Укытучы дәрәҗәсе

Укытучы дәрәҗәсе

Соңгы елларда укытучының дәрәҗәсе төште, элек болай иде, тегеләй иде, дигән сүзләрне еш ишетергә, укырга туры килә. Интернетта бу хакта кайбер язмалар булса да, тирәнгәрәк төшеп анализ ясаучыларны никтер тапмадым. Бу дилетант үзе тотынмакчымы әллә дип уйламагыз, фәкать үз күңелемдә бөреләнгән фикерләремне генә бәян итмәкче булам. 2023нче елның Русиядә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен исәпкә алып.

Гомумән, үткән заманны матурлап, үзен дә шуңа бәйләп бераз калку итеп күрсәтергә тырышу Адәм баласына хас сыйфат. Күбебез олыгайгач, нинди генә кыенлыклар кичерсәк тә, яшьлекне сагынып, истәлекләр белән яши башлыйбыз. Карт үткәнен сөйләр, яшь бичәсен көйләр, ди халык. Дәүләтләрнең дә халыкны патриотлык ярдәмендә берләштерү максатыннан, фән әһелләренә, хәтта гади кешеләргә дә таянып, тарихи фактларны үзгәртүе, олуг шәхесләрне идеаллаштыруы беркемгә дә сер түгел. Әнә бит Чаллыда Сталинны «юып һәм үтүкләп» халык хозурына бастырмакта тырышлык куеп йөрүче ханым бар икән. Сораштырулар нәтиҗәсендә 70 процент кеше, имеш, уңай яктан бәяләгән «халыклар атасын». Болар – Илшат Әминовның «7 дней» тапшыруында чиксез ризасызлыгын (возмущение) белдереп ирештергән яңалыклары.

Мәктәпләрдә, махсус уку йортларында белем алып, тормыш юлына басучылардан, белмим, кем генә рәхмәтле түгелдер үзенең укытучыларына? Укытучының дәрәҗәсе төшүне мин тирән белем алуга ихтыяҗ кимү белән аваздаш вәзгыять дип саныйм. Бер үк вакытта үз эшен камил белүче, аны фанатлык дәрәҗәсендә яратучы, балаларны белемле шәхес итү белән беррәттән, аларның күңеленә әхлак орлыклары салып калырга тырышучы укытучылар әле дә бихисап икәнен онытмаска иде. Укытучыларның абруе төшүне гомуми нәтиҗә дип кабул итәргә кирәк безгә.

Тирәнгә кереп уйласаң, кырык елга сузылган, очы-кырые күренмәгән болгавыр чорда дәүләт җитәкчеләренең һәм депутатларның дәрәҗәсе төшмәдеме? Аларның кыңгыр эшләрен, ничек яшәгәнен хаҗәте чыкканда интернеттан бик тиз белә халык. Кайсы гына белгечлекнең абруе төшмәде икән шушы хәбәрдарлык шартларында? Димәк, дәүләт дәрәҗәсендәге бу ачы хакыйкать укытучыларга гына кагылмый. Шулай булгач, белмим, кемнең генә дәрәҗәсен күтәреп бетерә алыр икән Русия?

Үземә килгәндә, укыту-тәрбия эшеннән ерак кеше булсам да, 12 яшемнән җизнәм – физика-математика укытучысы, СССРның мәгариф отличнигы Солтан Гайнетдинов йогынтысында үскән малай мин. Өстәп әйтим: СПТУ базасында ике тапкыр ветсанитарлар укыту насыйп булды миңа. Укучыларның сынаулы карашын тоеп ике сәгать буена сөйләп торганда тел көрмәкләнә башлый иде. Шуңадыр, бу тема минем өчен бераз таныш та, якын да дип әйтә алам...

Без укыганда Совет мәгариф системасының эше партия органнарының ныклы җитәкчелеге астында социалистик идеяләрне тормышка ашыруга юнәлдерелде. Шуңа күрә хөкүмәт хезмәт хакын да әйбәт түләде. Төп бурыч укучыны киң күзаллаулы, коммунизм төзүченең әхлаки кодексына тугрылыклы, белемле шәхес итеп тәрбияләү иде. Шул ук вакытта белем кирәклекне аңлау халыкта югары булып, мәктәп коллективлары ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләде. Чөнки аларның һәрберсе үз баласының укып, «кеше булуын» теләде. Алдына ныклы максат куеп тырышып укыганнарның шактые зур конкурслар аша үтеп техникумнарга, институтларга керде. Социализм биргән табигый сайланыш мөмкинлеге аша үтеп, бушлай белем алганнан соң, шактые үз көче белән карьера баскычыннан күтәрелеп, ихтирамга лаек шәхес булды.

