- 22.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин – алты-җиде, сеңлем өч-дүрт яшьлек бала – өйдә бер-беребезгә кара-каршы басып, җырлап-биеп, култыклашып әйләнәбез:
Ямьле Каенлы буйлары,
Ямьле, тәмле шул Каенлы сулары…
Үзебезнең кардәшләр, танышлар (әти-әнинең дуслары укытучылар) булган Шәнгәлче, Тоба, Ташлык, Җирекле керәшен авыллары турында да шулай җырлый идек. Берзаман әти-әни, әби: «Сугыш чыккан, Мәскәү, Мәскәү…» – дип сөйләшәләр. Минем колакка керә, ниндидер начар нәрсә икәнлеген аңлыйм, ә сугышның нәрсә икәнен аңлый алмыйм. Сеңлем белән тагын кара-каршы бастык та, мин җырлыйм:
Ямьсез Мәскәү буйлары,
Ямьсез, тәмсез шул Мәскәү сулары.
Әти моны күреп, ишетеп бик нык ачуланды, сугышның нәрсә икәнлеген аңлатты, мин бераз эшнең нәрсәдә икәнлеген күз алдына китердем. Ә аның нәрсә икәнлеген сугыш барышында үзебезнең гаилә тормышына кагылгач кына, авыл халкының ничек яшәвен күреп, мәктәптә укыганда авыр хисләр кичергәч кенә, җаным-тәнем, бөтен барлыгым белән аңладым. Әтиебездән өчпочмаклы хатлары килгән саен, әни, әби елыйлар, ә без – өч кыз – алар елаганга елыйбыз.
Без генә түгел, һәр гаилә почтальон Мәрьям апаны көтеп ала иде. Өйгә кергәч тә, иң беренче «Татарстан газетасы», «Путь Сталина» дигән газеталарны бирә. Без, бөтен гаилә җыелышып, аның авызына карап торгач, пауза ясап, өчпочмаклы хатны тартып чыгара. Кайбер көнне йөзенә кайгы чыккан, күзләре түбән караган була, менә бүген фәлән кешеләргә похоронка килде, менә бүген хәбәрсез югалу турында кәгазь килде, дип әйтә иде.
Авылда радио юк, сугыш хәлләрен, һәм башкаларны телефоннан район үзәгеннән шалтыратып әйтәләр, ә авыл советы секретаре Фахирә апа халыкка җиткерә. Сугыш бетү турындагы хәбәрне дә Фахирә апа әйтте. Ул көнне бөтен укучылар мәктәпкә бик иртә җыелдылар. Мин 4нче классны тәмамлап киләм. Һәр класс залга чыгып басты. Барыбыз да шатланабыз, көләбез, ә кайберәүләр елый. Сугыш бетсә дә, аларның әтиләре, абыйлары, туганнары беркайчан да кайтмаячак, алар сугыш кырында ятып калдылар.
Зилә ШӘРӘФИЕВА-ХАФИЗОВА,
өлкән укытучы,
Пермь шәһәре

Комментарии