Дала язмасы

Дала язмасы

Бар иде бит яшь чаклар, иксез-чиксез далаларда урак урып йөргән чаклар!

Бу мәкаләмне язарга утырганда узган гомер, күргән җирләр, бергә гомер иткән, бергә укыган, бергә эшләгән иптәшләр күз алдымнан үтте.

Үзебез йөргән җирләрдә рәхәтләнеп су коенган елгалар – Сатыш авылындагы тегермән буасы суыннан башлап, Нократ, Чулман, Идел, Урал, Сакмар, Ашказар, Казан-су суларында су коенырга насыйп булды. Елгадагы сулар кебек, адәм баласына бирелгән гомер дә кире кайтмаслык булып ага да ага.

Адәм баласын ашаган ризыгы, аңа тәкъдирләнгән язмышы йөртә. Аллаһы Тәгаләдән башка тәкъдиргә язылганны беркем дә белә алмый. Бу дөньяда күпме адәм балалары бер телем икмәк өчен тилмереп гомер иттеләр һәм итәләр. Бу турыда күпме гыйбрәтле язмалар язылган. Алда язачак язмам да шул хакта.

Игенче хезмәте авыр, мактаулы хезмәт. Безнең бабаларыбыз үзләренә ризыкны хәләл көчләре белән җирне эшкәртеп, чәчеп, урып-сугып, ашлыкны он итеп, ипи пешереп ашаганнар. Безнең бәрәңге бакчасы уртасында бабайлардан калган ашлык суга торган урын бар иде. «Басудагы ашлыкларны җәй көне урып, көлтәләп алып кайтып, шунда кибәнгә өя идек. Кыш көне суыкта ашлык сугасы урынны чиләк-көянтә белән су ташып туңдырып, чабагач дигән эш коралы белән, туган-тумача, күрше-тирә берләшеп, өмә ясап суга идек», – дип сөйли иде әби. Ул урын безнең бакчада 1950нче елларга кадәр сакланды. Аннан соң аны сукалап, бәрәңге бакчасы иттек.

Колхозлар оешып, аерым хуҗалык басулары берләшкәч, игенчелек эшенә дә әкренләп үзгәрешләр керә башлый. Чабагач белән сугу әкренләп бетә. Без күргәндә әниләр басуда көлтә бәйләү өчен саламнан бау ясарга, басудан кайтарылган көлтәләрне чабагач белән сугып, суккан көлтәләрне суга манчып, басуга алып китәләр иде. (Без белгәндә дә колхозга кермәгән аерым хуҗалыклар бар булды. Тора-бара алар да колхозга кушылдылар).

Басудагы көлтәләрне авылга ташып, бер җирдә ат белән хәрәкәткә китерелә торган суккычта, икенче җирдә су тегермәненә көйләнгән суккычта суктыралар иде. Ашлык чистарту машиналары кул белән әйләндерелә торган тактадан эшләнгән чистарткычлар иде. Алга таба басуда атлы ургычлар эшли башлады. Алар авылда алты-җиделәп булды. Атларны алыштырып, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләделәр. Ургычларның пычакларын төнлә кайрыйлар иде.

Заманалар белән бергә игенчелек кораллары үзгәрә барды. Урган иген көлтәләрен басуда аерым урыннарга кибән итеп өеп, шунда суга башладылар. Катлаулы сугу машинасы дигән сугу машиналары чыкты. Ул машиналарны тәгәрмәчле тракторлар эшләтә иде. Әлеге машиналарны, чиратлап колхозларга биреп, көне-төне туктатмадылар. Шул заманда тагылма ашлык суктыру комбайннары чыкты, «Коммунар», «Сталинец», «РСМ-8». Аннан үзйөрешле, бензин белән эшли торган «С-4» комбайны кайтты. Бу урында шуны языйм, югарыда язылган ашлык сугу машиналарында минем үземә дә эшләргә туры килде. Атлы сугу машинасында эшләгәндә атка атланып ат кудык. Тегермәнгә көйләнгән машинаны малайлар җыелып барып карап утыра идек. «Коммунар» комбайнының ашлык җыя торган бункеры юк иде, ашлыкны капчыкка тутырып, басуга ташлап бардык. Күчмә ашлык сугу машинасында ат белән салам тарттырдым. 1963нче елда Үрнәктә укып кайткач, «С-4» комбайнында эшләргә туры килде. Җырларда җырланган кыр корабы «РСМ-8» комбайнында Оренбург даласында эшләдем. Бу машиналарны хәзерге укыган яшьләр күрсә, нәрсә әйтерләр иде икән? Кайда да булса бу техникалар саклана микән? Аларда эшләгән кешеләр күптән мәрхүм инде, калганнары да бик аздыр. Шуны өстәп әйтәсем килә, бу кешеләргә техник белемнән бигрәк, тимер чыдамлылыгы кирәк булгандыр. Исән калганнар, кайтаваз язмый калмаслар.