Халык укытучыны, төрле җәмәгать эшләрендә активлыгын, бигрәк тә сайлау комиссияләрендә күреп, хакимиятнең бер әһеле дип саный иде. Ә ул заманда куркытуга нигезләнгән йогынты ясау көче бик зур иде хакимнәрдә. Балалар гына түгел, ата-аналар да, укытучыны хөрмәт тә итте, бераз курыкты да. Укучының укытучысыннан зарлануы акылга сыймаслык гамәл булып саналды. Укытучылар авыл җирендә бердәнбер интеллигенция катламы иде ул чорда. Халыкны агартуга җәлеп ителгән бу инсаннарга зур җаваплылык йөкләнү белән беррәттән, әхлак планкасы да югары куелды. Совет чорында укытучы, партиянең идеологик таянычы буларак, аның канат астында иде. Педагогика һәм психология фәннәрен тирән үзләштергән, идеологик эшкә әзерләнгән шәхес иде ул. Партия таралганнан соң укытучыларның дәррәү дингә килүләре дә, бәлки, күңелләрендә барлыкка килгән идея бушлыгын тутыру һәм рухи таянычка хаҗәте булу белән бәйледер. Әлбәттә, бу минем фаразым гына.

60нчы еллар башында гомуми урта белемгә күчү турындагы карарга таянып, кичке урта мәктәпләр ачылды. Берничә елдан соң, авыл хуҗалыгы техникумнарының районнардагы филиалларында күмәк рәвештә авыл хуҗалыгы белгечләрен «штамповать» итү башланды. Әмма югары белемле белгечләр ишле түгел иде әле. Туксанынчы елларда төрле ВУЗларның филиаллары үрчеп, югары белемле белгечләр «калыплый» башлагач, эшләр бу юнәлештә дә «худка» китте. Элегрәк хәтта диплом сатып баючы аферист төркемнәр дә барлыкка килде. Дипломлылар бик күп, белгечлеге буенча эшләргә сәләтлеләр генә аз. Шул вакытлардан башлап, коррупция дигән зәхмәт мәгариф системасына да яман шеш булып үтеп керде. Мондый шартларда һәм педагогик университетның мөстәкыйльлеге бетү фонында яхшы укытучылар хәзерләүгә өметләнеп буламы? Акча түләп уку укучыны – сатып алучыга, укытучыны сатучыга әверелдерде, нәкъ базардагыча. «Покупатель всегда прав» булгач, укучы белән укытучы арасында нинди мөгамәлә урнашканын чамалыйсыздыр. Акча түләп имтихан, зачет алу фактлары турында, репетиторлык җәелү хакында сүз куертып тормыйм. Бу вәзгыять укытучылар абруена кырын сукмый калмады, әлбәттә.

БДИнең уңай яклары булса да, зыянын әйтми калып булмый. Аеруча укучыларда күзаллау формалашуга тискәре йогынтысы һәм БДИ исемлегенә кермәгән фәннәрне укытучыларның икенче сортлыга әверелүе сизелә. Халыкның хәбәрдарлыгы арту, сайлауларның гаделлегенә шикләнү, әлеге комиссияләрдә нигездә укытучылар утыру да аларның абруена тискәре йогынты ясый. Соңгы елларда мәгариф җитәкчеләренең педагог эшенә төрле ысуллар аша тыкшынып ваклануы, ышаныч күрсәтмәү һәм хезмәтләрен өлгерешкә карап кына бәяләү мәктәпләргә яшь кадрлар килүне тоткарлый. Хокукларын яклыйбыз дип, төрле кануннар кабул итеп, балаларны үчтекиләү укытучыларны тар кысаларга куып кертә. Аларның хокукларын кем яклар? Элек юньләп укымаучыларны күчермичә, икенче елга калдыру, төрле ысуллар кулланып җәзага тарту гадәти күренеш иде. Балаларны кечкенәдән яхшыны яманнан, ярыйдан ярамыйны аера белерлек итеп тәрбияләмәсәк, кая барып чыгарбыз, белмим. Тискәре нәтиҗәләре, инде күренә башлады.

Әнә шул 60нчы еллардан ук мөгаллимнәрнең абруе акрынлап төшә башлагандыр дип уйлыйм. Паспорт бирелә башлагач, авыллардан яшьләр китеп, эшче көчләр җитми башлагач, аларны хәтта хуҗалык эшләренә тарттылар. Йә амбарга төнге сменага, яисә чиратлап фермага сыер саварга, бозау карарга җәлеп итү фактлары да булды. 90нчы елларда хезмәт хакы тоткарлана башлагач, алар да базар юлын таптады, ишле итеп мал-туар асрадылар.

