- 22.06.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №24 (20 июнь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Эчәм дә онытылам», – ди бер танышым. Тәвә кошы башын комга яшергән кебек, проблемадан шулай арынырга омтыла. Онытыла да – айныгач, янә килеп тотыла. Аек килеш фикер йөртсә, язмышы аяныч, тормышы мәгънәсез, бөтен дуслары алдакчы булып тоела башлый икән. Һәм ул тагын шешәгә үрелә. Әйтерсең, шул гына аның проблемасын хәл итәргә сәләтле. Шулай итеп тормыш төбенә тәгәри ул.
Һәрбер эчкеченең үз язмышы, үз тарихы. Редакциягә килгән хатлардан күренгәнчә, укучыларыбызның иң авырткан урыны да – шул эчкечелек мәсьәләсе. Үземә дә берничә язмышны барларга, тормыш баткагында быгырдаучыларның яки аны җиңә алганнарның гыйбрәтле тарихлары белән танышырга туры килде.
«МИН КЕМГӘ КИРӘК?»
Кайчан карама исерек булса да, Кәрим абыйны хөрмәт итәм. Әллә нинди сөйкемле сөяге бар шунда. Ул – беркайчан авыр сүз әйтмәс, күңеленә бер пычрак уй кертмәс кеше. Хәер, күпләр аны күптәннән кешегә санамый инде. Шул ук күпләр сыман бияләй эченнән йодрык күрсәтеп йөри торганнардан да түгел ул. Эчендәгесе тышында. Бервакыт электричкада очраттым үзен. Казанга барып җиткәнче такылдадык. Ә әңгәмә болай башланып китте:
– И-и, Кәрим абый, нәрсәгә дип һаман эчәсең син, ә? Шушы яшемә җитеп, бер генә аек көнеңне дә күргәнем юк!
– Туктый алмыйм бит, сеңлем, нишлим соң?! Аннары кешенекен эчмим бит мин. Үзем эшләп тапканның барысы да аракыга китеп бара.
– Ничә яшьтән бирле инде?
– 15 яшьтәнме шунда… Юк, иртәрәк бугай. Тәмәке тартырга да бик иртә өйрәндем. Башта кызык өчен булган инде ул, менә хәзер генә ничек котылырга белмим.
– Әллә соң «кодироваться» итәсеңме?
– Шул да булдымы эш? Әнә, ярты авыл «кодироваться» итеп кайтты. Берәр файдасы булса ярар иде, кайтканда ук исерәләр бит. Анда барып акча түгеп йөргәнче, шул ук акчага чиста аракы алып эчәм мин. Одеколон ашказанын бозып бетерде инде.
– Сиңа 40 яшь тә юк бит. Өйләнер идең, бәлки?
– Белми дисең мәллә? Бөтен сыйныфташлар өйләнеп бетте. Балалары хәзер минем белән бер буйда, ә мин һаман шул эчүчелек чиреннән дәва таба алмыйм. Көн дә шул хакта уйлыйм: әти-әни үлеп китсә, мин кемгә кирәк инде?! Бер ялгызым утырып калачакмын бит!
Кәрим абый елап җибәрде. Ничек юатырга белми янында басып торам. Бер караганда, үзе гаепле сыман, икенче яктан… Җәмгыять түгел микән?! Арба тәгәрмәченең аракы белән тулы эзенә бер кереп бассаң, аннан чыгу авыр. Нәтиҗәдә, шул арба артыннан барырга мәҗбүр буласың. Теләсәң дә, теләмәсәң дә. Исереккә диңгез тубыктан, диләр. Бу сүзләр хакында уйланганыгыз бармы? Аек чагы булмаса да, Кәрим абыйга тормыш тубыктан түгел икән. Әллә аны акларга маташам инде? Юк-юк, булуы мөмкин түгел. Сайлап алган картаңны, тешли-тешли тартасың! Тормыш аңа алды белән борылып, Кәрим абыйдан да берәр зур кеше чыкмас дип, бүген беркем дә гарантия бирә алмый. Әллә нинди эчкечеләрнең дә тормыш төбеннән күтәрелгәннәре бар.
БҮРТКӘН
Райондашым Рәсим абый белән бергәләп, Яр Чаллы шәһәренә барырга туры килде. Шунда ничектер аракы, көмешкә турында сүз кузгалды. Рәсим абыйның исерек чагын күргәнем юк. Кайчандыр эчеп, урамда тәгәрәп яткандыр димәссең дә. Үзе сөйләмәсә, мәңге ышанмас идем. Ул үз тормышының кызык бер вакытын сөйләп көлдерде.
