Каеннар ыңгыраша

Тайга кебек зурдан булмаса да, безнең як урманнарга бик бай. Урман – тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең искиткеч олы, кыйммәтле байлыгы.

Һәрнәрсәнең чиге була. Әгәр байлыкны яңартып, карап тормасаң, булганыннан да колак кагуың бар.

Без кечкенә чакта авылның өлкән хатын-кызлары, урманга барып, яшь агач үсентеләре утыртып, аларның төбен йомшартып йөри иде. Сәкинә әби Сибгатова, Мәгъсүмә әби Җантимерова, Хубҗамал әби Гарифуллина, Миңнеҗамал әби Идиятовалар утырткан үсентеләр инде урман булып җитте. Нарат агачлары күккә ашып үсеп утыра. Кеше дөньяга килә, аннары мәңгелеккә китә, әмма аның искә алып сөйләрлек хезмәт җимеше кала.

Хәзер инде үсентеләрне кул белән сирәк утырталар. Аларга алмашка куәтле техника килде. Шулай да әле аны карап, тәрбияләп үстерү өчен кул хезмәте сорала. Хәзер бу эшкә күбесенчә мәктәп балаларын алып баралар. Табигатькә, аның байлыгына намуслы караш тәрбияләүдә моның роле бик зур. Беренчедән, укучы бала үз куллары белән агач утырта, аны тәрбияли, үстерә, икенчедән, үзенең хезмәт җимешен, эшенең нәтиҗәсен күреп шатлана, табигатькә дустанә мөнәсәбәтен белдерә.

Сталинчыл бишьеллыклар чорында чәчкән ашлыкны корылыктан, ачы җилдән, зәмһәрир суыктан саклау, кыр ышыклау өчен урман полосалары утыртылды. Яхшы тәрбия алган җирләрдә алар урман булып үсеп китте, ә каралмаган урыннарда анда-санда гына үсеп утыралар, ташландык хәлгә килделәр. Хәзер дә әле бу эш яңартыла, алар урынына чыршы, нарат, карагай агачлары утыртыла. Соңгы елларда авыл белән авыл арасындагы ызаннарга, юл кырыйларына, убыла торган тирән чокырлар тирәли агач утыртуга зур әһәмият бирелә башлады. Буа, Кама Тамагы, Тәтешнең асфальт юлы буена утырткан агачлары инде табигатькә ямь биреп, нур өстенә нур өстәп үсеп утыра. Утырткач үсә шул ул!

Кайчандыр безнең авыл башындагы убыла торган ике тирән чокыр тирәсенә дә каен үсентеләре утыртканнар иде. Алар да үсеп җитте. Кызганычка, соңгы елларда халык аны бик нык кыерсыта, вәхшиләрчә эш итә башлады. Җәй җиттеме, кешеләр мунча өчен каен себеркесе әзерләргә тотына.

Каеннар яшь вакытта аңа әллә ни зыян килмәде. Еллар үтү белән алар үсте, юанайды, себерке сабагын алу кыенлашты. Кешеләр шул биек каеннарны пычкы белән кисеп аудара башлады. Алар үзләре өчен файда эшлибез дип, табигатькә төзәтә алмаслык зур зыян салганын аңламый микәнни?

Дөрес, мунча себеркесе барыбызга да бик кирәк. Каен полосасына бармагыз, каен себеркесе кисмәгез, дип әйтмим. Әмма аны акыл белән эшләгез. Агачка зыян килерлек булмасын. Аны ботарлап бетерергә димәгән бит… Агач яшь бала шикелле: караганны, тәрбияләгәнне ярата. Шулай эшләгәндә, ул сезгә озак еллар хезмәт итәчәк.

Үзебезнең авыл халкы каенлыкны каты кыерсытмый, агачын кисми, ботакларын махсус кайчы белән генә кисә. Аларга рәхмәттән башка сүзем юк. Ә менә тирә-як авыллардан, район үзәгеннән килгән кешеләр гафу итә алмаслык кыргыйлык күрсәтә. Алар агачларны кисеп аудара, яфраклы ботакларны балта белән чабып ала да, машиналарына төяп, тизрәк таю ягын карый. Киселгән каен агачы әрнүле яшенә төренеп җирдә аунап кала. Киселгән икмәк кире ябышмый, диләр. Каен да нәкъ шулай.

Сугыш кырында аяксыз-кулсыз аунап яткан авыр яралы кешенең хәлен күз алдына китереп карагыз әле. Нинди әрнүле йөрәк газабы кичерә ул! Киселгән агачларны да нәкъ шулай күз алдына китерәм мин. Уйланырлык нәрсә бар монда.

Әй, кешеләр, тимәгез агачларга! Алар сезгә озын гомер, сәламәтлек алып килүче кадерле җан ияләре. Үз бәхетегезне кисмәгез, гомерегезне кыскартмагыз! Агачларда үзегезнең язмышны күрегез. Табигатьнең яхшылыкка – яхшылык, явызлыкка явызлык белән җавап биргәнен исегездән чыгармагыз.

