- 22.02.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №07 (19 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Булган хәл
Сабакташым Раниләне (исемнәр үзгәртелде–авт.) күрмәгәнемә күп еллар узган иде. Моннан өч ел очраклы рәвештә Казанның Компрессорлар заводы янындагы Халитов тукталышында очрады ул. Дөресен әйтим, танымадым. Үзе җиңемнән тартып туктатмаса, битараф кына яныннан үтеп китәсе идем. Яралы кошка охшаган иде ул. Иңсәләре салынган, йөзе борчулы, күз төпләренә күләгәләр сузылган, карашы моңсу, йөзен эреле-ваклы җыерчыклар чуарлаган, адымнары сүлпән.
– Иремне савыктыру мәшәкате белән йөрим. Инсульт кичергәннәрне «Ливадия»дә дәвалыйлар, дип ишеттем. Шуңа юллама алып булмасмы, дип, түрәләр бусагасын таптаган чагым, – диде ул.
Ай-ваена карамыйча, Раниләне үзебезгә алып кайтып киттем. Чәй эчәргә утыргач, кинәнеп күңелләрне бушаттык.
– Минем кулга калып, әни җиде ел урын өстендә ятты. Күңел җылыбызны кызганмыйча тәрбияләдек. Диндар карчык иде. Үләр алдыннан: үзеңнән дә, кияүдән дә риза-бәхил, – диде. Аның кырыгын уздырырга өлгермәдек, борчу-хәсрәтләр өсте-өстенә өелеп килде. Эретеп ябыштыручы булып эшләүче иремне эшендә инсульт бәрде. Бәхеткә «Ашыгыч ярдәм» тиз килгән. Табибларга рәхмәт, Наилне Газраил тырнагыннан тартып алдылар. Йокы-ял күрмичә, неврология бүлегендә ятучы ирем янында ай ярым кизү тордым. Кашыктан ашаттым, яңадан сөйләшергә өйрәтергә, тәпи бастырырга туры килде. Ул тернәкләнеп килгән мәлдә янәдән тетрәнү кичердек. Гаиләсен ташлап, кияү өйдән чыгып китте. Сөяркәсе авырлы, имеш. Ялгыз башына ике баласын кочаклап калган кызым үз-үзен кая куярга белмәде. Дөньядан гаме китте, кулыннан эше төште, бер ноктага текәлеп катып кала башлады. Әле генә куйган әйберен таба алмыйча тинтерәде, беркемне ишетмәде. Баласын мәктәптән алып кайтып килгәндә аны машина бәрдерде. Баш мие селкенгән, аягы, кабыргасы сынган. Әлегә ул больницада, оныклар минем өстә. Үземнең дә йөрәк чыгымчылый. Хәлем китеп егылган чакларым була, – дип сөйләде ул. Табын тулы ризык булса да, кунагым сөтле чәйдән гайре бернигә кагылмады.
Мондый түгел идем лә мин. Кибеп-корышып беттем. Көзгегә күзем төшсә, куркып китәм. Карачкы кыяфәтенә кереп килүемә күңелем сызланса да, берни эшләр хәлем юк. Гел күңелем тула. Табынга утырсам, берни кабасым килми. Депрессия сазлыгына батып барам бугай, азагы ни булып бетәр? – дип елап җибәрде ул. Сабакташымны хәлемнән килгәнчә юатырга керештем.
– Раниләкәчем, үземнең баштан да хәсрәт-кайгы күп үтте. Бер нәрсәне онытма: бөтен авырлыклар узгынчы, сабырлык белән түзәргә кирәк. Авырлыктан соң җиңеллек киләчәгенә чын күңелдән ышан. Изге Коръәндә: «Сөйгән колларымны авырлыклар биреп сынармын, әмма күтәрә алмаслыгын бирмәм», – дип язылган. Догалар укып, Аллаһтан җиңеллек сора. Наилең терелеп аякка басар. Киявең акылына килер. Балаларына ярдәм итмәсә, алиментка бирерсез. Яшь организм тиз тернәкләнә, кызың тиздән аякка басар. Аңа ярдәмгә гаилә психологын чакырт. Казанда «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге бар. Авыр хәлгә калучыларга бушлай ярдәм күрсәтәләр. Телефонын язып бирермен. Кызыгызны өшкертсәгез дә ярый. Әнкәй кинәт йөри алмый башлагач, шифалы тынлы Дамир хәзрәт өшкереп аякка бастырды. Иң мөһиме – үз-үзеңнән кулны селтәмәскә, үзең әйтмешли, депрессия сазлыгына кереп чуммаска. Өметсез шайтан гына диләр, Аллаһ боерса, барысы да җайланыр, – дидем.