– Яшь чак. Әле өйләнгән генә идем. Күршемдә, миннән бераз гына яшьрәк, үзем кебек үк колхозчы Садыйк бар. Бергәләп, айный алмый эчәбез моның белән. Хатыннарыбыз тәмам аптырашта. Кайдан алып, ни эчкәнебезне аңламыйлар. Ә без печәнлеккә бал куябыз да шуны чөмерәбез. Берничә савыт чират тора. Бервакыт Садыйк озын борынлы, зу-у-ур пыяла савыт алып килде. 15 литрлы бу. Шуңа өч литрлы банка белән карлыган кайнатмасы, җылы су, чүпрә тондырдык та ике-өч атнага калдырдык. Борынына капларга әйбер генә таба алмадык. Шампан шәрабе бөкеләре кечкенәрәк, капкач капласаң – зур. Башкасына баш эшләмәгән, күрәсең. Моңа кадәр үк куелган, әчеп өлгергән савытларны бушаткач, беркөнне монысына да чират җитте. Әкәмәт тәмле бал булды ул. Беразын эчкәч кенә, төптә яткан кара йомгакка күзебез төште бит. Болгатып та карыйбыз, ни икәнен аңлап булмый. Инде эчеп бетергәч карасак, төптә, йоннары таралып беткән, безнең әче балда ятып бүрткән тычкан ята. Шуны күргәннән соң, ике көн костым. Айныдым. Шуннан бирле, сеңлем, әче бал куйганым да, аны эчкәнем дә юк. Менә шундый гыйбрәт сиңа.
Бал кую белән бәйле вакыйгалар күп инде ул. Сөйләгән вакыйгадан соң, күрше Садыйк балны үзе генә куя башлады. Тегенең хатыны аптырап безгә керә: нигә мин аек та, аның ире генә исерек, имеш… Үзем бал эчми башлагач, безнең печәнлектәге бар савыт Садыйклар печәнлегенә күчте. Минем печәнлек биек булганга, анда хатыным менә алмый иде, ә менә күршемнең хатыны җитмәгән җир юк. Инде беркөн Садыйк зур сөенче белән кергән: каяндыр тапкан кәрәзле балдан «градус» ясарга куйган икән. Авыз итәргә базмадым, һаман теге тычкан күз алдына килә иде.
Ике-өч атнадан минем хатын белән Садыйк хатыны сөйләшкәне колагыма чалынды. Садыйкныкы әйтә:
– Әче балын таптым тегенең. Кәрәзле балны ашап карамаганыма кайчан инде, ә минем мөртәт шуннан бал куйган. Таптым да балын агызып алдым. Аның урынына тавык тизәген су белән болгаттым да, тутырып куйдым әле «флягасын», – ди бу, – Айнымый икән, үлсен, алайса, – ди. Күршемне 4 көн тирәсе күрмәдем. Өенә кереп булмый, хатыны кертми. Инде бишенче көнне Садыйк үзе миңа кергән. «Әллә нишләдем әле, күрше. Теге югары сортлы балны бер генә салып эчәм, шунда ук башка бәрә, эч тә китә башлый», – ди бу. «Дүрт көн интегеп өйдә яттым. Колхозга эшкә чыкмаганыма да бер атна тула, тракторга менәрлек хәлем юк», – ди бичара. Хәлне аңлатырга туры килде. Шул хәлләрдән соң Садыйк та эчми башлады. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләрме әле?! Хәзер менә икебезнең уртак бизнес, сеңлем», – диде Рәсим абый. Алар авыллардан мал җыеп, эшкәртеп, шуны кыйммәт бәягә шәһәргә илтеп сата.
«КӨМЕШКӘДӘ КОЕНАМ»
– Белмим, сәбәбе нидә булгандыр, әмма безнең авылда көмешкә куучы кеше юк иде. Бәлки, геннардагы мөселманлык зур роль уйнагандыр, бәлки, кешедән оялу, горурлык дигән нәрсә көчле булгандыр… Хәер, хәзер мөселманы да, башкасы да куа бугай инде аны. Ә менә ирләр котырып эчте. Мари авылы белән янәшә булгач, иптәш эзләп ерак барасы да юк. Аракы модада түгел бездә, көмешкә чөмерәләр, – дип сөйләде бер танышым. – Шул көмешкәгә караҗимеш салып, коньяк ясап та саталар. Аны кумыйча, ачы бал килеш тә җибәрәләр. Ялган аракы белән агуланып үлгәнче, монысы күпкә ышанычлы да, файдалы да дип саный безнең авыл ирләре. Тәэмин итүчеләре – шул ук күрше авылның мари апалары. Менә шул хатыннарның берсенә йөри иде безнең авыл халкы. Анда көмешкә елга булып ага, төп бизнесы да шул. Сайлау мөмкинлеге дә күп, арзан да. Көне-төне көмешкә куды ул.
Бервакыт кышкы төндә өч-дүрт ир ишеген кага моның. Озак басып торалар. Тәрәзәгә дә шакыйлар, кыңгырауга да басалар. Чыкмый да чыкмый теге. Тәрәзәдәге бозны тыннары белән эретеп, эчкә карасалар, идән уртасындагы ләгәндә ята икән бу. Бер-бер хәл булгандыр дип куркып эчкә керәләр. Шунда бер хикмәтне күреп шакката алар: бу ята торган ләгәндә су урынына көмешкә икән. Мари хатыны да югалып калмаган:
– Менә инде ничәнче ай ревматизмны дәвалыйм әле, файдасы бар, сынап карагыз, – дип әйткән ди.