Илебезне тар-мар иткән сугыш яралары әкренләп төзәлә, авыл хуҗалыгына да игътибар бирелә башлады. МТСларда булган техникаларны колхозларга саттылар, чылбырлы тракторлар, резин тәгәрмәчле тракторлар, заман өчен яхшыртылган үзйөрешле дизель двигательле «СК-3», «СК-4» комбайннары кайтты, амбар техникалары да яңартылды. Хуҗалыктан җыйган бәләкәй келәтләр урынына, әйбәт ашлык складлары төзелде. Шушы елларда зур тарихи вакыйга булган чирәм җирләрне үзләштерү башланды. Татарстанда булган механизаторлар әзерләү мәктәпләрендә күпләп механизаторлар әзерләнеп, чит өлкәләргә җибәрелде, аларның күбесе шунда калды да.

1963нче елда Оренбург өлкәсендә хезмәт практикасы үттек. Шарлык районының Карл Маркс совхозында эшләдек. Эшебезне яраттылар, өр-яңа өйләр бирәбез, калыгыз дип кыстасалар да, барыбыз да туган авылларыбызга кайттык. Безгә бүләкләр һәм мактау грамоталары биреп кайтардылар.

Ун елдан соң – 1973нче елда миңа бер төркем иптәшләр белән казах далаларына бару бәхете насыйп булды. Июль аеның унбишләре бездә уракның яртысына җиткән вакыт, Казанда матур итеп җыелыш ясап, иллеләп кешене юлга командировка акчалары биреп, 2 автобус белән тимер юл вокзалына озаттылар. Поездга утырып Казахстанның баш шәһәре – хәзерге исеме «Нурсолтан» булган шәһәргә килеп җиттек. Анда безне тиешле урыннарга бүлделәр. Безгә, алты кешегә, Тургай өлкәсе Яңа Дала районы, Титов исемендәге совхозга барасы булды. Совхозга килеп җиттек, юлда карап барабыз, очсыз-кырыйсыз бодай басулары… Безнең күзләр мондый киңлеккә ияләнмәгән. Бу басуларны ничек урып бетерәсе булыр икән, дип сөйләшеп барабыз. Совхозның йөз мең гектар җире бар, шуның кырык мең гектарын сөреп чәчкән (сөреп чәчкән дип әйтү дөрес булмас, андагы климат та, җир дә сөреп чәчелә торган түгел), чәчүдә культиватор чәчкечләр кулланыла. Совхозның 6 бүлекчәсе бар, алар басуларга, ферма торагы шикелле саманнан ясалган тораклар ясап урнаштырылганнар. Шунда механизаторларга тору урыны, ашханә, матур гына күле бар, шуның өстенә мунча эшләнгән. Мунча һәрвакыт ягыла, көн саен юынып, чистарынасы.

Совхозның 350 комбайны бар иде, күбесе «СК-3», «СК-4». «Сибиряк»лар яңа кайта башлаганнар. Техника паркын күреп, сокланып карап тордык, гади генә әйткәндә, бер совхоз Татарстанның өч районы кадәр бит инде. Эшне оештыру да, тәртип тә сокланырлык. Ул нечкәлекләрне язып бетерү өчен матур гына китап язарга кирәк. Хәзер анда дөньялар ничектер?

Комбайннар алдык, эшкә тотындык. Урак башланып кына килә. Андагы эшнең масштабын Татарстанның бер районы белән дә чагыштырып булмый. Бер ягын гына әйтеп китәм, бригаданы 2 кеше җитәкли, идарәче һәм агроном. Иртә белән комбайнчыларга бер генә сорау – ашлык ташырга ничә машина кирәк? Машиналар бар да яңа, ничәне сорасаң да бирәләр, эшлә генә. Без барган елны уңыш яхшы иде. Күреп ияләнмәгән андагы бодай таулары әле дә төшләремә керә. Совхозга ярдәмгә Украинадан да комбайннар килде. Көннәр матур торды. Эш беткәч, утызлап комбайнны үз хутлары белән Кустанай өлкәсенә җибәрделәр, юлда фаҗигагә очрап, 4 комбайнчы вафат булды. Башына килгән кешеләргә зур хәсрәт бу.

Урак тәмамлангач, комбайннарны «деффектовать» итеп ремонтлаталар. Комбайн заводтан чыкканда да алай булмый: аның бар әйберен урынына куеп, кабызып, эшкә китәрлек итеп әзерлисең. Бездә үзәккә үтәләр иде, өр-яңа комбайннарны сүттереп.

Яңадан да бер үкенечле җирен язмыйча булмый. Комбайннарны ремонтлап әзерләдек, иртәгесен паркка илтеп кенә куясы калган иде. Казахстан һавасы бездәгечә түгел, төнлә белән салкын җил искән дә комбайнның сулары катып, моторларына зыян салган иде.

Эш бетте. Эшләгән акчаларны кулга бирделәр, мин 7000 сум акча алдым. Ул вакытта «СК-3» комбайны 14000 сум тора иде. Бер тонна бодайга язу алып, машинага төялеп Аркалык станциясенә киттек. Сау бул, дала!

Илебезнең күп җирләрендә йөреп, дөнья күрү минем өчен зур мәктәп булды. Улым Әсгать тә күп еллар комбайнда яратып эшли, алдынгы урыннарны алып бара. Оныкларым да безнең эшне дәвам итәр дип уйлыйм.

Габделәхәт ШАКИРОВ,

Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии