- 22.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №11 (16 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Авылдашларым Фәймә апа һәм Илнур абый Мотыйгуллиннар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлар үсеп буй җитүгә, алар ятим кыз Сабинаны үзләренә сыендырдылар. Сабинага бу вакытта ике яшь иде. (Хәзер инде дүртенче сыйныфны тәмамлый.) Озакламый Айнур исемле малайны да үзләренеке иттеләр. Фәймә апа белән Илнур абый бу балаларны шул кадәр яратып тәрбиялиләр. Бервакытта да тавыш күтәрмичә, тәмле-тәмле ризыклар гына ашатып, матур итеп киендерәләр Сабина белән Айнурны. Сабинаның сәламәтлек белән проблемалары да булган, яңа әти-әни аңа түләүле операцияләр ясатып, бу мәсьәләне дә хәл иттеләр. Үз кызлары Язилә һәм Рәзилә апалар да бик яраталар кечкенәләрне. «Сеңлем», «Энем» дип өзелеп торалар, кая барсалар да, үзләреннән калдырмыйлар
Сабина белән Айнурның укудагы һәр уңышы – Фәймә апа белән Илнур абый өчен зур шатлык. Балаларның яхшы укуы өчен бар тырышлыкларын куялар. Укытучылары Гөлнур Наилевна һәм Зөлфия Наилевна да әти-әнигә зур ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтле.
Сабина белән Айнур киләчәктә үзләрен тәрбияләп үстергән әти-әниләренең зур ярдәмчеләре, таянычлары булырлар, бары тик игелекләр генә күрсәтерләр дип, чын күңелдән ышанабыз. Яхшылыгыгыз меңе белән үзегезгә кире әйләнеп кайтсын, миһербанлы, олы җанлы авылдашларым. Сез моңа бик лаек. Бөтен авыл халкы сезгә сокланып туя алмый. Шундый авылдашларым булу белән мин дә бик горурланам.
Наилә НӘҖИПОВА,
Мамадыш районы
Көмеш Күл мәктәбе укучысы
Комментарии