ПРИНЦЛЫ ЭЧКЕЧЕ
Бу апаны укырга барганда гел күрә идем. Көн саен берәр вакыйга уйлап чыгарып, үзенә акча җыя ул. Берәр көнне ипигә сорап ала, икенче көнне абыйсына катлаулы операциягә ди, өченчесендә әнисе янына кунакка барырга автобуска билет алырга кирәк… Шунысы да бар: татарча сөйләшкәнеңне ишетсә, татар телендә мөрәҗәгать итә, урысча такылдаганыңны күрсә – урыслаша. Үзеннән кайчан карама аракы исе аңкып тора. Ә беркөнне, шул апага ияреп, тел төбен тартып карарга булдым. Эчендә булганын бушатасы килдеме, әллә миннән берничә сум акча өмет иттеме, сөйләде дә сөйләде ул. Хәер, көн саен яңа маҗара уйлап чыгаручы бу апаның сүзе хакмы, юкмы, белмим. Әмма ул миңа ихлас кебек тоелган иде.
Алиса түти мәктәп елларыннан ук аракы белән дуслаша. Бер генә бәйрәм дә аннан башка узмый. Дус кызлары тәмәке тарткач, әкренләп бу һөнәргә дә өйрәнә. Кыскасы, кыз тора-бара бөтенләй тормыш төбенә төшә һәм бер шешә аракыга сатыла башлый.
– Шунда бер өмет йолдызым пәйда булды. Рафаэль искиткеч кеше иде. Үзе бер тамчы да аракы эчми, яхшы гаиләдән. Бик зур хезмәт хакы алып эшли торган эше, текә машинасы да бар. Әнә шул принц миңа үлеп-бетеп гашыйк булды бит. Артымнан калмый. Гел күзәтеп тора. Бәйрәм дип җыена башласам, үзе мине берәр җиргә алып бара. Эчү турында сүз дә була алмый. Аннан качып салгалаган төннәрем күп булды. Ул бүләк иткән телефонны сүндереп куя идем дә, бер-ике көнгә юкка чыга идем. Беркайчан авыр сүз әйтмәде, кул күтәрмәде. Мине дәвалап та карады, әмма файдасы озакка бармады. Беркөнне моңа кияүгә чыгарга ризалык бирдем. Барысын да үзе оештырды. Шундый матур күлмәк бүләк итте…
Гаилә тормышы күңелсез булды. Өч бүлмәле зур фатирда бикли дә калдыра бу мине. Чыгып китеп, тагын шул юлга басармын дип курыккандыр инде. Ә мине элеккеге дусларым эзләп тапты. Өйдә бер-ике тапкыр «бәйрәм» ясагач, Рафаэль дусларым белән бергә мине дә куып чыгарды. Ә берничә атнадан аны асылынган килеш таптылар.
Шуннан соң бераз акылга килгән кебек булган идем. Тагын бер кат кияүгә чыктым. Сау-сәламәт балабыз туды. Ләкин мин эчә башлагач, аерылыштык. Ә бала әтисендә калды. Берникадәр вакыттан ул ир дә юл фаҗигасенә очрап һәлак булды. Ә бала хәзер әбисе белән үсә.
Бөтен тормыш мәгънәсен аракыга әйләндергән Алиса түти тагын бер тапкыр кияүгә чыгып караган икән. Анысында аны иренең әнисе йорттан куып чыгара. Ә хәзер ул кем аракы бирсә, шуның белән төн кунып йөрергә мәҗбүр. «Җәен түзәрлек тә әле, менә көз-кыш көннәрендә нишлисе булыр», – ди ул. Чыгышы белән Яшел Үзән районыннан булган бу апаны үз әнисе дә өенә кертми икән, чөнки йорттан әйбер урлап сатуыннан туйган. Алиса түтигә язмыш мәрхәмәтсез булган дип берәү дә әйтә алмас. Ул да тормыш юлын үзе сайлаган һәм хәзер үкенсә дә, кирегә юл юк.
Бу – ишелгән язмышлар. Ә шул исерткечтән илһам табып, китаплар язган иҗат кешеләре күпме? Саный китсәң, очы-кырые юк. Эчмәсәм, яза алмыйм, дигән кешене үземнең дә күргәнем бар. Высоцкийның аракы турындагы җырлары бихисап. Ельцин турындагы шаярулар да гел шул темага барып тоташа. Әмма бу язмышлар меңгә яки миллионга бер очрактыр. Күбесе чоңгылга тәгәри һәм күтәрелә алмый. Сазга бату өчен күп кирәкми шул, ә менә аннан чыгу ай-хай авыр.
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии