«Безне сыерыбыз саклап калды»

Сугыш дип әйтү белән, күпләр күз алдына бомбалар шартлап торган, гаскәр-гаскәр солдатлар сугышкан кырны күз алдына китерәдер. Кечкенә малайларның уенчык пистолетлар тотып «сугыш»лы уйнаганын күргәнегез бармы? Шушындый гадәти уенга әйләнгән сүз астында нинди зур афәт, беткән-төкәнмәс сагыш ятканын аңламыйдыр алар. Без – сугыш чоры балаларының оныклары гына. Әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән, хис-кичерешләр аша гына Бөек Ватан сугышы ачысының кечкенә генә бер өлешен татыйбыз. Ләкин ул чор халәтен, мохитен бары тик шул «утны» кичкән кешеләр генә белә, билгеле.

Бөек Ватан сугышы турында сүз башласам, уйларым турыдан-туры әбиемә барып тоташа. Кырмыска оясына таяк тыгып тузгыткандай, Сабантуй мәйданнарына кара козгындай ябырылган хәбәр килгәндә, әбиемә бары тик 9 яшь була. Сугышка аның олы абыйсын һәм әтисен алып китәләр. Тимер юлга шыкы-шыкы бәрелгән вагоннарга төялгәндә, чикләвек төше кебек тыгыз тәнле егетләр, Ватаны өчен утка керергә әзер булган ирләр бер атнадан әйләнеп кайтырбыз, дип уйлый. Ләкин бу уйлар поезд составлары артыннан ияргән төтенгә кушылып тарала… Сугыш озакка, ә кемнәр өчендер бик озакка сузыла.

Әбием гаиләсендә җиде кеше торып кала. Әнисе, әтисе ягыннан әбисе һәм биш бала: кош оясында йомырканы яңа тишеп чыккан кошчыклар кебек, ябык муеннарында торган башларын күтәреп күзгә карап торалар. Әнисе гаиләне ашату өчен бар тырышлыгын куя, балаларга әти дә, әни дә була. Сугыш, кичә генә уйнап йөргән кыз һәм малайларны эшкә җигә, «уфалла» арбасын өстерәргә туры килә аларга. Гаиләне бары тик фронт хатлары һәм җиңүгә ышаныч кына җылыта.

Сугыш якты хыяллар белән берлектә әтиләрне дә, абыйларны да урлый. Фронтка дип сыерларны, атларны алып чыгып китәләр. Әбиемнең хуҗалыгында бер ябык сыер гына басып кала. Шул сыер ярдәмендә гаилә сугышны кичә, ачлыктан исән-имин кала. Сөт ул чорның ашы да, чәе дә була. Әнисе май язып, боткага кушып җибәрә…

Сугыш белән бергә илгә кабер шомлыгы белән таралган ачлык та эзсез калмый. Урамда атлар егылып үлсә, тизрәк килеп, тунап алып китә торган булганнар. Әбием: «Ач кешеләр урам буйлап йөреп, ашарга таба алмагач, авылның идарә бинасы ишеге төбенә тезелешеп утырып, берәм-берәм үләләр иде», – дип сөйли. Әбиемнең гаиләсен, өстә әйткәнемчә, ябык сыерлары ачлыктан саклый, сугыштан алып чыга.

…Әбием Җиңүне кара хат белән каршы ала. Сугыш беткәнчегә кадәр гаиләсе белән җыелып әтиләренә посылка салалар, анда җылы оекбашлар, бавырсак кебек әйберләр була. Посылканы алдым дип хат килә… Җиңү якынлашкач, хәбәрсез югалды, дигән хат килеп төшә. Зур җиңү югалтуларсыз булмый, әбиемнең абыйсы да, әтисе дә сугыш кырында ятып калалар.

Сугыш дигән афәтләр булмасын иде җирдә…

Алсу НУРГАТИНА,

Аксубай районы

Комментарии