Ранилә кайтып китәр алдыннан, балконга чыгып, күчтәнәчкә биреп җибәрергә тәмле ризык караштырдым. Авыл кешесенең бакча җимешләре үзләрендә дә тулып ята. Күзем кичә генә базардан алып кайткан эре чуклы, сап-сары банан «түмәренә» төште. Шуны төреп сумкасына тыктым. Сабакташымны вокзалга чаклы озатып, автобусына утыртып җибәрергә булдым. Трамвайда янәшә утырып кинәнеп гәпләштек:
– Ранилә, үзеңне мәҗбүр итеп булса да, көн саен бер банан ашап куй әле, яме. Хәл керүен бик тиз сизәрсең. Составында калий, магний күп, шуңа күрә йөрәккә шифасы тия. Аның турында, инфарктны алдан кисәтә, инсульттан дәвалый, гипертониядән савыктыра, дип язалар. Аякларны көзән җыермасын, шешенмәсен өчен дә кирәк ул. Триптофан матдәсе бәхет гормоны эшләп чыгарырга булыша. Җаның тынычланыр, күңелең күтәрелгәнен сизми дә калырсың. Бу сихәтле җимеш аллергия бирми, кайткач оныкларыңны сыйларсың. Кызыңның хәлен белергә барганда, күчтәнәчкә банан ал. Кальцийга бай ризык сөякләрне ныгыта. Эч китүдән, эч катудан интегүчеләргә файдасы зур. Аз хәрәкәтләнүче, күп төрле дарулар эчүче иреңә дә файдасы тими калмас. Банан организмны агулардан, шлаклардан чистарта икән. Медицина белешмәлегендә шулай дип язылган.
– Менә сиңа маймыл азыгы! – диде Ранилә. – Кодалап та карыйсың инде! Ышанмас җиреңнән ышанырсың. Дөресен әйтим, моңарчы банан ашаганым юк иде, чөнки ризыкка санамадым. Һиндстанда ял итеп кайткан кодагый: «Безгә бананның терлек азыгы сортларын гына алып кайтып саталар. Индуслар аның вагын гына ашый, – дип сөйләп, тәмам гайрәтемне чигерде. Товарларын тизрәк аткарасы килеп, заказ биреп, эшкуарлар гәҗиткә ни яздырмас. Чынлап та файдасы бармы икән соң аның? – дип, шиген белдерде.
– Тыңла! Авылда яшәгән чагымда үз башымнан үткән бер хәлне сөйлим. Ирем үлгән елны авырып урынга егылдым. Кан басымым төште, гемоглобин түбән тәгәрәде. Ашказаным авыртып газапландым. Ашказаны согы ачылыгы артканга күрә, җәрәхәт ачылу куркынычы янады. Шул чакта тәҗрибәле терапевт Мәдинә ханым банан белән дәваланырга өйрәтте. Аңа әлегәчә рәхмәтем чиксез. Банан ашагач, ашказаны стеналарында юка япма хасил була, үт суы, ризык кислотасы аны зарарлый алмый, дип аңлатуы исемдә. Бананны Казанда укучы улым сумка тутырып ташыды. Әүвәле бу баллы ризыкны яратып бетермәсәм дә, савыгуым өчен кирәк дип, көнгә берне ашап куя идем. Соңыннан ияләштем. Хәл кертте ул миңа. Составында тимер күп булганга, гемоглобиным нормальләште. Иммунитетым ныгуын сиздем. Бөердән комнарны куып чыгара ала икән әле ул. Киленем авырлы чакта саруы кайнап җәфаланды, гинеколог аңа банан ашарга кушып кайтарган иде. Файдасы тиде. Бананның салкын тигәндә, кызу сукканда температураны төшерүен беләм. Җәй көне бакчада чебен-черки тешләсә, кабыгының эчке ягы белән тәнемне ышкыйм, әрнүе шунда ук бетә. Студент оныгым имтиханнарга әзерләнгәндә, өстәленнән банан белән чикләвек төшми. Башны әйбәт эшләтә, – дип мактый. Банан – баллы продукт, шикәр авырыннан интегүчеләргә генә аны ашарга ярамый, – дидем. Тик шунысы бар: аны ач карынга, бигрәк тә иртән ач килеш ашамаска киңәш итәләр.
…Быелгы көздә Ранилә мине үзе эзләп тапты. Матурланып, беркадәр тазарып киткән. Кәефе күзгә күренеп яхшырган.
– Иремне ВТЭКка алып килгән идек. Инвалидлык группасын янәдән раслатырга. Кызым белән әтисен кияү үзенең җиңел машинасына утыртып алып кайтып китте. Казан тиклем Казанга килеп, сине күрмичә китәргә намусым кушмады. Гаять авыр чагымда хәлемә кергәнең, төпле киңәшләр биргәнең өчен, Аллаһның рәхмәте яусын үзеңә! Күчтәнәчкә күп итеп банан биреп җибәрүең бүгенгедәй исемдә. Маймыл азыгын, үз-үземне мәҗбүр итеп, син үтереп кодалаганга гына ашый башлаган идем, файдасын күрдем бит! Банан хәзер өстәлебездән төшми. Кибеттән алып кайтып кына куям, бик тиз юкка чыга. Ирем дә ярата, кызым да кимен куймый, оныклар турында әйтеп тә торасы юк, сыпырталар гына, – дип елмайды ул. – Кияүне әйтәм, гаиләсенә кире кайтырга чамалый. Кызымның күңелендәге бозы эресә ярар иде. Кавыша гына күрсеннәр, дип дога кылам. Балаларның ятим үсмәве хәерле, шулай бит!
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре

Комментарии