Әсрар ҺИДИЯТОВ.

Апас районы, Дүртиле авылы.

Сугыш кына аерды

Гыйльменур иртәдән борчылды бүген, никтер, эче пошты. Ул оныгын сагына иде. Күрешмәгәнгә дә шактый вакыт үтте бит…

Гыйльменур әбинең ике улы Ватан сугышында һәлак булды. Олысы киткәнче өйләнеп, дөньяга кызчык – Фәнүзә туды. Бер генә ел яшәп калды алар бергә. Киткәндә дә ата, соңгы күрүен сизгәндәй, бишектәге нарасыеннан аерыла алмады. Озак та үтмәде, һәлак булуы турында “кара язу” килде…

Әллә әбинең үсеп килүче ике улы белән килешә алмады, дә китәсе итте. Кочак җәеп каршы алучы юк, төп йортка кайтса да, буй җиткән сеңелләре, энеләре бар. Кызчыгын калдырырга булды ул. Эх, барысына да сугыш гаепле, җимерде ул матур гаиләләрне.

Гыйльменур әби үпкәләмәде киленгә. Баланың имә генә торган чагы бит. Әби арыш ипиеннән измә изеп, чүпрәккә төрде һәм бала авызына каптырды. Фәнүзә бу ризыкка бик тиз ияләште. Шуның белән исән калды ул. Әби дә, өйдәге малайлар да бик яратты үзен, газиз малаеның кызы – бердәнбер оныкчык бит. Әнисе дә, ара ераклыгы 12 чакрым булса да, буш вакыты табылуга йөгереп килеп җитә иде. Шулай өч ел вакыт үтеп тә китте. Фәнүзә тупырдап торган кыз булып үсеп килде.

Беркөнне әнисе кызчыгын кунакка алып китәргә булды. Үз туганнарына – сеңелләренә дә күрсәтәсе килде аның. Көзге урып-җыю башланды. Кызчыкны кире китерергә вакыт табылмады. Фәнүзә әбисен бик сагынды. Иртүк чыгып киткән һәм ул йокыга талгач кайткан әнисен күрмәде дә. Җылы да иде соң әбисе кочагы.

Гыйльменур да сагынуга түзә алмады, бәләкәй арбасын тартып, оныкчыгы артыннан үзе килеп җитте. Бу йортта да Фәнүзә өзелеп ярата торган кадерле кешегә әйләнгән иде: биреп җибәрәселәре килмәде. Үгетләүләргә түзә алмады әби. Чыннан да, мин инде олы яшьтә, үстереп җиткерә алмам, шулай дөрестер дип, бик авыр булса да, Фәнүзәне калдырырга ризалыгын бирде.

Ә кыз көтте. Тәрәзәдән күзен алмый көтте. Менә килеп чыгар да ул аны алып китәр кебек тоелды. Әмма әби күренмәде…

Гыйльменур әби акрын гына йортта кайнашып йөри. 9 яшьләр тирәсендәге бер кызчык ишектән күренмәсенме. Яраткан оныгы онытмаган икән ләбаса аны. Фәнүзәсе килеп, әбисенә сарылды…

Эх, сугыш, бары сугыш кына аерды шул аларны…

Адресым редакция өчен генә.

Кемгә гайбәт, кемгә гыйбрәт

Картлык – шатлык түгел, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Таякка таянган әби-бабайны күрсәк тә, капка төбендә көчкә хәл алып утыручы белән исәнләшсәк тә, күпләребез күңелендә кызгану хисе уяна. Кызганабыз. Читтән карап, күзәтергә генә яратабыз шул. Ярдәм кулын сузарга кайсыбыз ашкынып тора?! Кемнең карт әби-бабайларга бер чиләк су алып кереп биргәне бар? “Минем”, дияр кайберәүләр. Килешәм. Шәфкатьле, изге күңелле кешеләр арабызда бар барын, тик бик сирәк. Бер-беребезгә карата битараф, ваемсыз без, җәмәгать. Һәркем үз эченә бикләнеп, акчага, байлыкка табынып яшәгән заманда игелек кылу, ярдәм кулы сузу кебек язылмаган тормыш законнары үз көчен көннән-көн югалта бара. Әле күптән түгел, май аенда гына күңелсез вакыйганың шаһиты булгач, кайбер авылдашларның ваемсызлыгын күреп, чәчем үрә торды.

Майның матур салкынча бер кичендә әнием белән дустыбызга барышым. Капка төбе саен диярлек кеше: кемнәрдер көтүдән малын каршы алгач, гәп куерта, берәүләр үткән-барган кешене күзәтеп, шәл бәйләп утыра, икенчеләре кичке салкын төште дип, урамда уйнап йөрүче кечкенә балаларын барларга чыккан. Шулчак пычрак киемнәрдән чирәмдә утыручы карчыкка күзем төште. Безнең авыл кешесенә охшамаган бу, дип янына бардым.

