«Бер тапкыр да «Әти» дип әйтә алмадым, шунысы күңелне әрнетә»

«Бер тапкыр да «Әти» дип әйтә алмадым, шунысы күңелне әрнетә»

Бөек Ватан сугышында үзе катнашмаса да, әбием ул авыр чакларны бик яхшы хәтерли һәм беркайчан да онытмас, мөгаен. Әбием Гөлфирә Вәли кызы Галимҗанова 1941нче елны дөньяга килә. Ул – сугыш чоры баласы. Сугыш башлануы турында хәбәр килгәч, әбиемнең әтисен фронтка алып китәләр. «Гомеремдә бер тапкыр да «Әти» дип әйтә алмадым, шунысы күңелне әрнетә», – дип сөйли ул миңа еш кына. Ел артыннан ел уза. Балачак кеше гомеренең иң күңелле, матур чагы дип әйтсәләр дә, сугыш елында дөньяга килгән балаларга кагылмый әлеге сүзләр. Кечкенәдән үк тормышның авырлыгын тоеп яшиләр сугыш чоры балалары. Ачысын да, төчесен дә күреп үсә алар. Кечкенәдән үк ятим калып, тормышның бар авыр йөген кечкенә җилкәләрендә күтәреп яшәүчеләр дә аз булмый. Әбиемнең хәтеренә дә сугыш елының авыр чаклары мәңгегә уелып калган.

– Кечкенәдән үк әни белән урман кисәргә бара торган идек без. Тамаклар ач, өс-башыбызга кияргә кием юк. Кайбер агачларны пычкы да алмый иде хәтта. Аңа аптырарлык та түгел инде: мин әле бала гына, әнием дә нәзек кенә иде. Каян килсен инде безгә шуның кадәр көч?! Агачларны җиргә аудара алмыйча, кисә алмыйча, хәл алырга дип җиргә утыра идек тә әни белән икәүләшеп елый идек. Көчсезлектән. Бик авыр чакларны күрдек. Ачлык та коточкыч булды. Көнгә бер телем ипи капмаган көннәрне дә үткәрдек. Ул чакта халык черек бәрәңге дә ашый иде бит. Шулай бер көнне иртән торсам, өйдә кеше юк. Әни колхозга эшкә төшеп киткән булгандыр инде. Бүлмәдә торган шкаф өстендә мин бер кирпеч ипи күреп алдым. Әни аны яшереп куймакчы булгандыр инде, мөгаен. Мин ул ипигә тияргә ярамаганлыгын белә идем. Тик шундый каты ашыйсым килә. Ярты көн буе карап йөрдем шул кап-кара ипигә, түзмичә, урындык алып килеп, алып төштем аны шкафтан. Кулларым дерелди үземнең, ләкин ачлык хисе көчлерәк булып чыкты шул! Кулыма пычак алдым да дәфтәр бите калынлыгы кадәр генә ипине кисеп алдым. Ипигә бүтән тимәдем, урынына алып менеп куйдым. Кич җитә иде инде. Әни эштән кайтыр вакыт та якынлаша. Үзем сәгать кылларына карыйм да: «Вакыт озаграк барсын иде, әни эштән кайтса бик нык орышачак бит инде мине шул телем ипи өчен», – дип, караңгы төшкәнчегә кадәр дер калтырап, куркып йөрдем. Менә әни эштән кайтты. Ипинең киселгәнен шундук күреп алды. Аның шул чактагы карашын мин мәңге онытмам. Шундый ачулы иде ул миңа! «Беләсең бит инде ул ипигә тияргә ярамаганлыгын! Ник алай эшләдең инде?!» – дип орышты ул мине. Тик буласы булган иде инде.

Икенче көнне таң атканда торып, әни китәргә җыенып ята иде. «Кая барасың, әни?» – дип сорагач, ул: «Кичә ипине кискәнсең бит! Аны безгә күрше авылда яшәүче хатын биргән иде. Мин бит ул ипине әтиең кайткан вакытка сакларбыз дип уйлаган идем. Хәзер шул апаң янына барып, гафу сорыйм инде», – дип җавап кайтарды. Әй оят булды миңа шул чакта. Берничә сәгатьтән әни әйләнеп кайтты. Кәефе әйбәт, тагын бер кирпеч ипи биреп кайтарганнар диярсең! «Ни дип әйтте ул апа?» – дип сорагач, «Шул бер ипи аркасында иртүк килеп йөрергә кирәк идемени инде?! Минем ирем бит тимер юлында эшли, аларга һәр көнне диярлек бер кирпеч ипи эләгә. Кызыңны да орыша күрмә, ашасын. Кирәк булса, тагын бирермен», – дип сөйләде әни ул хатынның сүзләрен. Шул чак әни мине кочагына алды да елап та җибәрде.

Озакламый авылдан фронтка киткән ир-атлардан «өчпочмаклы» хатлар килә башлый. Ел артыннан ел үтә. Әбиемнең гаиләсе генә фронттан бер хат та алмый. Сугыш бетәр алдыннан гына аларга «без вести пропавший…» дигән хат килә. Авылга яраланган солдатлар кайта башлый. Күпләрнең өмете өзелә. Аларның ирләре, уллары, әтиләре кире әйләнеп кайтмый. Әле озак вакыт кешеләр өмет белән яши. Әбиемнең гаиләсе дә шундыйлар рәтендә була.

Илүзә ГАЛИМҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии