Балаларның бала чагы булмады

Кояш белән узышып,

Иңләдем кырларыңны.

Тургайлар белән ярышып,

Суздым шат җырларымны.

Зур Чынлым – Ярамай

Әйтерсең лә тулган ай.

Тулган ай да Ярамайдан

Нур алып балкый бугай.

Мин комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгәндә, кызу урак өстендә, Исмәгыйль абый үзе дә кунарга кайтмый, мине дә җибәрми, салам төшерүчеләр дә (алар икәү иде) китми иде. Комбайн янына саламнан түшәк түшәп тезелеп ятабыз да, көне буе эшләп арыганлыктан, күз йомуга йоклап та китәбез. Мин йокыга бик сизгер, Исмәгыйль абыйның иртән караңгыда ук торып комбайнның һәр детален тикшереп карап, болтларын борып, эшкә әзерләнүен карап ятам. Күк йөзенең сыек пәрдәсе таралып, кояшның алсулыгы беленә башлауга, мин дә сикереп торам. Ашыга-ашыга һәр подшибникны шприц белән майлап чыгам, аның саны исәпсез булгандыр, комбайн радиаторын чистартам, кабинаны рәтлим, себерәм, ягулык салам. Салам төшерүчеләрнең эшләрен күзәтәм. Син шуны эшлә, дип әйтмәсәләр дә, мин моны үз вазифама саный идем. Шуңа күрә Исмәгыйль абыйның миңа бер мәртәбә дә ачулы карашын сизмәдем.

Урак өстендә көннәр бик эссе була, тәннәрдән тозлы су ага. Элеккеге комбайннар бит бик тиз ватыла торган иде. Көннәр яңгырсыз вакытта сугып калырга тырыша комбайнчы. Иртәрәк эшли башлап, төнге 10-11ләргә кадәр эшләп калу гадәткә кергән иде. Иртәнге һәм кичке якта дым була, кызу эшләп барганда, барабан тыгыла. Әй шул чакта барабанны зур лом белән әйләндерү бөтен хәлеңне ала, ачуыңны чыгара. Ул вакытта колхоз ашатмый, әни җибәргән бер шешә сөт, ике йомырка ашап, көнеңне уздырасың.

Шулай да иң кызганганым салам төшерүчеләр иде. Шамил исемле малайга нибары 8-9 яшь булгандыр. Әле хәзер дә уйлап куям, шушындый авыр хезмәткә Садыйк абый яшь баласын нәрсә уйлап җибәрде икән? Ул балалар – 19 сәгать буе әрҗә өстендә, кулга сәнәк тотып, әрҗәгә салам тулган саен, икесе ике яктан педальгә нык итеп басарга тиеш. Әгәр салам төшеп китмәсә, сәнәк белән төртеп төшерергә кирәк. Бар көчләренә төртеп, балалар бик арый. Пакус көн үзәгендә генә яхшылап кибә, салам да җиңелрәк шуып төшә башлый. Ул вакытта баланың берсе генә эшли, икенчесе бераз ял итеп ала.

Бервакыт көннең иң кызу чагы. Комбайн да җиңел эшләп бара. Рульдә Исмәгыйль абый, аның күзләре яхшы ук күрми иде, шул сәбәпле мин алны гел күзәтеп барам. Күрәм, 3-5 метр чамасы арада пакус өстендә Шамил йоклап ята. Нишләргә? Исмәгыйль абыйга әйтеп торсам, соң булачак… Комбайннан мәче тизлеге белән сикереп төшеп, малайны йоклаган җиреннән тартып алдым. Ул исән калганына шатланды инде. Пакуска башка ятма, дип бик кисәттек.

Тагын башка бер көндә салам төшерүче икенче малай – Карипны югалттым. Кайдан гына эзләп карамадым. Ахырдан, күңелем сизеп, бункердан эзләргә тотындым. Бодайны казый-казый, бодай астында калган баланы тартып чыгардым. Малай йокыга киткән, көчкә сулый, тончыккан иде. Шөкер, бәла булмый калды. Карип та бала гына иде шул әле, чама белән 4нче сыйныф укучысы. Мин барыбер алардан зуррак, 7нчене бетергән егет. Хәзер Исмәгыйль абый да, Шамил дә, Карип та юк инде. Урыннары җәннәттә булсын.

Барис САБИРҖАНОВ,

Татарстанның атказанган укытучысы,

Чүпрәле районы, Зур Чынлы авылы

Комментарии