– Урыс әбисе ул, – дип сүз башлады капка төбендә әбине күзәтеп, шәл бәйләп утыручы бер авылдашым. – Түбән очта бер кич чокырда кунган инде ул. Участок милиционеры аны шуннан монда көндезге уникеләрдә үк чыгарып куйды, алып китәм, диде. Инде хәзер җиде сәгать вакыт үтте. Әби шуннан бирле чирәмдә көтеп утыра. Мин чыкканда, ул шушы суда ята иде, тартып алып, утыртып куйдым.

Күрше-тирәдә яшәүчеләр ашарга ризык, җылы телогрейкалар алып чыккан. Тик беркемнең дә карчыкны эскәмиягә яисә берәр урындыкка утыртырга башына килмәгән, 80 яшьлек әби җиде-сигез сәгать буена салкын җирдә бер җылы сүз көтеп утыра.

Әби үзенең исем-фамилиясен дә, кайда яшәгәнлеген, апасы янына барырга чыккан җиреннән адашып калганын да белә. “Сережа исемле бер малаем бар. Чистайда яши”, – диде ул яшьле күзләрен үзе янына җыелган халыкның әле берсе, әле икенчесенә төбәп.

Әбинең хәлен күрә торып та, бер чынаяк җылы чәен кызганган кайбер авылдашларыма, газиз анасының хәлен белми көн итеп ятучы улына, “унбиш минуттан машина килә, алып китәм мин сине”, дип алдашкан участок милиционерына булган ачуымнан шартлар дәрәҗәгә җиттем.

Әрнеп, күз яшьләре түккәннән соң, изге күңелле Мәръям апа карчыкны үзенә алып кайтты. Пычрак киемнәрен салдырып, чиста, юылганнарын кидерде, кайнар чәй эчерде. Ә әби, әллә исән калуына сөенеп, әллә халыкның битарафлыгын күреп, елады да елады. Урамыбызда яшәүчеләр аякка басты ул көнне.

Районда кизү торучы милиционерларга өч-дүрт тапкыр шалтыратуга карамастан, чарасын күрергә ашыгучы табылмады. Участок милиционерының кесә телефонын табып элемтәгә кергәч кенә әбине килеп алып китәргә башларына җитте, ниһаять.

– Сез бит аңа унбиш минуттан килеп алам дип әйткәнсез…

– Әйе, әйттем. Ләкин ул бернинди дә машина кирәк түгел, үзем кайтам дип каршы төште, – ди участок милиционеры.

Гаҗәп… Чит авылга килеп эләккән әби юлга чыгып, “попутка” белән китәргә тиеш булды микәнни? Кеше кадәр кеше югалган, участок милиционеры да чит-ят авылда адашкан әбине буш вәгъдәләр биреп, җиде юл чатында ташлап калдыра. Авыл халкы ике-өч тапкыр хәбәр биргәч тә чарасын күрүче табылмый. Ә менә кеше бәхетсезлегеннән көлү, изгелек эшләргә теләүчеләргә аяк чалырга маташу дигәндә, безгә тиңнәр юк инде анысы. Берәүләр яклаучысыз калган әбине кызганып яшь түккәндә, икенчеләре әлеге вакыйгадан кызык тапты. “Бер белмәгән исерек марҗа хатыны өчен авыл буйлап чабып йөрмәгез. Бер төн чыкканны, икенчесен генә чыгар әле”, – дип битарафлык күрсәтүче дә, пенсиясе 10 мең сум булса, мунчада тотар идем дип мыскыллаучы да табылды арабызда. Әлеге сүзләр исемә төшә дә каян килә икән кешеләргә бу кадәр шәфкатьсезлек дип исем-акылым китә.

Бу очракта кемне гаепләргә? Битарафлык күрсәткән авыл кешесенме, участок милиционерынмы, бердәнбер улынмы? Башкалар язмышына битараф без. Кеше гомере бездә өч тиенгә дә тормый шул…

Гүзәл МӨХӘММӘТҖАНОВА.

Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы.

Әнием орчыгы

Сагынганда, әни, эч пошканда,

Орчыгыңны алам кулыма.

Җаны бардыр кебек шул орчыкның,

Кушыла бит йөрәк җырыма.

Кулкайларың, әни, биетә иде

Бу орчыкны озын төннәрдә.

Безгә атап кылган догаларың

Ишеткәндер сердәш төннәр дә.

Кул дустыңа эндәшә идең ялгыз

Безне көтеп алган чагыңда.

Күркәм тормыш юлың күз алдымда,

Наз, җылыларың – орчыгыңда.

Орчык дустың, әни, кулларымда –

Сине “күрәм”, сине “ишетәм”.

“Хәлең ничек, кызым?” – дип, көлеп,

Кайтып керерсең күк ишектән.

Орчык җырлый, керфегемдә яшьләр,

Күңелкәем тула мөлдерәп.

Моң-зарларны, шатлыклары белән

Араларга, әни, картайсак та,

Картайсак та, әни, син кирәк.

Зөлфия ПЕТРОВА.

районы, Дүсмәт авылы.

Комментарии