- 22.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №20 (18 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Минем әбием, Аллага шөкер, исән-сау, аңа – 89 яшь. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, алты медаль-ордены бар. Бүгенге көн тормыш сулышына да битараф түгел әбием. Бар яңалыкларны белеп, ишетеп тора.
Дәү бабам, кызганыч, 36 яшендә үк вафат булган. Ә әбием бар тормышын ике улын үстерүгә багышлаган. Яшьтән үк тегәргә өйрәнгән. Тегүчелек эше аңа киләчәк тормышында бик кирәкле һөнәр булган, авыл халкына да, үзенә дә матур-матур киемнәр теккән. Мин әбием белән бик горурланам.
Эльвина ЗАКИРОВА,
Алабуга шәһәре 10нчы мәктәбенең 10Г сыйныфы укучысы
Комментарии