- 22.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Дөньяда буыннан-буынга тапшырылып килә торган рухи байлыктан да кыйммәтле мирас юк. Үзенең үткәнен белмәгән, аны санга сукмаган кешеләрнең киләчәксез калу куркынычын ата-бабаларыбыз әйтеп калдырган. Районыбыз татарлары тарихы белән ныклап кызыксына башлаган кеше буларак, «сандыгым»да райондашларым, авылдашларым хакында истәлекләр, гыйбрәтле вакыйгалар турында материаллар туплана. Бүгенге сүзем кендек әбиләре турында.
Хәтерлим, әбием Гөлҗамал дога кылганда «вафат булган кендек әбиләребез рухына да» дип әйтә торган иде. Ягъни кендек әбиләре ата-аналарыбыз, туганнарыбыз кебек хөрмәткә лаек кешеләр. Бу аңлашыла да: бала исән-имин тусын, ана сау-сәламәт калсын өчен, никадәр җитезлек, осталык, төгәллек таләп ителгән бит алардан. Аларның осталыгы нәтиҗәсендә бала тапканда аналары да, балалары да үлү бик сирәк очрый торган хәл булган.
Дини мәҗлесләрдә оста мәкам белән Коръән сүрәләрен күздән яшьләр коелырлык итеп укучылар да күп булган араларында. Авыр заманаларда үзләре тудырган балаларның вакытсыз гүргә керүе, иң авыры – үзләренең йомшак куллары кендеген кискән балаларны юып, кәфенләп соңгы юлга озату булгандыр.
Асыл кеше алтын димәс, халкым дияр. Тормышны, кешеләрне чиксез яратып, башкаларның яшәвенә ямь өстәүдән, игелек кылудан тәм тапкан кендек әбиләребез: Бәрәңге бистәсеннән Әшраф әби, Мәрҗәм абыстай, Бикә әби, Закирә әби, Әмшәннән Саҗидә әби, Яңавылдан Зәрәбикә, Мәгесемә, Галимә, Нәгыймә әбиләр һәм башкалар. Алар гомерләре буе кешеләр янына ашкынды, кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтүдән үзләрен бәхетле санады. Кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклашырга әзер торган сабый баладай саф күңелле җаннарның эчендә күпме сер йөрде, дөньяга чәчмәделәр, үзләре белән бакыйлыкка алып киттеләр.
Күңелләре гел яхшылыкта булган аларның. Киң күңелле, сабыр кендек әбиләребезгә язмыш гел шатлык-куаныч, бәхетле мизгелләр әзерләп тормаган. Бер генә мисал китерәм: Нурмөхәммәт абыйның әнисе – Иске авыл кызы, Мазарбашы килене Закирә, һәлак булды дигән хәбәре килсә дә, гомер буе ирен көтте. Иңнәренә төшкән авыр хәсрәтен кеше арàсында эш белән юанып басарга тырышкан аның кебек фидакарьләр бихисап.
Зәгыйфь туган баланы кендек әбисе җилпучка (он или торган озынча агач җайланма) салып, догалар укып, җилпеп бераз эссесе сүрелгән мичкә тыгып ала торган булган. Җылыда изрәгән баланы сарык тиресенә төреп, ана куенына салган. Бу балалар арасыннан хәтта көрәшчеләр дә чыккан.
Баласыз хатыннарны сылап-дәвалап ана булу бәхетенә ирештергән кендек әбиләре. Иң әһәмиятлесе – үзләре булдыра алмаганга тотынмаганнар. Күрше Әшрәф әби белән күпме бәби мунчага керде, аның изге теләкләре белән күпме баланың аркасыннан кәчтеркә (кайбер балаларның аркасында бимазалый торган кыл) чыгарылды. Болар бары да районыбыз кендек әбиләренең вазифасында булган. Алар бәби мунчасында күпме хатын-кызларны сылап-сыйпап сәламәтлекләрен ныгытты. Әле күпме кешенең җайсыз имгәнгән буыннарын урынына утыртучылар, өшкерүчеләр дә бик күп иде араларында. Кыз балаларның яз көне колакларын тишеп, беренче алканы кидерүчеләр дә алар иде.
Балачак ваемсызлыгы, яшьлек битарафлыгы белән кендек әбиләребезне кадер-хөрмәткә дә төрә алмаганбыз. Терсәк якын да, тешләп булмый – сулар аккан, гомер узган. Хәзер аларга догаларыбыз гына барып ирешсә иде. Авыл фельдшер-акушерларына күпме балаларның кендек әбиләре булырга туры килгән. Авыл араларында, машина кабинасында яки трактор әрҗәсендә, ат арбасында да бәбиләткәннәр алар. Вакытында ярдәм күрсәтеп, ана белән баланың гомерләрен саклап калганнар. Элек юллары юл булганмы соң аның?! Районыбызның моңлы сандугачы (рәсемдә сулдан дүртенче) мәрхүмә Мөнәвәрә апа Җиһаншинаның бәбиләрне имезергә өләшкәндә көйләп йөргән җырлары әле дә колагыбызда.
Бала тудыру бүлеге фидакарьләрен, ана белән бала сәламәтлеге сагында торучы фәрештәләрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Мәрхүмнәргә дога, исәннәргә мәдхия булсын бу язмам.
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.
КЕНДЕК ӘБИЛӘРЕ ,

Комментарии