- 22.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Безнең әтиебез сугышка киткәндә, әнигә өч бала, өлкән яшьтәге әнисе, әтинең апасы калды. Әни белән ул апа колхозда эшләделәр, әбиебез безне карап, мөмкин булган кадәр ашарга әзерләп, күршеләргә дә җитәрлек итеп утлы күмер саклап торды, чөнки шырпы юк. Колхозда эш бик авыр булды. Атларның күбесен сугышка алдылар, бик күбесе, ашатырга булмаганлыктан, күтәрәмгә калды. Алтышар хатын җигелеп тырма, сука өстерәп җир эшкәртте. 25-30 сутый арыш уру, печән чабу, кибән кую, ашлык сугу, яз көне станциядән 25 килограмм чәчүлек алып кайту хатын-кыз җилкәсендә иде. Ашарга юк, әниләр үлән җыеп кайталар. Бер төрлесен, мәгез, тамак ялгый торыгыз, дип безгә бирәләр. Беришен әби кайнап торган суга салып, ике кашык арыш оны кушып (эшкә чыккан кешегә бирелә иде) пешерә. Бу аш була инде.
Әтиебез сугыштан ике мәртәбә яраланып, уң кулын асып (бармаклары хәрәкәтләнми иде), бер күзе бик начар күргән хәлдә кайтты. Элек бригадир, агротехник хезмәтләрен үтәгән әтигә атсыз, техникасыз, чәчүлеге, кешечә бирергә ашлыгы булмаган колхоз йөкләнде. Чабата киеп, басуларны карап, бик арып кайта иде. Сукырайган һәм яралары сызлаган әтине, аның әнисен яшь бала караган кебек әниебез тәрбияләде. Сугыштан өлкән яшьтәге ирләр хатларын гарәп хәрефләре белән язалар иде. Шуларны бары әни укый. Сугыш хәбәрләре, кем яраланган, кем үлгән иң элек безгә килә. Үлү хәбәре килгән кешеләргә иң беренче кайгы уртаклашырга әни бара иде, ничек сүзен тапкандыр, белмим. Буш кул белән дә барып булмый, анда балалар бар бит әле. Күчтәнәчкә кипкән шомырт, җиләк, миләш, бакчада үскән көнбагыш алып бара.
Әниебез үзе дә бик күп хәсрәтләр күргән. Бабайны – мулла әтисен кулак дип сөргенгә җибәргәч, өч яшь бала һәм үги әни янында калган. Аннары ерак урманнарга, Урал ягына урман кисәргә җибәргәннәр. Ике улы, кияве фаҗигале төстә үлгән әнием: «Авырлыгын бирдең, сабырлыгын да бир, Раббым, дип сорыйм», – дип әйтә иде.
Көч җитмәслек хезмәтне үтәгән, балалар үстергән, ачлык-ялангачлыкны күргән әниләр кебек чын тыл хезмәтчәннәре арасында Бөек Җиңүнең 60 еллыгына кадәр яшәүчеләр бик аз булгандыр. Менә шул 60 еллыкта әнигә клубта «60летие Победы» дип язылган бокал һәм барлык ташламалардан файдалана дигән таныклык бирделәр, әлбәттә, аның башка медальләре дә күп иде. Шул бокал кулыннан төшеп китеп ватылгач, бик читенсенде. Сугыш вакытында эшләгән өчен бирделәр бит аны, күршеләргә күрсәтер әйберем иде бит ул, җитәкчеләр эшләгәннең кадерен белеп биргәннәр иде бит, диде. 65 еллыкта ветераннарга бирелгән фатирлар әниемә бирелгән бокал кадәр шатлык китердеме икән, белмим. Әмма зур бүләккә түгел, аларның чын тыл ветераннарының хезмәтен күргәннәре өчен күбрәк шатланыр иде кебек. Әни 2008нче елны 102 яшендә бакыйлыкка күчте. Ташламадан файдаланып, телефон кертергә гариза язган идек, аны да көтеп ала алмады. Әбигә бушка буласы иде, өлгермәделәр. 2008нче елның 8нче маенда гына кертеп бирделәр. Үлгән булгач, бушка түгел, диделәр.
Сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәт бик зур булды. Монысы бик куанычлы. Дөресен әйтергә кирәк, яу кырында һәлак булган сугышчылар, армияне корал, азык-төлек белән тәэмин иткәннәр бу көнне күрә алмадылар. Шул ук вакытта бер генә җитәкченең дә авызыннан «Сугыш чоры балалары» дигән сүз чыкмады. Әйтерсең лә алар 1945нче елда бөтенләй үлеп беткәннәр. Берничә ел инде Коммунистлар партиясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов бу мәсьәләне күтәреп карады. Мәскәүдән килгән Валентина Матвиенкога мөрәҗәгать итте. Ул, кырт кына итеп: «Акча юк», – дип җавап бирде. Алар безнең һәрвакыт күңелдә, без алар алдында бурычлы дисә дә, ничек рәхәт булыр иде. Ә бит сугыш чоры балалары көтә. Ул вакыттагы 10-12 яшьлекләргә, чыннан да, авыр булды бит. Илне торгызу да тыл ветераннары, сугыштан яраланып кайтканнар белән бергә шул сугыш чоры балалары өстенә төште. Көчләп ФЗӨгә вербовка белән җибәрелгәннәр дә шул сугыш чоры балалары булды. Нишлисең, техниканы үзләштерү, белемле профессияле кешеләр кирәк иде.
Бу мәкаләдә әллә ни яңалык ачтым дип әйтә алмыйм, барлык сугыш чоры балаларының фикере бу. Әмма язарга менә нәрсә мәҗбүр итте. Бер елны Ульяновск өлкәсе губернаторы Морозовның телевизордан сөйләгән чыгышы колагыма керде. Аның сүзләрен төгәл генә китерә алмыйм, ләкин ул: «Сугыш чоры балаларына һәйкәл куяр идем. Без алар алдында түләп бетергесез бурычлы», – диде. Менә аңа барлык сугыш чоры балалары исеменнән рәхмәт җиткерәсем килә. Әниемнең бокалы кебек, бу сүзләр йөрәккә май булып ятты. Бу чор балаларының да саны көннән-көн кими бара. 75 яки 80 еллыкта аларны эзләсәк тә, табып булмас. Соңламаска иде.
Золя ХӘЛИЛОВА,
Кукмара районы, Кәркәвеч авылы
Комментарии