дә корсак үстереп, хәзерге хатыннар кебек «май фабрикасы»на әверелмәде. Шуңа күрә гомерләре дә озын булды.

Берсендә Казанга РКБга баргач, больница артында ак халатлы шәфкать туташлары, табибларның тәмәке тартып торганнарын күреп, шаккаттым. Ачуландым да әле үзләрен, тик исләре генә китмәде. Хәзер хатын-кызның, хәтта башлангычта гына укый торган кызларның да тәмәке пыскытканын еш күрергә туры килә. Ачуланам үзләрен, сездән юньле хатын да, ана да чыкмас, дим. Сез, үзегезгә үзегез дошманнар, дип сүгәм. Бу балаларны аналары шулай узындырган инде. Әгәр дә элеккеге гаиләләрдәге шикелле 5-6 бала булган булса, алай узына алмаслар иде. Дөрес булса, спиртлы эчемлекләргә наркотиклар да кушалар икән, бер авыз иткән кеше тагын кибеткә йөгерсен өчен. Халык ничек яшәргә тиеш дип уйлаучы гына юк. Ярар, бала табуны «Ана капиталы» дигән нәрсә белән бераз үзгәрттеләр инде. Тик аны «Гаилә капиталы» дисәң дөресрәк булыр. Ул балага ничек нигез салынуы билгеле бит. Акча да гаиләнеке булырга тиеш.

Илгизәр ГАЛИЕВ,

Тәтеш шәһәре

Комментарии