- 22.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №7 (17 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Сугыш беткәнгә 70 ел вакыт үтсә дә, онытылырлык түгел. Җиңүчеләр булып саналсак та, җиңелүчеләргә караганда да, безнең халкыбыз өчен күпкә аянычрак булып чыкты сугышның нәтиҗәләре.
Узган ел 18нче августта «Эхо Москвы» радиотапшыруында Волгоград өлкәсендәге сугышта югалган хәрбиләрнең үле гәүдәләрен эзләп табу эшләре алып барылуы турында сүз булды. Бу эзләнү отрядының җитәкчесе сүзләренә караганда, Волгоград өлкәсе җирлегендә генә дә 800 мең хәрбинең үле гәүдәсе табылмаганы турында әйтелде. Гаҗәпләнерлек зур сан бит бу. Сугыш бетүгә, җиңү шатлыгы белән сихерләнеп, андый үлгән кешеләрне эзләүне кирәк дип санамадылар бугай. Шул вакытта эзләнү эшләре белән шөгыльләнә башласалар, кайда, нинди үтерешләр булганын белүчеләр булгандыр да бит… легендар полководец Суворовның, сугышта үлгән солдатның соңгы гәүдәсен җирләмичә, сугышны бетте дип санап булмый, дигән сүзләре исәпкә алынмаган.
Сугышның беренче елы безнең ил өчен бигрәк тә фаҗигале була. Немецларга әсирлеккә эләккән 6800000 кешенең 3800000е сугышның беренче елына туры килә. Бу Сталин алып барган сәясәтнең нәтиҗәсе итеп бәяләнгән. Ни өчен дигәндә, сугыш алды елларында күренекле хәрби җитәкчеләр һәм күп санлы офицерлар кулга алынып атып үтерелә яки Сталин лагерьларында җәфа чигә. Әле тагын икенче ягы да бар, Бөек юлбашчы дип аталган Сталин күрсәтмәсе белән, авыл халкының ат, арба-чана, ат сбруйларын һәм сыер-сарыкларын талап алып, колхозлар оештыралар. Андагы халыкны хезмәт хакы түләмичә диярлек бушка эшләтеп, каршы килүчеләрнең йорт-җирләрен талап алып, аларны урамга куып чыгарып, төрмәләргә утыртып, Себер якларына озату сәбәпле, мәҗбүр ителеп, үз илеңнең дошманына әйләнеп, үз теләге белән немецларга әсирлеккә бирелүчеләр дә булмагандыр дип әйтеп булмый бит.
1937нче елларда бер гаепсез кешеләрне кулга алып атып үтерүләр дисеңме, авыр төзелеш эшләрендә, дөнья кырыендагы иң салкын урыннарда кешеләрне бушка эшләтеп, ә калган туганнары «халык дошманы» балалары буларак газап чигеп яшәүчеләрдән үз иленең патриотын ясап булмый торгандыр шул.
Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча, немецлар ягыннан 7 миллион тирәсе үлүчеләр булса, безнең яктан үлүчеләр берничә мәртәбә күбрәк – 27 миллион. Кайбер мәгълүматлар буенча, 40 миллионнан да артыграк дип исбатлаучылар да бар.
Тик торганда, 1939-40нчы елның салкын кыш айларында, даһи Сталин тыныч кына яшәп яткан финнарга каршы сугыш башлый. Бу сугыш нәтиҗәләре буенча, безнең яктан 65 меңнән артык кеше һәлак була. Шуларның 15 проценты суыкка чыдый алмыйча өшеп, азапланып үлә. Хәбәрсез югалучылар 14 меңнән артыграк була. Исән калганнарның күбесе аяк-кулларын өшетеп кайтып, газап чигеп яшиләр. Бу сугышта 6 меңгә якын кеше финнарга әсирлеккә эләгә. Сугыш беткәч, финнар әсирлектә булган 5574 кешене туган илләренә кайтарып җибәрәләр. Бу сугышта финнарның 20 процент хәрбие – 26 мең кеше үлә. Безгә әсирлеккә 1100 кеше эләгә. Күрсәтелгән ике сугышта да безнең хәрбиләр берничә мәртәбә күбрәк үтерелә һәм күбрәк әсирлеккә бирелә. Бу һаман да шул Сталин сәясәтенең нәтиҗәләре дип бәяләнә.
Язмадагы мәгълүматлар интернет чыганакларга нигезләнде.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре
Комментарии