Тагын шунысын да әйтми калып булмый: саннары ишәю һәм башка махсус белемлеләрнең нык артуы сәбәпле, укытучылар тора-бара «штучный товар» булудан туктады. Укытучы хезмәтенә караш, өлкә, район җитәкчеләренең сәяси өлгергәнлегенә, әхлак сыйфатына һәм җитәкчелек стиленә карап төрлечә икәне мәгълүм. Халыкта «ир какканны мир каккан» дигән тирән мәгънәгә ия гыйбарә бар. Нәтиҗәдә «порочный круг» барлыкка килә. Укытучыга дәүләт тарафыннан караш начар булу квалификациясе түбән укытучылар санын тагын да ишәйтә, мәгарифнең дәрәҗәсен төшерә, укыту сыйфатын начарлата. Иң куркынычы: илебезнең киләчәге белеме түбән, тәрбиясе камил булмаган яшьләр кулына күчә. Бу бәладән престижлы мәктәпләр генә, ай-һай, коткарып кала алыр микән?

Әгәр без үскәндә бар да әйбәт иде, укытучылар да камилнең камиле, балалар да бик акыллы дисәм, миңа ышанучылар күп булыр иде микән? Шуңа күрә үз яшьлегем, үз авылымның алтмыш ел элек булган чынбарлыгына тукталып алмыйча булмас. Бик матур мисаллар булмаса да, хакыйкатькә тугрылыклы булып каласым килә.

Бервакыт мәктәп директорыбыз безне, хәллерәк сигезенче класс малайларын, үзенә утын алып кайтырга урманга җибәрде. Исән-имин барып, хәвеф-хәтәрсез генә алып кайттык утынны. Аннары ихатага кертеп трактор арбасыннан бушаттык. Тамакларыбыз бик ачыккан иде, чакыргач, карышмыйча гына хуҗаның өенә кердек. Без юынган арада хуҗабикә (ул да укытучы) ризыклар китерде, тәлинкәгә аш салды. Утырышкан арада өстәлгә бер «акбаш» та килеп кунаклады. Директорыбыз янтая-янтая тигезлеген карап, тракторчы белән беррәттән безгә дә яртышар стакан аракы салгач, эчәргә кыстый башлады. Без үзара карашып алдык та, эчтек тә куйдык шул зәхмәтне. Күрмәгән нәрсә түгел, янәсе. 7-8нче классларда укыганда олы бәйрәм көннәрендә чираттан өйләребезгә кереп шулпа ашап, ачы бал эчеп, урамда кочаклашып җырлап йөрүебез беркемне дә гаҗәпләндерми кебек иде. Сәер, ул 60нчы еллар башында гореф-гадәт дәрәҗәсенә җиткән бу тилелекне авызлыклардай көч булмады микәнни? Әти-әниләр ничек түзгән? Мәктәп коллективы, партия, совет органнары ни караган?.. Мин боларны, әле бүгенге хәлләр алай ук хөрти түгел дип, мәкаләмә оптимистлык рухы сеңдерү теләге белән яздым.

Озынга киткән мәкаләмне кыскартып, җәмгыяте нинди – укытучысы шундый, дип нокта куйсам, аны язып торуның кирәге дә булмас иде. Илдә булган проблемаларны чишүдән тайчыну өчен уйлап табылган «халкы нинди – хакимияте шундый» дигән гыйбарәгә ышыклану булыр иде бу. Дәүләтләрнең мәгариф өлкәсенә мөнәсәбәте ВВПда (валовый внутренний продукт) аның күпме өлеш алып торуыннан чыгып бәяләнә. Кызганычка каршы, алга киткән илләр белән чагыштырулар Русия файдасына түгел әлегә. Соңгы елларда бөтен стандартларга туры килгән мәһабәт мәктәп биналары төзелү куандыра, әлбәттә. Әмма балаларны тирән белемле һәм тәрбияле шәхес итүнең үз эшен яратып һәм теләп башкаручы югары квалификацияле укытучылар хезмәтенә бәйле икәнен онытмыйк. Ә аларга, профессиональлек дәрәҗәсен һәм үз абруйларын күтәрү мөмкинлеге бирү, хезмәт хакларын арттыру, төрле льготалар бирү турында кайгырту мәгариф җитәкчеләренең җаваплылыгы ни дәрәҗәдә булуыннан тора.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии